16+

Ифтарга килүчеләргә Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителәчәк

29 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә республикакүләм ифтар узачак.

Ифтарга килүчеләргә Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителәчәк

29 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә республикакүләм ифтар узачак.

Анда 12 мең кеше катнашыр дип көтелә. 

– Быелгы ифтар “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме химаясе астында уза. Чарага күпсанлы илчеләр һәм консуллар, шулай ук Донецк һәм Луганск мөфтиләре чакырылды. Рсепублика районнарыннан дин кардәшләребез, мохтаҗлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары киләчәк, – дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов матбугат очрашуында. 

Россиядәге Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан авыз ачу мәҗлесендә шул эчтәлектәге вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр яңгыраячак. Җәмәгать белән Палестина халкы өчен дога кылу оештырылачак. Ифтарга килүчеләрнең барысына да диния нәзарәте Коръәннең “Казан басмасы” бүләк итәчәк. 

– Чарага билетларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән алырга мөмкин. 6500 билет – хатын-кызлар, 5500е ир-атлар өчен әзерләнде. Билетлар электрон форматта эшләнде, былтыргы тәҗрибә аның уңайлы булуын күрсәтте, – диде Ирек Арсланов. 

“Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов сүзләренчә, быел да “Казан Экспо” фойесында мөселман товарлары ярминкәсе оештырыла. Менюда пылау, камыр ризыклары, кәнфит, печенье, су, төрле җиләк-җимеш булачак. Су намаз алдыннан һәркемгә биреләчәк.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев килүчеләр өчен уңайлы булсынга дип өстәмә гардероблар эшләячәген хәбәр итте. 

Республикакүләм ифтарга баручылар өчен шәһәр яны поездларында билгеле бер сәгатьләрдә бушлай рейслар оештырыла. Ифтарга бушлай барып кайту өчен, электричкада республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә. Поездлар “Казан-Пасс” һәм “Казан халыкара аэропорты” станцияләре арасында түбәндәге расписание буенча йөриячәк:

•    “Казан-Пасс” – “Казан халыкара аэропорты”: 14:40, 16:00.
•    “Казан халыкара аэропорты” – “Казан-Пасс”: 19:45 

Республикакүләм ифтарга шәхси машинада килергә теләүчеләрнең юлга алданрак чыгуы сорала. “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге янында 3000 урынга исәпләнгән түләүсез машина кую урыны бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading