16+

Иртәгә Изге Гарәфә көне. Бу көнне мөселманнар нәрсә эшләргә тиеш?

Иртәгә, 30 июль – зөл-хиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, изге Гарәфә көне билгеләп үтелә. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала.

Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды.
Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.    
Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар.
Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.

Пәйгамбәребез ﷺ : “Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм,” – диде.
Изге көннең бәракәтеннән берүк мәхрүм калмагыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading