16+

“Иремнең кызып китеп дулаган вакытында мәчеттә утырып тора алабызмы?”

“Гаилә” мәчетендә ышаныч телефоны эшли башлый.

“Иремнең кызып китеп дулаган вакытында мәчеттә утырып тора алабызмы?”

“Гаилә” мәчетендә ышаныч телефоны эшли башлый.

Казанның “Гаилә” мәчетендә психологик ярдәм күрсәтә торган ышаныч телефоны эшли башлый. 8-800-222-05-62 телефонына шалтырату бушлай һәм аңа 10.00-17.00 сәгать аралыгында Россия территориясендә яшәүче һәркем шалтырата ала. Сорауларга махсус әзерлек узган белгечләр генә җавап бирә.
Мәчетнең имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, Аллаһ йортының исеме җисеменә дә туры килсен өчен, анда гаилә темасына багышланган бик күп чаралар һәм проектлар эшләп килә.

– Өйдә тынычлык юк, балалар тыңламый дип йә иреннән, яки хатыныннан зарланып килүчеләр бар. Аларга үзебезнең киңәшләрне бирәбез, вәгазьлибез. Әмма күбесе хәзрәт белән, психолог белән күзгә-күз карашып үзенең проблемасы турында сөйләшергә кыенсына. Кайбер проблемаларны үз әти-әниеңә дә сөйләп булмый бит әле ул. Менә шуларны күздә тотып, “Изге әманәт” бәйгесе җиңүчесе буларак бирелгән премия акчасына ышаныч телефонын булдырырга ниятләдек. Ул безнең күптәнге хыялыбыз иде, Аллаһның рәхмәте белән теләгебезгә ирештек, гаиләләрне саклап калуда үзебездән зур өлеш кертербез дип ышанабыз, – диде Рөстәм хәзрәт журналистлар белән очрашуда.  

Мәчет каршында “Адәм белән Хава” гаилә кору һәм саклау үзәге эшләп килә. Үзәккә тиң ярларын эзләүчеләр дә, гаиләләрен саклап калырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә аерылышучыларның саны чынлап та күп һәм монда иң беренче чиратта балалар зыян күрә, ди үзәк җитәкчесе Гөлия Әхмәрова.
Рөстәм хәзрәткә ирләре тарафыннан кыйналган хатын-кызлар да күп мөрәҗәгать итә икән. Мәчетләр эшләп килә, намаз укучыларның саны арта, дин күтәрелгән шушы чорда хыянәт итү, кул күтәрү күренешләре азайган булырга тиеш кебек. Әмма алай түгел икән. Рөстәм хәзрәт бер гаиләне мисал итеп китерде.

– Ике баласы булган бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ире аның башын диварга бәрә-бәрә кыйный икән. Без бер якны гына түгел, икенче якны да тыңлыйбыз. Сөйләшә торгач, бу ирнең атасы да, хәтта бабасы да шундый булуы ачыкланды. Бер ханым, иремнең бик кызып китеп дулаган вакытында мәчеттә утырып тора алабызмы, аннары ул суына, тынычлана, берничә сәгатькә генә килеп торыйк әле, дип шалтыратты. Мондый чакта әти-әниләренә, дусларына барырга оялалар. Ә мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык. Киләчәктә  ирләре тарафыннан кыерсытылган хатыннар, ярдәмчесез авыр хәлдә калган кешеләр өчен кризис үзәге булдыру хыялы да бар, – диде ул.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading