Казан шәһәренең Совет районында урнашкан “Рауза” мәчете ачылуга мәхәллә халкына дини гыйлем бирә башлады.
Беренче елда укырга кабул ителгән шәкертләр өч ел башлангыч дини гыйлем алып, май аенда чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, кулларына сертификатларын алачаклар.
Төркемнәрдә 18-20 хатын-кыз белем ала. Мәчетебезгә төрле язмыштагы кешеләр килә. Араларында зур сынаулар аша килүчеләр бар. Алар язмыш сынаулары, җитди авырулар белән очрашып, йөрәкләрендә туган сораулар белән мәчеткә килгән. Нәкъ менә биредә алар сорауларына җавап, әрнегән күңелләренә шифа табалар. Икенчеләр, лаеклы ялга чыгып, инде тормыш мәшәкатьләре кимегән олы яшьтәге апалар. Өченчеләр, үз юлларын тапкан ханымнар. Алар үз өлкәләрендә көчле табиблар, укытучылар, сәүдәгәрләр.
Тормышта бар да яхшы кебек, эштә дә. Ләкин күңелдә тынычлык, тормышның тәме юк. Дүртенчеләр, йөрәк белән яшәүчеләр. Алар сораулар бирми, һәр дәресне йотлыгып, йөрәк аша үткәреп, күз яшьләре белән тыңлый. Нәкъ менә алар остазларның ярдәмчеләре. Чын рухи остаз дәресләрендә дини белем бирү өстенә, шәкертләренә үзенең рухи халәте белән дә тәэсир итә. Остазның рухи халәтен тоеп, Аллаһы Тәгалә турындагы гыйлемнәрне күз яшьләре белән тыңлаучылар – алар нәкъ менә йөрәк белән яшәүчеләр.
Өч ел остазлар тәрбиясендә дини белем-тәрбия алып, бу ханымнар уку ахырына бер гаиләгә әверелә. Һәм бер-берсенә ошый башлыйлар. Гаилә әһелләре ничек бер-берсенә яшәү дәверендә ошый башлый, шәкертләребез дә бер-берсеннән үрнәк алып, бер-берсенә рухи йогынты ясап, бер-берсенә киңәшләр биреп, рухи яктан үсәләр икенче дәрәҗәгә күтәреләләр.
Кайбер шәкертләрем турында аерым язып үтәсем килә. Ләйлә Мөхәрләмова мәчеткә белем алырга тормышның ачы сынавы белән гаиләсе таркалгач килде. Югалган өметсез караш, хәзер агам-агам, дип торган яшьле күзләр. Канаты сынган иде Ләйләнең. Дәресемдә яңгыраган һәр сүзне сеңдереп тыңлады ул. Бигрәк тә Аллаһы Тәгаләнең көче-кодрәте турында сөйләгәндә. Мәчеттә уздырылган һәр чарага яратып килде, тәравих намазларына йөрде. Бу өч ел эчендә тышкы яктан гына түгел, эчтән ачылды. Үзгәрде, матурайды Ләйлә. Эшен алыштырды, улын мәчетебезгә белем алырга алып килде. Горурланам бу шәкертем белән, һәм ышанам мин аңа. Бер егылып күтәрелгәннәр хикмәт җыя. Ләйләгә дә өметем зур.
Ландыш Файзыханова – күп сүзле түгел, ләкин ишетә белә. Беренче курста берничә дәресне тыңлады да, балалар өчен дә укулар башлануын белгәч, ике улын җитәкләп алып килде. Ирләр өчен укулар башлангач ирен дә үгетләде. Чын мәгънәсендә хикмәтле хатын. Казыебыз Җәлил хәзрәт: “Ир-ат дингә килсә, дин ишек төбендә таптана, хатын-кыз дингә килсә, дин өй түренә уза,” – дип бик хаклы әйтә. Ландышыбыз үзе артыннан бөтен гаиләсен мәчетебезгә алып килде, гаилә бәхете ул – бердәм, җитәкләшеп Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып, кушканнарын үтәүдә икәнен яхшы аңлады шәкертебез.
Нәзифә апа Рәшитова – филология фәннәре кандидаты, татар теле, әдәбияты укытучысы. Зыялы, белемле, татар әдәбиятын, татар телен ярата, үз һөнәрен ярата. Беренче курста ук милли орнаментлар белән калфак, жилетлар тектереп киде. Икенче курсны тәмамлагач хаҗга барды. Телебезне, гореф-гадәтләребезне белүче мөгаллимәнең Ислам нигезләре буенча белем алуы нур өстенә нур ул. Аның аша күпме укучылар Ислам дөньясына атлаячак бит.
Лилия Хәмитова – мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. Төпле, кешелекле, һәр дәресне игътибар белән тыңлады. Беренче курста мәчетебезгә килеп белем ала башлагач: “Мәчеттә нинди югары дәрәҗәдә белем бирелә”, – дип сокланып әйткәне хәтеремдә. Үзе мәктәптә эшләгәч, методиканы яхшы белә һәм мәчет остазларының эшләренә тиешле бәя бирә алучы ханым.
Шәкертләремнең һәрберсе турында китап язарлык, алар энҗегә тиң ханымнар. “Рауза” мәчетендә белем алган еллар аларның тормышында иң якты, иң нурлы еллар булыр дип өметләнәм, һәм алар остазларына догачылар булсыннар иде дип дога кылам.
Чулпан остаз Мәхмүтова,
“Рауза” мәчете имамының хатын-кызлар
белән эшләр буенча киңәшчесе.
Комментарийлар