Шәһри Казан

“Иң яхшы дивиденд – догачы бала калдыру”

Вафат булган якыннарыбызны, безнең арада булмасалар да, яхшы сүз белән искә алып, алар өчен һәрдаим дога кылып торабыз.  Әрвахлар рухын сөендерер өчен тагын нәрсә эшли алабыз? “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин безгә шул хакта сөйләде. 

Кеше үлгәннән соңгы тормышы турында кайгыртырга тиеш.

– Хәзрәт, ни өчен мәетләрне нәкъ менә атнакич искә алырга кушалар?
– Бер риваятьтә, атнакич мәетләр кайта, ягъни җаннары иреккә чыгарыла һәм алар дога эзләп йөрерләр, диелә. Аннары ул мөселманнар өчен иң мөһим булган җомга көне алдыннан була торган кич тә. Кояш баегач, җомга керә. Бу догалар кабул була торган, бәрәкәтле, саваплы кич. Ә әрвахлар безнең догага бик мохтаҗ. Адәм баласы вафат булганнан соң аның бөтен гамәле киселә, ошбу гамәлләре генә аңа әҗер-савап булып барып тора: халык файдаланырлык итеп таратып калдырган гыйлеме, догачы баласы һәм җария сәдакасы. Һәр кеше исән чагында үлгәннән соң миңа нинди дивиденд килеп торыр икән дип уйланырга тиеш. Кызганыч, күп кеше үлгәннән соңгы тормышы турында кайгыртмый. Югыйсә иң яхшы дивиденды – аның дога кылучы иманлы баласы. Синең өчен дустың да, күршең дә дога кыла, әмма алар сине гел истә тотмаска да мөмкин. Ә балаң беркайчан онытмый. 

– Догадан тыш әрвахларга тагын ничек ярдәм итә алабыз?
– Вафат булганнар алдындагы иң беренче бурычыбыз – аларны мөселманча юып, кәфенләп, җеназасын үткәрү. Кайберәүләр матур итеп озатырга теләп, музыкалар уйната, киендереп җирли, каберенә чәчәкләр сала, зиннәтле кабер ташы куйдыра. Мәет өчен бу кирәкми, алар өчен иң мөһиме – җеназа намазына җыелу. Анда кеше күбрәк катнашкан саен, мәеткә савабы шуның кадәр күбрәк була. Дога кылудан тыш, әрвахлар өчен Аллаһтан аларның гөнаһларын кичерүне, гафу сорарга кирәк. Мәрхүм исеменнән сәдака бирергә, хаҗ кылырга була. Яхшы гамәлләр кылып, Коръән укып, әҗерен әрвахның рухына багышлый алабыз. Болар барысы да аның хәлен җиңеләйтә. Савабы күп булып, кыямәт көнендә дәрәҗәсен күтәрә.

– Мәрхүмнәр турында сөйләгәндә, сүзебез дога булып барсын, дибез. Ул да дога була аламы?
– Яхшы яктан искә алып сөйләү шулай ук савап. Ә менә аның турында начар итеп сөйләргә кирәкми. Бердән, ул гайбәт санала. Дин буенча гайбәт – кемнең дә булса кимчелеген кеше үзе булмаганда башкаларга сөйләү. Икенчедән, мәрхүм турында начар итеп сөйләгән сүз аның якыннарына ишетелергә, аралар бозылырга, вафат булган кешенең начар даны таралырга мөмкин. Бу бер гыйбрәт тә булып тора. Димәк, син исән чагыңда дөрес, үзеңнән соң яманлап сөйләрлек сүз калдырмаслык итеп яшәргә тиешсең.   

Реклама

– Якының вафат булганнан соң күп еласаң, мәет суда ятар, диләр. Бу сүз каян килеп чыкты икән? 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), күп еласагыз, мәет кабердә газапланып ятар, дигән. Ислам динендә сабыр гына, тыныч кына елау бар. Акырып, чиктән тыш кайгырып елау исә тыела. Мәетне озатканда шул рәвешле елау – эгоистлык билгесе. Мәрхүмне түгел, үзеңне жәлләп, ансыз ничек яшәрмен дип кайгырып елау ул.   

– Әрвахлар безнең белән булган хәлләрне белеп торамы?
– Кеше җан белән тәннән тора. Үлем җанның тәннән чыгуы дигән сүз. Тәннән чыкканга карап, җаннар үлми. Кыямәт көненә кадәр билгеле бер урында саклана алар. Исән кешенең дә йоклаган вакытта җаны чыга. Шунда аның җаны үлгән кешенең җаны белән аралашырга мөмкин. Вафат булган кешенең төшкә керүе дә җаннарның элемтәгә керүе белән бәйле була ала. 

– Мәетнең җаны күбәләк булып кайта дию дөресме?
– Бу әдәби фантазия генә. Аның дин белән катышы юк. Мәетнең җаны кайта ала, ләкин ул безгә күренми. Күбәләк тә, кош та була алмый ул. Нигезе булмаган бер уйдырма сүз бу.


“Аллаһүммәгъфир лилмуъминиинә вәл муьминәт лилмүслиминә вәл мүслимәт әләхьйә минһүм вәл әмүәт”. 
Мәгънәсе: “Барча мөэминнәрнең һәм мөслим бәндәләрнең исәннәрен дә, әрвахларны да кичер”.

 

Фото: Анна Арахамия 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 май 2022 - 19:30
    Без имени
    Дуруст.Сузлар.ОЛЛОХ.Ярдамын.Ташламасын.АМИИИИЙН!!!