16+

Хәрам мал белән баеп булмый

Җөмһүриятебездә Ислам дине елдан-ел үсә, ныгый бара: мәчет-мәдрәсәләр төзелә; өлкән буын гына түгел, яшьләребез дә дингә тартыла. Боларны күреп, шөкер итеп кенә утырасы да бит... Юк шул, күңел тынычлыгын исламда таба алмаучы кайберәүләр һаман да муллаларыбызның тырнак астыннан кер эзли.

Хәрам мал белән баеп булмый

Җөмһүриятебездә Ислам дине елдан-ел үсә, ныгый бара: мәчет-мәдрәсәләр төзелә; өлкән буын гына түгел, яшьләребез дә дингә тартыла. Боларны күреп, шөкер итеп кенә утырасы да бит... Юк шул, күңел тынычлыгын исламда таба алмаучы кайберәүләр һаман да муллаларыбызның тырнак астыннан кер эзли.

Шундый эчтәлекле язмалар «Шәһри Казан»да да басылгалады («Дин башка, мәчет кешеләре башка», №127, «Динне бозык динчеләр боза, №6). Уйлап-уйлап йөри торгач, мин дә үз фикерләрем белән бүлешергә булдым.
Дин әһеле булу адәм баласына зур җаваплылык йөкли. Кемнәрдер уйлаганча, аның максаты сәдака хисабына баеп калу түгел. Имамнарга Аллаһ йорты булган мәчет-мәдрәсәләрне карау йөкләтелгән. Мәчет-мәдрәсәләр дәүләт карамагында түгел - акча бүлеп бирүче юк. Бу биналарны җылыту, ут белән тәэмин итү генә дә күп чыгым таләп итә, уку-укыту әсбапларын да бушка бирмиләр, ремонт-төзелеш кирәк-яракларының да хисабы юк. Мәхәллә халкына ифтар, корбан мәҗлесләрен үткәрү өчен дә, балаларның җәйге лагерьларын оештыру өчен дә, мөгаллимнәргә түләү өчен дә акча кирәк. Мәҗлесләрдән имам алып кайткан акчаны да кертеп, мәчеткә аена күп дигәндә 9 -10 мең сум акча җыела (анысы да сирәк мәхәлләдә генә). Күпләрдә үзеннән-үзе: «Ничек көн күрә соң ул имамнар?» - дигән сорау туар.
Имамнарның кайсы мал-терлек, кайсы умарта тота, кайсыларының сәүдә нокталары бар, кайсылары пенсия ала. Коръәндә дә, мөселман фәкыйрь булырга тиеш, диелмәгән. Аек акыл белән гомер көткән мөэминнең хәлле яшәвенә нигә гаҗәпләнергә? Гомумән, адәм балаларының муллыкта яшәве нур өстенә нур гына, андыйларны күреп нәфрәтләнү матур күренеш түгел, киресенчә, куанырга кирәк. Бай-дәүләтлеләр берәүгә дә зыян салмый дисәм дә, ялгышмам кебек. Юкка гына халкыбыз: «Ашамасаң да, май яхшы, бирмәсә дә, бай яхшы», - димәгәндер. Аларның, шул исәптән дин әһелләренең мул тормышта яшәүләрен күреп хафаланганнар үзләренә үзләре зыян салалар.
Диндәгеләр хәрам мал белән байый алмый, һәр гамәлне барлап торучы Хак Тәгалә хәрам малны үз юлындагылардан бик тиз ала. Аннан соң бүгенге дин әһелләре дә җаны-тәне белән бирелеп укыган намазларының, озын-озын көннәрдә тоткан уразаларының, гомумән, изге гамәлләренең савапларын, тиеш булмаган малга алыштырып, тәмуг сатып алырлык дәрәҗәдә акылсыз түгел лә. Алар Кыямәттә җавап тотачакларына чын күңелдән ышаналар.
Дин әһелләренең үткәнендә казынуны да һич хуплап булмый. Кичә генә сыра сатып, алдашып баеп ятканнарны мин дә хупламас идем, әгәр тәүбәгә килмәгән булсалар. Туры юлга күнгәннәр икән, Хак Тәгалә гафу иткәнне нигә без дә гафу итмәскә? Аллаһ рәхмәте белән мәчеткә юнәлгәннәр икән, әлхәмдүлилләһ: никадәр бозыклык кимегән, күпме бәла-каза булмыйча калган! Коръән укырлык гыйлемнәре, дога кылырлык ихласлыклары булганга куанмаска мөмкинме соң? Димәк, эшләр уңай якка бара. Белер-белмәс хәлдә берәү дә мондый эшкә алынмый. Хата-кимчелекләрне ярлыкарга мәрхәмәт иясе булган Аллаһ бар. Дөньяның ямен җибәрүче бөтен исерекләр айнып, наркоманнар наркотикларын ташлап, бандитлар яман гамәлләрен калдырып, бар да аек акыл белән гыйбадәт кылып яши башласыннар иде әле! Күпме гаилә күгендә тынычлык урнашыр иде дә, күпме ата-ананың яшьле күзләрендә куаныч уты кабыныр иде! Динебезнең куәте нәкъ шунда да инде. Наркодиспансерларда озак дәваланып та, шифа таба алмаганнар арасында, исламга кайтып, кеше булучылар азмыни? Яңа мәчетләр салдыручыларга, зәкятләрен тапшырып, малларын сафландыручыларга, гомумән, изге гамәл кылучы һәркемгә дә Аллаһның рәхмәте булсын. Адәм баласының теге яки бу гамәлне нинди ният белән кылганын бер Аллаһ кына белә. Хак Тәгаләгә ышанган бәндә мәчет акчасын санап, аңа кызыгып гомер итми, мөэминнәрдән гаеп тә эзләми, киресенчә, үз гаебен төзәтү өстендә эшләп, Раббысына якынаерга омтыла, Аның рәхмәтенә лаек булып, хәерле дәрәҗәгә күтәрелә.
Аллаһтан ерак торучылар диндәгеләрне гомер-гомергә сөймәгәннәр, җай табып, аларны гел рәнҗетергә тырышканнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә дә күп җәбер-золым күрсәткәннәр, хәтта туып үскән шәһәреннән дә чыгып китәргә мәҗбүр була ул. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны ташламый, дәрәҗәсен дә төшерми. Дошманнарының күбесе, иман китереп, аның тарафдары булу бәхетенә ирешәләр, карышканнары төрле бәла-казалар «казанында кайнап», дөньялыкта ук төрле газапларга дучар булалар. Дин әһелләрен күралмыйча яшәү беркемгә дә яхшылык китерми. Моңа Коръәндә китерелгән «Әгъраф» сүрәсенең 182-184 нче аятьләре дәлил: «Ышанмаган кешеләрне акрынлык илә газапка тартырбыз, үзләре белмәгән яктан. Вә аларга бераз вакыт бирербез, алар исә алданып, һаман гөнаһта булырлар. Әллә алар фикерләп карамыйлармы, үзләренең юлдашлары Мөхәммәд (с.г.в.)дә диваналык юклыгын».
И газиз халкым! Динебезне, милләтебезне саклыйк, телебезне онытмыйк, башка берни белән дә чагыштырып булмый торган бу кадерле җәүһәрләребезне, чәчми-түкми киләчәк буыннарга тапшырып, өстебездәге әманәтне төшерик, диндәгеләрнең тырнак асларыннан кер эзләп, башкаларның гайбәтләренә төшеп, кылган изгелекләребезне югалтмыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading