16+

«Хәләл-гид»тан сора

«Хәләл-гид» кушымтасының авторы Айрат Касыймов. Мөселманнар өчен махсус эшләнгән түләүсез «Halal Guide» кушымтасының татар телендәге варианты дөнья күрде. Әлеге кушымта ярдәмендә намаз укырга теләгән һәр кеше якындагы мәчетләр исемлеген, аларның адресларын, хәтта имамнарының исем-фамилияләрен дә белә ала. Шунда ук намаз вакытлары да күрсәтелгән. Тамак ялгап аласың килсә, якын-тирәдәге хәләл кафе-рестораннар...

«Хәләл-гид»тан сора

«Хәләл-гид» кушымтасының авторы Айрат Касыймов. Мөселманнар өчен махсус эшләнгән түләүсез «Halal Guide» кушымтасының татар телендәге варианты дөнья күрде. Әлеге кушымта ярдәмендә намаз укырга теләгән һәр кеше якындагы мәчетләр исемлеген, аларның адресларын, хәтта имамнарының исем-фамилияләрен дә белә ала. Шунда ук намаз вакытлары да күрсәтелгән. Тамак ялгап аласың килсә, якын-тирәдәге хәләл кафе-рестораннар...

«Хәләл-гид» кушымтасының авторы Айрат Касыймов.

Мөселманнар өчен махсус эшләнгән түләүсез «Halal Guide» кушымтасының татар телендәге варианты дөнья күрде. Әлеге кушымта ярдәмендә намаз укырга теләгән һәр кеше якындагы мәчетләр исемлеген, аларның адресларын, хәтта имамнарының исем-фамилияләрен дә белә ала.

Шунда ук намаз вакытлары да күрсәтелгән. Тамак ялгап аласың килсә, якын-тирәдәге хәләл кафе-рестораннар исемлеген табып була аннан. Аларның адреслары гына түгел, анда ашап чыгу уртача нинди бәягә төшәсен, wi-fi интернет булу-булмавын, ризыкны өйгә яисә офиска китереп бирү, кафе һәм рестораннарда банк картасы белән түләү мөмкинлекләрен дә белергә мөмкин. Болардан тыш хәләл кафе йә ресторанга иң уңайлы бару юлын да күрсәтә ул. Кушымтада шулай ук ашамлыклар кибетләре, намаз уку бүлмәләре, китап кибетләре, сәламәтлек, туризм, оешмалар, вакыйгалар дигән бүлекләр дә бар.

Кушымтаны мин үзем дә сынап карадым. Сәламәтлек дигән бүлегендә матурлык салоннары, чәчтарашханә, хиҗама, ягъни мәсәлән кан алдыру хезмәтләре белән шөгыльләнүче үзәкләрне күрергә була икән. Оешмалар дигәнендә финанс йорты, реклама-җитештерү фирмалары, ит комбинаты, кондитер фабрикалары белән таныштыралар. Вакыйгалар дигән бүлекне дә «өйрәндем». Анда бары тик бер вакыйга - Х Халыкара мөселман киносы фестивале турында гына мәгълүмат бар. Кушымтаның авторы - программист Айрат Касыймов безгә «Halal Guide»ка кергән оешмаларның исемлеге, мөселманнар дөньясына кагылышлы мәгълүматларның көн саен яңартылып барачагын әйтте.

- Кулланучыларга иң яңа һәм төгәл мәгълүмат барып җитсен өчен базадагы «нокталар» тикшерелә, яңа урыннар өстәлә, кушымтаның функцияләре камилләшә һәм аның мөмкинлекләре тагын да киңәячәк, - дип ышандырды ул.

Хәләл «нокта»ларны табу эше белән аерым бер менеджер шөгыльләнә икән. Аларны сайтлар аша табып, җитәкчеләре белән элемтәгә керә.
Айрат Касыймовтан кушымтаны булдыру идеясенең ничек тууы турында да кызыксындык.

- Мөселманнар өчен кирәкле, шул ук вакытта актуаль дә булган бер кушымта эшлисем килде. Беренче идея татар чаралары афишалары иде. Икенчесе - хәләл оешмалар навигациясе. Афишалар сайты да, юл күрсәтүче сайтның булуы да ачыкланды. Хәзерге вакытта мобиль технологияләр алга китте, шуңа мин аларны кушымта сыйфатында эшләргә керештем. Бүгенге көндә кушымтаны үз телефоннарында булдыручылар саны 25 меңгә җитте. Актив кулланучылары исә 200ләп кеше. Кушымта базасына Россия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Беларусьта урнашкан 1092 шәһәрдән 1600дән артык «нокта» тупланган. Исемлеккә Әзәрбайҗан белән Кырымны да кертергә җыенабыз, - дип, алдагы планнары белән дә таныштырды безне кушымта авторы.
«Halal Guide» аша имамга сорау бирү мөмкинлеге дә булдырылган. Җавапларны Мәскәү Тарихи мәчете имам хатибы Руфат хәзрәт Әхмәтҗанов бирәчәк ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading