16+

Иң саваплы намаз – хаҗ намазы

Аллаһының рәхмәте белән, төнге күктә Зөлхиҗҗә ае да күренде. Димәк, тиздән изге Гарәфә, мәртәбәле Корбан көннәре дә җитәчәк. Изге җирләрдә бөек Хаҗ гамәле башланачак. Зөлхиҗҗә - һиҗри җәдвәлнең соңгы ае, тиздән ел да тәмам булачак.

Иң саваплы намаз – хаҗ намазы

Аллаһының рәхмәте белән, төнге күктә Зөлхиҗҗә ае да күренде. Димәк, тиздән изге Гарәфә, мәртәбәле Корбан көннәре дә җитәчәк. Изге җирләрдә бөек Хаҗ гамәле башланачак. Зөлхиҗҗә - һиҗри җәдвәлнең соңгы ае, тиздән ел да тәмам булачак.

Бу көннәрдә дөньяның бар почмакларында яшәүче мөселманнар туганнарын, кардәшләрен изге Хаҗ сәфәренә озаттылар. 5 млн кардәшебез һәр мөселман өчен Җир йөзендә иң изге урын булган җирләргә аяк басты. Ул җирләрдә кайчандыр Аллаһының ахыр китабы Коръән иңгән, ахыр пәйгамбәре (с.г.в.) мөбарәк аяклары белән атлап йөргән, изгелек юлында күпме хәсрәт, күпме михнәт күргән. Мәккә шәһәренең, хаҗ гыйбадәтенең, Корбан бәйрәменең тамырлары пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) яшәгән VII-VIII гасырларга гына түгел, бәлки моннан 4000 еллар элек булган Ибраһим заманнарына барып тоташа.
Мәккәгә нигез салу
Без белгән Мәккә шәһәренә нигез салучы Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) булды. Мәккә үзе, тарихчылар әйтүенчә, җир өстендә төзелгән иң борынгы шәһәрләрнең берсе булып тора. Бу хакта Аллаһ Тәгалә «Әл Гыймран» сүрәсенең 96 нчы аятендә әйтә: «Хактыр, адәмнәр өчен җир өстендә иң беренче салынган Йорт ул Мәккәдәге Кәгъбәдер».
Әмма без белгән Мәккә шәһәре нәкъ Ибраһим яшәгән чорда барлыкка килә. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль тугач, Аллаһ аңа улы белән хатыны Һаҗәрне билгеле бер урында калдырып китәргә әмер итә. Һаҗәр кечкенә бала белән беркем яшәмәгән җирдә ялгыз каласын аңлап, Ибраһимнан: «Сиңа бу эшне Аллаһ куштымы?» - дип сорады. Ибраһим: «Әйе», - дигәч, аның күңеле тынычланды. Шулай итеп, үзләренә күпмедер хөрмә һәм су биреп, Ибраһим гаиләсен тау-таш арасында калдырып китә. Әлбәттә, бу эштә Бөек Раббының зур хикмәте ятты. Ничәдер көннән соң аларның эчәргә сулары, ашарга ризыклары бетә. Ана, хәлсезләнеп беткән баласы өчен кайгырып, янәшәдәге кечкенә тау өстенә менеп тирә-якка күз сала, юлчылар булса да чыкмасмы дип өметләнә. Аннан соң икенче яктагы калкулыкка ашыга, анда менеп икенче тарафка карарга тотына. Шулай итеп бичара ана бер таудан икенчесенә 7 мәртәбә күчә. Ул калкулыклар Сафа белән Мәрва дип атала. Бүгенге көндә дә хаҗиларыбыз Һаҗәр ана мисалында шушы ике тау арасында тиз-тиз 7 мәртәбә йөреп, нәкъ шул тауларга басып, үзләре, якыннары өчен кат-кат догалар кылалар. Хаҗның бу гамәле сәгый (тиз атлау) дип атала. Баласы өчен янучы газиз ана хисләрен зурлап, аның кебек ике тау арасында йөрүне Аллаһ Тәгалә безгә динебезнең бер йоласы итеп билгеләгән.
Зәмзәм суы - суларның иң хәерлесе
Элгәре заманнардан кешеләр шәһәр һәм авылларны елгалар буенда төзегәннәр. Изге шәһәрнең дә башлангычы су белән бәйле. Кечкенә Исмәгыйль сусыз һәм ризыксыз иза чиккәндә, анасы ике тау арасында йөреп юлчылар көткәндә, Аллаһ аларга ярдәмгә Җәбраил фәрештәсен җибәрә. Фәрештә аягы белән җиргә баса һәм ул урыннан су бәреп чыга. Һаҗәр шатлыгыннан су янына йөгерә һәм, як-якка таралып баручы суны бер җиргә туплау өчен, тирә-юньдәге ком-ташларны өеп куя. Зәмзәм - күбәй, җыел мәгънәсен аңлата. Шулай ук «зәмзәм» сүзен җирдән чыккан суның челтерәве белән дә бәйлиләр. Гарәп телендә су зәмзәмәсе дип су чылтыравын атыйлар.
Бүген зәмзәм коесы - 30 метр тирәнлектә, Кәгъбәдән 20 метр ераклыкта урнашкан. Ничә мең еллар үтсә дә, аның муллыгы кимеми. Ел әйләнәсендә Мәккәгә килүче дистәләрчә миллион кешеләр ул суны туйганчы эчәләр, һәркайсысы үзе белән, 10 литр булса да, ватаннарына алып кайталар. Кечкенә йотымнар белән туганнарына, күршеләренә эчертәләр. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җир өстендә булган суларның иң хәерлесе - зәм-зәм суы. Ул ачыккан кешегә ризык, авыруга шифадыр» (Сахих дәрәҗәсендәге хәдис).
Бүген күпләребезнең зәмзәм суын эчкәннәре бар. Ләкин әби-бабайларыбызга изге сулар тансык булган. Әбиемә хаҗдан 1 литр су алып кайткач, аның зәмзәм булуына ышанмады. Ул кечкенә вакытта авылларында өйдән өйгә бер касә йөргән. Балалар авырганда ул касәгә су салып, догалар кылып эчерткәннәр. Баксаң, кайчандыр ул савыт Мәккәдән кайтып, кемдер аннан зәм-зәм суы эчкән икән.
Мәккәнең бәрәкәте
Мәккәнең тарихы белән кызыксынган, үз күзләре белән ул шәһәрне хозур кылып кайткан һәркем андагы бәрәкәтне күреп гаҗәпләнә. Мәккә шәһәренә бәрәкәт һәм иминлек килүнең дә сәбәбе Ибраһимның (г.с.) догасы белән булды. Ул Аллаһка: «Раббым, бу җиргә иминлек бир! Анда яшәүче иман ияләренә киң ризыклар насыйб ит!» - диде («Бәкара» сүрәсе, 126 нчы аять). Аллаһ яраткан бәндәсенең догасын кабул итте. 4 мең ел элек кылынган дога белән Мәккә бүген дә бәрәкәттә яши. Таш белән тау арасында яшәсәләр дә, ашау, яшәү өчен бар нәрсәләре мулдан, барысына да җитә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә килгәндә, Мәдинәнең климаты начар, эчәрдәй сулары аз иде. Шулвакыт ул Мәдинә өчен бәрәкәт сорап дога кылды, догасында Ибраһимның (г.с.) Мәккә өчен кылган ялваруын да искә алды: «Ибраһим Синең бәндәң, яраткан дустың һәм пәйгамбәрең булды. Ул Сиңа Мәккә өчен дога белән мөрәҗәгать итте. Мин дә Синең бәндәң һәм пәйгамбәрең, Синнән Мәдинә өчен дога белән сорыйм: Мәккәгә биргәнне Мәдинәгә дә насыйб итсәң, ике өлеш күбрәк бирсәң иде».
Кәгъбәгә нигез салу
Мәккәнең уртасында изге йорт Кәгъбә урнашкан. Иң элек Кәгъбәне Адәм җиргә төшкәнче фәрештәләр сала. Аннан соң, Адәм (г.с.) үз куллары белән яңарта. Соңыннан ул эшне Адәмнең (г.с.) улы Шис (г.с.) башкара. Шис (г.с.) заманнарыннан аның диварлары җимерелеп, нигез ташлары җир астында кала. Аллаһ Ибраһимны (г.с.) Кәгъбә торган урынга юнәлтә һәм мәчет күтәрергә куша. Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйль (г.с.) белән мәчет саласы урынны казый башлый. Ком астыннан мәчетнең борынгы нигезләре чыга («Бәкара» сүрәсе, 127 нче аять). Ул нигезләр өстенә алар яңа бина коралар.
Ибраһим (г.с.) вакытында Кәгъбә бераз озынчарак була. Аның ишеге дә бүгенге кебек берәү генә түгел, бәлки ике яктан икәү булып, кешеләр берсеннән кереп, икенчесеннән чыгып йөргәннәр. Әмма мәчетнең Ибраһимнан калган нигезе бүгенге көндә дә саклана. Мәчет тирәсендәге ярымтүгәрәк таш койма кебек нәрсә шул нигез булып тора. Намазны анда кереп уку Кәгъбә эченә кереп уку дәрәҗәсендәдер. Кәгъбә тирәли 7 мәртәбә әйләнү таваф дип атала. Ул да борынгыдан калган йола һәм башка биналар, мәчетләр, ташлар яки баганалар тирәли таваф кылырга ярамый.
Мәкам Ибраһим
Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) Кәгъбәнең диварының ташларын күтәргәндә, буе җитмәү сәбәпле, аяк астына таш куеп, шуның өстенә баса. Аллаһының хикмәте белән, аның аяк эзе шул ташта уелып кала. Бүгенге көндә дә ул ташны саклыйлар һәм ул урын «мәкам Ибраһим» - Ибраһимның (г.с.) баскан урыны дип атала. Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлифә булганда, ул, таваф кылучыларга җиңеллек йөзеннән, Ибраһимның (г.с.) эзен берничә метрга читкәрәк күчерә. Бүген дә хаҗилар, Кәгъбә тирәли 7 мәртәбә әйләнгәннән соң, шул урынга барып ике рәкәгать намаз укыйлар. Бу хакта Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 125 нче аятендә әйтте: «Ибраһимның урынын намаз уку урыны итегез».
Тарихчы әл-Әзракый әйтүенчә, Кәгъбә бинасы 12 мәртәбә яңартыла. Моннан тыш, 1629 елда Госманлылар вакытында мәчетне төзекләндерәләр. Соңгы мәртәбә Кәгъбәбездә 1996 елда зур яңарту була. «Хәрам» мәчете елдан-ел үзгәрә, хаҗилар өчен яңа уңайлыклар тудырыла. Соңгы елларда өлкән буынга һәм инвалидларга зур игътибар бирелә.
Кара таш
Ибраһим (г.с.) Кәгъбәне бина кылгач, Җәбраил фәрештә аның кулына җәннәт бакчасыннан бер таш тоттыра. Ибраһим ул ташны Кәгъбәнең бер почмагына урнаштыра. Кара таш үзе җәннәт бакчасыннан җиргә төшерелгән, җәннәтнең бер кисәге булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кара таш җәннәттән иңде. Ул сөттән дә ак иде, әмма Адәм балаларының кылган гөнаһлары аны каралтты», - диде (Тирмизи, Әхмәд, Ибн Хузайма риваятьләре).
Кәгъбә мәчете бөтен дөнья мөселманнарының кыйбласы булып тора. Аның бинасының бер өлеше җәннәттән иңгән Кара таш булганга, без, максатыбыз, юнәлешебез җәннәт икәненә ишарәләп, намазларыбызны шул тарафка карап укыйбыз. Иң элек пәйгамбәребез (с.г.в.) намазын Кудс мәчетенә (Иерусалим) юнәлеп укыды, ләкин күңеле Мәккәне тели иде. Ел ярым шул рәвешчә укыгач, пәйгамбәр (с.г.в.) намаз укып торганда, Аллаһ Тәгалә аңа Мәккәгә юнәлергә кушты. Ул урында хәзер «Кыйбләтәйн» - ике кыйбла мәчете урнашкан. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Йөзеңне «Хәрам» мәчетенә таба юнәлт. Кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне шул тарафка юнәлтегез» («Бәкара» сүрәсе, 144 нче аять).
Дөнья беткәнче, мөселманнар Мәккәгә карап намаз укырлар, мәчетләрен дә шул тарафка юнәлтеп салырлар.
Мөселманнар өчен кара ташны үбү яки кул белән тоту пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән изге эш булып тора. Башка урыннарны, ташларны, дивар-биналарны, гыйбадәт кылу яки бәрәкәт алу максаты белән, шулай сыпырырга, үбәргә һич тә ярамый. Барча мөселманнар кара ташка карап намаз укыгач, аны үбәргә, кулы белән тотарга тырышкач, кайбер кешеләр мөселманнар кара ташка табына дип уйлыйлар. Кара таш иляһ түгел, ул юнәлеш кенә. Һичкемгә аңа табынырга, аннан ярдәм сорарга ярамый. Кара ташка иляһи сыйфатлар бирү мөшриклек була. Шуңа күрә Гомәр: «Син һичбер файда һәм зыян китерә алмыйсың. Әгәр пәйгамбәрнең (с.г.в.) сине үбүен күрмәсәм, мин сине үпмәс идем», - диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).
Хәрам мәчет, хәрам җирләр...
Кәгъбә тирәли зур мәчет комплексы «Хәрам» мәчете дип атала. «Ни өчен «хәрам», хәрам - гөнаһ, начарлык бит ул», - диярсез. «Хәрам» - тыелган дигәнне аңлата. Аллаһ изге Мәккә-Мәдинә җирләрен кыямәткә кадәр хәрам җирләр дип атады. Татардагы «хөрмәт», «ихтирам», «мөхтәрәм» сүзләре гарәп теленнән кергән. Аларның һәркайсының тамырында нәкъ «хәрам» сүзе ята. Хәрам җирләр - безнең өчен аеруча хөрмәткә лаек урыннар һәм анда гөнаһ кылу башка җирләрдә гөнаһ кылудан куркынычрак һәм гөнаһысы күбрәктер. Изге җиргә аяк баскан һәркем үзенең хәрам, ягъни хөрмәтле, тыюлык җирендә йөрүен онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә, анда агач яфрагын өзү дә тыела.
Изге җирдә явыз эшләр кылуның гөнаһысы күбрәк булган кебек, изгелекнең дә савабы күбрәк языла. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мәккәдәге хәрамда укылган бер намаз 100 меңгә, Мәдинәдәге минем мәчетемдә укылган намаз 1000 намазга тора», - диде.
Уйлап карагыз: кеше Кәгъбә янына басып ике рәкәгать намаз укыса, 200 мең рәкәгать намаз савабын ала. Кеше көн саен биш намаз белән бәйле сөннәт намазларын укып барса, көненә 12 рәкәгать килеп чыга. Ел буе калдырмыйча укыса, 4380 була. 200 мең рәкәгать намаз җыяр өчен, 46 ел укырга кирәк. Димәк, «Хәрам» мәчетендә укылган ике рәкәгать 46 ел укыганга тора.
Хаҗ башы
Ибраһим (г.с.) Кәгъбәне төзеп, кара ташны урнаштыргач, Аллаһ аңа кешеләргә хаҗ турында хәбәр бирергә әмер итте: «Кешеләрне хаҗга дәш, җәяүләп тә, арык дөяләргә атланып та һәр төрле ерак җирләрдән килерләр» («Хаҗ» сүрәсе, 27 нче аять).
Әмма бер Ибраһимның (г.с.) тавышы кая кадәр ирешер, аны кем генә ишетер? Аллаһ: «Син чакыр, Мин ирештерермен», - диде. Ибраһим тау башына менде һәм халыкны тавыш белән, хаҗга чакырды. Аллаһының кодрәте белән, Ибраһимның тавышы ерак җирләргә барып, күпме халыкларга, күпме милләтләргә иреште. Кешеләр, кем җәяү, кем нәрсәгә утырып, Аллаһының изге җирләренә юнәлделәр: «Ләббәйкә Аллаһүммә ләббәйк», - Әй Аллаһ, без Синең каршыңда. Юктыр Синең тиңдәшең», - дип, Кәгъбә янына килделәр.
Штаб капитаны Габделгазиз Дәүләтшин үзенең хөкүмәткә биргән хисап кәгазендә, 1897 елда хаҗда 200 000 кеше булган, дип язса, 1997 елда хаҗилар саны ике миллионга якыная, ә 2012 елда, рәсми мәгълүматларга караганда, 3 161 573 кеше хаҗ кылган. Рәсми булмаган саннар 5 миллион диләр.
Ә син Мәккәдә булдыңмы?
Аллаһка шөкер, чакыру безнең халкыбызга да иреште. Ата-бабаларыбыз, җәяүләп, Хаҗ сәфәренә киткәннәр. Сәфәр михнәтләрен кичереп, яртышар ел йөреп кайтканнар. Бүген дә кардәшләребез, Аллаһының чакыруын ишетеп, изге сәфәргә киттеләр. Шөкер, тимер кошлар ничәдер сәгать эчендә 7-8 мең чакрым юлны үтәләр. Кунаклар матур кунакханәләрдә яшиләр, ашханәләрдә ашыйлар. Тырышса, акчасын җыя алган, саулыгы булган күпме милләттәшебез изге сәфәр турында уйламый. Олы хаҗга чыгарга «әзер булмаган» кардәшләребезгә бәлки Гомрә (халыкта «кече хаҗ» дип кергән) гамәлен үтәп булса да кайтырга кирәк. Җитәкчеләребез гаиләләре белән елына ничә илгә ял итәргә баралар. Ә менә ата-бабалары хыяллана да алмаган, төшләренә дә кермәгән изге Мәккә-Мәдинә җирләренә барып кайтырга ашыкмыйлар. Бүгенге көндә «кече хаҗ» гамәлен елның теләсә кайсы вакытында хәтта 5-6 көн эчендә кылып кайтырга мөмкин. Шунысы күңелгә тия - кайвакыт рус милләтеннән булган җитәкчеләргә баргач, алар, күкрәк киереп: «Хазрат, а я в Иерусалиме был. Гроб Господня посетил», - дип мактаналар. Кайчан безнең түрәләребез дә үзебезнең изге җирләребезгә барып, Коръән иңгән мәгарәләрне күреп, кара таш янында дога кылып, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кабере янына килгәч, аңа сәлам биреп, шуны куанып сөйли башларлар икән?
Раббым, һәркайсыбызга ихласлык, изге тормыш бирсен. Хаҗиларыбызга туган җирләренә исән-имин кайтып җитәргә насыйб итсен. Амин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading