16+

«Икенче хатын эзлим. Чыгасыңмы миңа кияүгә?...»

Соңгы вакытта күпхатынлылык турында еш ишетергә туры килә. Кайсы гына газетаны ачма - шул теманы күтәрәләр.

«Икенче хатын эзлим. Чыгасыңмы миңа кияүгә?...»

Соңгы вакытта күпхатынлылык турында еш ишетергә туры килә. Кайсы гына газетаны ачма - шул теманы күтәрәләр.

Әле кайчан гына бу күренеш безнең өчен бер кыргый хәл сыман кабул ителә иде, инде берничә хатын белән тормыш алып баручылар саны камыр күпергәндәй арта. Күпхатынлылыкның төп таләбе - гаделлек, дип тәкрарлыйлар. Ике, өч...

Юк хәл бит бу. Әнә укытучы да, барлык балаларга тигез карарга тырышса да, булдыра алмый. Сиздермәсә дә, яраткан һәм яратмаган укучылары бар аның.

Бер әфәнде үзенә икенче хатын эзли. «Сәбәбе нидә соң, икенче хатын нәрсәгә?» - дип сораган идем: «Бу - ир-атның хакы!» - дип кенә җавап бирде. Башка аңлатма бирә алмады. «Беренче хатының ризамы соң?» - диюемә: «Хатын-кызлар арасында көндәшлек булды һәм булачак, бернәрсә дә эшләп булмый, килешергә генә кала», - дип кырт кисте. Менә мондый кешеләрнең хатыны булырга Алла сакласын! Синең фикереңә һәм хисләреңә төкереп тә бирми ич алар.

Кырыктан узган икенче бер эшмәкәр дә үзенә кыз эзли. Шушы абзыйларның утызга кадәр булган кыз эзләүләренә ачуым чыга. Әле бит икенче хатынлыкка! «Сез дә яшьләрне эзләгәч, 30-40 яшьлек ялгыз кызлар һәм хатыннар кем өчен соң?! 60 тагылар өченме?» - дип, түзә алмыйча, сорау бирдем.
Абзыйның фикере тәкәббер ирләрнекеннән бер дә ким түгел иде: «Алкаш хатыны булганчы, лаеклы ирнең икенче яисә өченче хатыны булу күпкә отышлырак. Бу минем генә фикерем түгел. Аннары без ирләр аз бит», - диде ул. Гомумән, үзләренең азлыгы турындагы «ялгыш фикер» ир-атлар арасында еш очрый.

Мондый сүзләргә минем җавап бер генә: лаеклы ирнең бердәнбер һәм яраткан хатыны булу тагы да отышлырак. Бу әфәнделәрнең фикеренчә, ир заты алкаш-эшсезләргә һәм күпхатынлыларга гына бүленәме икән соң?! Ике, өч, дүрт хатынны бәхетсез иткәнче, бәлки берне бәхетле итсәләр, савабы күбрәк булыр иде югыйсә?

Әйе, динебез күпхатынлылыкны рөхсәт итә, моңа каршы чыга алмыйбыз. Ләкин бу барысы да берничә хатын белән торырга тиеш дигән сүз түгел бит әле. Һәрнәрсәнең сәбәбе һәм әһәмияте бар. Күпхатынлылык турында да ирләр дөрес аңласын иде. Хатыннарының ризасызлыгын исәпкә дә алмыйча, янәдән өйләнүче ир-аттан нәрсә көтәргә инде?!

Күптән түгел бер газетадагы язмага тап булдым. Бер ханым нәкъ шундый хәлдә калган. Ире, моңа берни дә әйтмичә, икенче хатын алып кайткан. Юкса бу ирнең матди хәле дә ике гаилә тотарлык шәпләрдән түгел. Гомумән, бер дә күркәм булмаган бу гамәл намаздагы кешене бизиме? Хатынының фикерләре һәм хисләре белән санашмаган ирдән моннан соң ни өмет итәсең?!

Кешеләр парлы итеп яратылган, үз азыгы белән туган төсле, һәркемнең насыйп яры буладыр, дип уйлыйм. Ә инде ир-атларның аз булуына мин, гомумән, ышанмыйм. Алар кыска гомерле, ләкин сан ягыннан җитәрлек. Күпхатынлылык турында гәп куертканчы, бәлки чын ирләр тәрбияләү турында сүз йөртергәдер. Шул чакта беркемгә дә икенче-өченче хатын яки алкаш-эшсез хатыны булырга кирәкмәс иде.
 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading