16+

Хаталарны оныгым аша төзәтәм

«Әллә нинди ял лагерьлары бар бит, ник шунда гына җибәрмисең оныгыңны? Дини лагерь нәрсә бирә инде ул? Ваһһабчы булып китсә балаң?»... Диннән ерак торган күрше хатынның әйткән әлеге сүзләренә ул вакытта җавап бирмәдем. Эчемдәге ачуым йөземә чыккандыр инде, ул да тиз генә күздән югалды. Кулыма каләм алуымның максаты - күрше...

Хаталарны оныгым аша төзәтәм

«Әллә нинди ял лагерьлары бар бит, ник шунда гына җибәрмисең оныгыңны? Дини лагерь нәрсә бирә инде ул? Ваһһабчы булып китсә балаң?»... Диннән ерак торган күрше хатынның әйткән әлеге сүзләренә ул вакытта җавап бирмәдем. Эчемдәге ачуым йөземә чыккандыр инде, ул да тиз генә күздән югалды. Кулыма каләм алуымның максаты - күрше...

«Әллә нинди ял лагерьлары бар бит, ник шунда гына җибәрмисең оныгыңны? Дини лагерь нәрсә бирә инде ул? Ваһһабчы булып китсә балаң?»... Диннән ерак торган күрше хатынның әйткән әлеге сүзләренә ул вакытта җавап бирмәдем. Эчемдәге ачуым йөземә чыккандыр инде, ул да тиз генә күздән югалды. Кулыма каләм алуымның максаты - күрше кебек уйлаучыларга җавабым гыйбрәт булсын иде.
Мин улымны ялгыз үстердем. Әтисе үлгәч, бөтен назымны аңа бирдем. Хезмәт сөючән кеше үстерәм, дип, үземчә бар көчемне куйдым. Мәктәп елларында ул мине борчуга салмады, яхшы укыды. Тик татар телен генә бераз оныта төште. Ә баланың «чага» дигәне үскәч кенә күренә икән. Улым үзгәрде, дорфаланды - үтәр, дидем, чорга сылтадым. Җәй көне ял лагерьларына җибәрә идем. Имеш, гел күзәтү астында була. Балам аннан тагын да «кыргыйланыбрак» кайта башлады. Алай гына да түгел, башка диндәге кыз белән танышып, муенына ул бүләк иткән хачлы чылбырны да тагып куйды. Тәнен тишкәләп алкалар, тимерләр белән бизәде, рәсемнәр төшерде. Балам күз алдымда юлдан яза, ә мин - чарасыз. Ул вакытта диннең «д» хәрефе дә колакка кермәгән иде шул минем. Улымны, җил-яңгыр тидермичә, кеше итеп тәрбиялим, дип, иманлы бала тәрбияләргә онытканмын бит...
Мин баламны - яраткан улымны югалттым. Аннан юаныч булып эчкече марҗадан туган оныгым гына калды. Әти-әнисен белмәгән оныгымны тәрбияләү мине тормышка икенче күзлектән карарга өйрәтте. Пенсиягә чыгып, вакыт күплектән генә кызыксынып мәчеткә кергән җирдән мин инде мәдрәсә гыйлемен дә алырга өлгердем. Оныгымны да Ислам кушканча тәрбияләргә тотындым.
Диннең начарлыкка өйрәтмәве һәркемгә мәгълүм. Балабызның шикле секталарга, күршем әйткәнчә, ваһһабчылыкка китүен булдырмас өчен, әби-бабаларыбыздан калган традицион Ислам диненә өйрәтергә тиеш без. Әхлак тәрбиясе алыр өчен бирдем мин оныгымны мөселман лагерена. Андагы балаларның чиратлашып азан әйтүе, этешә-төртешә намаз тәртибенә өйрәнүләре күзгә яшь китерә. Яшьтән кергән гыйлем онытылмый бит. Дини гаиләләрнең дус-тату яшәүләрен күреп, үземнең динсез үткән тормышымны, бердәнбер малаемны гүргә керткән динсез тәрбияне уйлыйм. Ләкин үкенүдән файда юк, үткәнне кире кайтарып булмый шул. Улым белән җибәргән хаталарымны Аллаһы Тәгалә оныгым аша төзәтергә язган, күрәсең...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading