16+

Җиңүчеләр хаҗга барачак

2003-16 елларда Азнакайда Россиянең спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча республика ачык турниры оештырылып килде. 14 тапкыр узды ул.

Җиңүчеләр хаҗга барачак

2003-16 елларда Азнакайда Россиянең спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча республика ачык турниры оештырылып килде. 14 тапкыр узды ул.

Быел исә Әсләм Шакировның уллары эшмәкәр әтиләре исеме белән бәйләп, республика күләмендә узачак бөтенләй үзгә бәйгегә баш саптылар. Шунда ук әҗерен дә әйттеләр: I-II урынга Шакировлар гаиләсе исеменнән олы хаҗга һәм гомрә хаҗына ике юллама тапшырылачак.

- Без идея бирүчеләр генә. Бу эш өчен башыннан ахырына кадәр җан атып йөрүчеләргә, бигрәк тә Азнакай район хакимияте, Азнакай районы мөхтәсибәтенә, көньяк-көнчыгыш төбәге казыятенә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә бик рәхмәтлебез. Бәйге бик югары дәрәҗәдә узды. Безнең төбәктә мондый чараның моңа кадәр булганы юк иде әле, - ди Әсләм Шакировның эшен дәвам итүче олы улы Руслан әфәнде.

«Әсләм» дип аталган әлеге бәйгенең шарты буенча, анда катнашучылар Коръәннең соңгы өч өлешен 28,29,30нчы җүзләрен яттан сөйләргә тиеш иде. Тагын шунысы - конкурсантларның барысының да татар телен белүе һәм республика мөхтәсибәтләрендә яшәүләре шарт. Таләпләр чыннан да бик югары, жюри да үтә дә саллы: катнашучыларга бәяне Коръән-хафизлар, Татарстан Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге вәкилләре Булат хәзрәт Мөбарәков, Идрис хәзрәт Кыямов, Илнур хәзрәт Хәйруллиннар бирде.
Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның булуы шулай ук чараның дәрәҗәсен билгеләүче фал иде.

Район һәм шәһәр мәдәният йортында узган бәйгедә катнашучылар гына түгел, аны тамаша кылыр­га килүче һәркем көтеп алынган кунак булды ул көнне. Шуңа да бәйге көне буе барса да, аны калдырып кайтып китәргә ашыгучы булмады. Күрше залда мул итеп әзерләнгән табын барысын да сыйдырды.

Бер яхшылык икенчесен тартып китерә дигән сүз дә бу очракта рас килә иде. Ни өчен дигәндә, җиңүчегә тәгаенләнгән ике олы бүләк өстенә хаҗга тагын ике юллама бүләк итүче табылды. Бу икәүнең үзләренең кем булуын белгертәсе килмәсә дә, барысы да рәхмәтле иде аларга да: үз игелекләре үзләренә кайтсын, Ходай кабул итсен...

Шулай итеп, республика бәйгесендә беренчелекне алган Нияз Минсабиров (Әлмәт), Эрнест Нәфыйков (Түбән Кама), Рамазан Идрисовлар (Зәй) олы хаҗга юлламалы булды. Икенче урынны яулаган Мөхәммәтгали Корбановка исә (Әгерҗе) гомрә хаҗына юллама тапшырылды. Бәйгедә катнашкан Инсаф Вәлиев (Казан) Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның махсус бүләге - ноутбукка ия булды.

- Бик риза калдык бу бәйгедән. Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен дә тыңлап туймаслык булды. Күрегез инде, 9-12 яшьлек балаларга кадәр катнашты бит. Ничек инде шуңа күңел булмасын. Күңелләр тулып елый-елый тыңлап утырдым. Килеп-килеп, кочаклый-кочак­лый, рәхмәтләрен дә әйттеләр. Бу бәйге дәвамлы булыр, иншаллаһ, - ди Әсләм Шакировның хатыны Мәдинә абыстай да.

Мәдинә абыстай үзе дә менә инде өченче ел туган авылы Әсәйдә һәм күршедәге Митрәйдә дин дәресләре алып бара. Уллары-киленнәре дә барысы да исламда аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading