16+

Һәр кар бөртеге белән җиргә фәрештә төшә

Кыш башланса да, бик озак кар төшми торган иде. Аллаһның хикмәте белән, соңгарак калып булса да яуды.

Һәр кар бөртеге белән җиргә фәрештә төшә

Кыш башланса да, бик озак кар төшми торган иде. Аллаһның хикмәте белән, соңгарак калып булса да яуды.

Кыш җиткәч, кар яварга тиеш тә кебек, әмма Аллаһы Тәгаләнең ризалыгыннан башка ул да яумый. Адәм баласы моннан тагын нинди сабак алырга тиеш? Лаешның "Ак мәчет "Зәйнәб" мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов шулар хакында сөйләде. 

– Хәзрәт, без бәхетлеләр. Челлә җәй дә, зәмхәрир суыклар да була бездә. Шул ук вакытта бертуктаусыз яңгыр ява башласа, кар күп төшсә, тагын ява дип, канәгатьсезлек тә күрсәтеп куябыз. Бу Аллаһы Тәгаләнең Үзенә тел-теш тидерү булып чыкмыймы? 
– Аллаһ шифалы яңгырларын яудырмаса, өстәлебездә ризык та булмас иде. “Әл-Әнгам” сүрәсенең 99 аятендә Аллаһ: “ Ул – күктән суны иңдерүче. Шуннан Без аның аркылы төрле үсемлекләр чыгардык, аннан исә яшеллек чыгардык, ә аннан өсте-өстенә урнашкан орлыклар чыгардык... Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен боларда (барлыкларның яралтучысының берлегенә, кодрәтенә һәм хикмәтенә күрсәткән бик күп) аятьләр бар”, – ди. Су Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән иң зур нигъмәте. Без моны аңларга һәм шөкер итәргә тиеш. Шулай ук кар һәм яңгыр белән Аллаһның газабы да булырга мөмкин. Бөтен авыл-шәһәрләрне дә кар астында калдырырга кодрәтле Ул. Көрәрлек итеп кенә биргән икән, әлхәмделилләһ дияргә генә кирәк. Җир шарында яшәүчеләрнең яртысы, шул исәптән Согуд Гарәбстаны чүлләрендә яшәгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә карны үз күзләре белән күргәне булмаган. Ул Аллаһы Тәгаләнең чын мәгънәсендәге могҗизасы. Бер кар бөртеге дә икенчесенә охшамаган. Коръәннең “Әз-Зүмәр” сүрәсенең 42 аятендә: “Фикерләгән кешеләр өчен монда билге бар”, – диелә. 

– Һәр кар бөртеге белән җиргә фәрештә төшә дию дөресме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән бер хәдистә, һәр яңгыр тамчысын җиргә ике фәрештә алып төшә, диелә. Монда яңгырны кар дип тә әйтергә була. Шуны да әйтик, яңгыр һәм кар яуганда догалар кабул булучан. 

– Тәмугны эссе дип кенә беләбез, аның суыгы да була икән бит.
– Җәһәннәмдә имансызлар коточкыч эсселек белән генә түгел, зәмһәрир суык белән дә газапланачак. Тәмугның суыгы да зәмһәрир дип атала. Әбү Һурайра радыяллаһу ганһедән килгән хәдистә сөйләнелгәнчә: “Җәһәннәм эссесе Раббысына: “Йа Раббым! Мин үз-үземне ашыйм”, – дип зарлана. Шунда Аллаһы Тәгалә аңа ике тапкыр сулыш алырга куша: берсе – эссе җәй челләсе. Икенче сулышы – кышның зәмһәрир суыгы” (Бохаридан). Моңа тагын бер дәлил Коръәннең “Әл-Инсән” сүрәсе, 13 аять: "Анда ятаклар өстендә таянган хәлдә хозур эчендә булачаклар. Алар анда кояш та (эссе), (өшетә торган) суык та күрмәячәкләр". «Җәһәннәм белән куркыту» китабында Ибен Рәҗәб: “Тәмугта яшәүчеләр бик каты эсседән зәмһәрир урынга йөгерәчәк. Зәмһәрир – тәмугтагы бер урын, андагы суыклыктан кешенең сөякләре сынар”, – дип яза. Аның әйтүенчә, кышның яхшы ягы – тәмуг зәмһәрире турыда искә төшерүе һәм аннан яклау сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кушуы. 

– Җәһәннәм утыннан саклану өчен нинди дога укырга кирәк?
– “Аллаһүммә инни әгүзү бикә мин гәзәбил кабр вә мин гәзәби җәһәннәм вә мин фитнәтил мәхйә вә мәмәт вә мин шәһри фитнәтил мәсихид дәҗҗәл” (“Раббым Аллаһ! Җәһәннәм газабыннан, кабер газабыннан Сиңа сыенам,  тормыштагы һәм үлем вакытындагы, шулай ук мәсих дәҗҗал фетнәсеннән сыенам”).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading