16+

Илнар Низамиев: "Быелгы уразаны да көтеп алабыз" (Минем - беренче уразам циклыннан)

Күп вакыт ашамыйча, эчмичә ничек түзеп була, дип сорыйлар. Әби-бабайларыбыз кырда урак белән иген иккәндә дә, уфалла арбасын тартып йөргәндә дә уразаны калдырмаганнар.

Илнар Низамиев: "Быелгы уразаны да көтеп алабыз" (Минем - беренче уразам циклыннан)

Күп вакыт ашамыйча, эчмичә ничек түзеп була, дип сорыйлар. Әби-бабайларыбыз кырда урак белән иген иккәндә дә, уфалла арбасын тартып йөргәндә дә уразаны калдырмаганнар.

Уразаны ел да гаиләбез белән көтеп алабыз. Хатыным Лилия, үзем, олы улыбыз Искәндәр уразаны ай буе өзлексез тотабыз. Уртанчы кызыбыз Айсылу, төпчек улыбыз Исмәгыйль ураза тотарга әле бик яшь, әмма алар да ифтарларга йөрергә бик яраталар. Икесе дә атнага бер тапкыр мәчеткә дәрескә йөриләр. Уразаны бик зур бәйрәм сыман көтеп алабыз. Ул тәмамлангач, бераз гына моңсу да була. 

Дөресен әйтим, үземнең уразаны беренче тапкыр тоткан елны яшьлегем белән хәтерләмим. Балаларга дини тәрбия бирергә, үземә дә динне якынрак өйрәнергә кирәклеген Чаллы театрында эшли башлагач аңлый башладым. Кол Галинең "Йосыф" спектаклендә мин – Йосыфны, ә Лилия Зөләйха ролен башкарды. Спектакльнең киңәшчесе мөфти Равил Гайнетдин иде. Казандагы куелышында да ул киңәшче булды. Аның яхшы киңәшләре беләндер тамашачы спектакльне җылы кабул итте.

Казанга кайтып эшли башлагач, без дин сабакларын алырга керештек. Алдан уразаны, яшьлек булгангадырмы, 3-4 көн тота идем. Аннары 1 атна, 2-3 атналап тота башладым. Соңгы 5-6 ел бер көн дә калдырмаска тырышам. Иң истә калганы - моннан 3-4 ел элек туган авылымда салына торган йортыбызга фундамет эшләгәндә тоткан ураза. Бик эссе иде, бертуган абыйлар да ярдәм итте бу зур эштә.

Быелгы уразаны да көтеп алабыз. Коронавирусны мин безгә килгән сынау дип уйлыйм, барлык кешелек дөньясын сынау. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңеп чыгарбыз, иншалла. Күп вакыт ашамыйча, эчмичә ничек түзеп була, дип сорыйлар. Әби-бабайларыбыз кырда урак белән иген иккәндә дә, уфалла арбасын тартып йөргәндә дә уразаны калдырмаганнар. Ә уразадан соң тәннәребез дә, зиһеннәребез дә үзгәрә, дөньяга башкача карый башлыйсың. 

Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты

ДУСЛАР, "МИНЕМ БЕРЕНЧЕ УРАЗАМ" ЯЗМАЛАР БӘЙГЕСЕНӘ СЕЗДӘН ДӘ ХАТИРӘЛӘР КӨТЕП КАЛАБЫЗ! МАТЕРИАЛЛАРНЫ  shahri-kazan@tatmedia.com ЭЛЕКТРОН АДРЕСЫНА ЮЛЛАРГА МӨМКИН. ИҢ ЯХШЫ ЯЗМА АВТОРЛАРЫНА БҮЛӘКЛӘР ДӘ КАРАЛГАН!

Тулырак биредә: vk.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading