16+

Илнар хәзрәт Зиннәтуллин: «Җеннәр никах та укыта, өйләнешәләр дә»

Йорт иясе, бичура, албасты, өрәк, җен, шайтан, пәри - саный китсәң, болар бик күп чыга икән. Алда атап үтелгәннәр барысы да бер булып, синонимнар гынамы, әллә һәркайсы үзенә яшиме?

Йорт иясе, бичура, албасты, өрәк, җен, шайтан, пәри - саный китсәң, болар бик күп чыга икән. Алда атап үтелгәннәр барысы да бер булып, синонимнар гынамы, әллә һәркайсы үзенә яшиме?

 Гомумән, алар мифик образлар гынамы, әллә инде безнең белән параллель тормыш алып баручы җан ияләреме? «Туган авылым» мәчете имам хатибы Илнар Зиннәтуллин белән булган әңгәмәбез шул хакта. 

- Без беләбез: Аллаһы Тәгалә - галәмнәрнең Раббысы. Галәмнәр дип күплек санда әйтелгәч, димәк, без яши торган җирдән тыш, планеталар, йолдызлар һәм башка галәмнәр дә бар. Параллель дөнья дигән төшенчә турында да ишетеп беләбез. Монысы без күрмәгән галәм була. Андагы тереклек безнең белән бер үк вакытта безнең янәшәбездә яши, ләкин күренмиләр. Алар үзара хәтта сөйләшә дә, адәм балалары моны ишетми генә. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә: «Без Адәм галәйһиссәламне кибеп беткән, шыгырдап торган балчыктан халык кылдык. Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык», - дип әйтә. Димәк, ислам динендә җен-шайтаннарның булуы инкарь ителми. Җен без белмәгән, күрмәгән параллель дөньядагы теләсә кайсы тереклек булырга мөмкин. Алар бик күп төрле: оча торганнары да, безелди, шуыша, суда, тауларда яши торганнары да бар. Җен ул - гомуми төшенчә. Ә шайтан дигәне җеннәрнең бер төркеме булып тора. Шайтан - Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган, Иблискә хезмәт иткән зат, алар кешегә белә торып зыян китерә. Шуңа да шайтан дип бөтен җенне дә әйтеп булмый, әмма җен дигәндә, бөтен шайтанны әйтергә була. Сез сораган йорт, абзар, капка ияләре дә шул ук җеннәр, алар шайтан булмаска да мөмкин. Җеннәр арасында мөселман динендәгеләре дә, баласы булганнар да, олы яшьтәгеләре дә бар. Без аларның барлыгына шикләнмибез.

- Йорт иясе өчен махсус сәдака бирү, аларга төнгә ризык калдыру да дөресме?
- Дөрес түгел, бу тыела. Ризык калдыру аларга корбан китерү була. Аллаһы Тәгаләдән башка затка корбан китерү - гөнаһ. Йорт ияләре безнең ризыкка, сәдакага мохтаҗ түгел. Җеннәр нәҗес, тизәк, сөякләр белән туклана. Алардан куркып, күңелләрен яуларга тырышырга кирәкми. Кеше иманлы булса, намаз укыса, һәрдаим дога кылып торса, аңа бернинди дә начарлык килми, нигезендә дә тынычлык була. Нигез дигәннән, йортың һәрвакыт чиста булырга тиеш. Өйдә эт асрау тыела. Хайваннар яши торган абзарда исә йомышыңны үтәргә ярамый.

- Абзар иясе хайванны яратмаса, аны төне буе газап­лап чыга икән дип әйтәләр? Алар чынлап та зыян салырга мөмкинме?
- Абзар иясе өй хуҗасына начарлык эшләмәскә, ә менә терлеккә зыян салырга мөмкин. Бу очракта хайванны алыштыруның зыяны юк. Безнең йортка кызыл төстәге сыер килешми, дип әйтүчеләр бар. Мондый әйбер чынлап та булгалый. Кайберәүләр, сарык үрчетә алмыйбыз, дип зарлана. Аларга сарык үрчетү килешми. Шунысын да әйтергә кирәк: бу кешенең үзе, нәселе белән дә бәйле булырга мөмкин. Абзар ияләренең яхшылык эшләве, әйтик, сыер бозаулар алдыннан өй хуҗаларына кереп әйтүләре дә билгеле.

- Хәзрәт, сез, бөтен өйдә дә җеннәр яши, дидегез, ә менә җенле йорт, җенле нигез дип әйтү каян килеп чыккан?
- Чынлап та андый сүз бар. Кеше яңа йортын элек җеннәр яшәгән урынга салырга мөмкин. Алар беркемгә тими, гадәттә, алар кеше белән очрашырга тырышмыйлар да, читтәрәк яшәү җаен карыйлар. Авыл үсә, киңәя, йортлар элеккеге басу, су буйларында да калкып чыга. Шул урынга йорт салып, кешеләр җеннәрне борчырга мөмкин. Бу очракта өйдә тынычлык булмый. Җен үзе яшәгән урынга ник килүләрен аңламый. Шуңа да, яңа нигез салыр алдыннан, ул урында азан әйтәләр, намаз укыйлар. Шуның белән монда килергә җыенуыбызны аңлатабыз. Җеннәр азан әйтелгән урыннан китеп бара. Яңа йорт салып кергәч, Коръән ашы уздыруның файдасы бар. Ул өйгә бәрәкәт китерә, шайтаннарны куа.
Өйдә тынычлык кеше белмичә генә җенгә яки аның балаларына зыян китерсә дә югалырга мөмкин. Әйтик, ялгыш кына аягына баса яки өстенә кайнар су агыза. Шуңа да гел дога укырга, бисмилла әйтеп йөрергә кирәк. Мунчага кергәндә, махсус дога укып керәбез. Шуның белән без мунчага керергә җыенуыбызны белгертәбез. Ә бәдрәф, мунчада шайтаннар шактый була. Анда китап укырга, йокларга, кәеф-сафа корып утырырга ярамый. Югыйсә кешенең сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Мунчаны гомер-гомергә татарлар йорттан аерым - читтә салган. Бу, бер яктан, янгыннан саклану, икенче яктан, шайтаннар яши торган урыннан ераграк тору ниятеннән эшләнгән.

- Мунчада рәхмәт әйтергә ярамый, имеш...
- Рәхмәт ул - Аллаһның исеме, шуңа да ул сүзне әйтмәвегез хәерле, мунчада дога да кылырга, теләкләр теләргә дә ярамый.

- Мунчага яки таныш булмаган җиргә кергәндә, тамак кырып куярга кирәк, диләр. Бу - шайтанны куркыту өченме?
- Бер риваятьтә сөйләнгәнчә, берәү өенә кайта, идәндә елан ята торган була. Шушы еланны үтерергә тели, үзе дә, елан да үлә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), шушындый еланны өегездә күрсәгез, аңа тимәгез, юл бирегез, ул үзе чыгып китә, чөнки ул - елан сурәтендәге җен, ди. Өйгә кереп, үзегезгә таныш булмаган мәче, эт яки елан күрергә мөмкинсез, аңа кагылмагыз, бисмиллагызны әйтегез. Шайтаннар күп очракта кара төстәге эт, елан кыяфәтенә керергә ярата.

- Йорт ияләрен, ягъни җеннәрне мәчеләр белән этләр күрәме?
- Чынлап та, эт белән мәче генә түгел, сыерлар, атлар да күрә аларны, күрәләр дә, ишетәләр дә. Әтәчнең кычкыруын - фәрештәләрне күрүе, этнең улавын шайтанны күрүе белән дә бәйләп аңлаталар.

- Яңа нигезгә күченгәндә, үзләре белән, иң беренче, мәчене алып керәләр, диндә бу рөхсәт ителәме?
- Бу - хорафат, аңа ышану, алай эшләү - гөнаһ. Яңа өйгә уң аягың белән атлап кереп: «әссәламегаләйкем!» - дип сәлам бирү, дога уку дөрес.

- Югалган әйберне эзләгәндә, кайберәүләр, пәри тап-тап, биш балаңны үтерәм, дип такмаклый. Җеннәр кеше әйберләрен яшереп куя аламы?
- Алар кеше белән шулай уйныйлар. Пәри ул шул ук җен мәгънәсендә, бары тик фарсы сүзе генә. Бу такмакны әйтүнең зыяны юк. Ул сине ничектер тынычландыра да кебек. Ә Алладан сорасаң, Аңа сыенсаң, югалган әйбереңне тизрәк тә табасың.

- Җеннәр, шайтаннар алар ир затыннанмы, хатын-кызмы?
- Аларның затлары бар, алар үрчи дә, әмма кешеләр кебек түгел. Җеннәр өйләнешәләр дә.

- Шайтаннар кечкенә балага тияме?
- Алар сабыйларны, бала көткән хатыннарны ярата. Балаларны тешләп тә, ялап та карарга мөмкиннәр. Шуңа да аларны, бала көтә торган хатынны үзләрен генә калдырмагыз, ялгызлары гына мунчага да бармасыннар. Пәри алыштыр­ган дигән нәрсә дә шуннан чык­кан сүз. Элек бу бигрәк тә күп булган дип сөйлиләр.

- Җеннәр мәчеттә дә бармы? Булса да, намаз укый торганнары гынадыр инде?..
- Намаз укый торганы да, укымаучысы да бар. Алар намаз укучыга комачауларга, аны бутарга да мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

41

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading