16+

Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме?

Укучыларыбыз сорауларына «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме?

Укучыларыбыз сорауларына «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

- Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме?
- Музыка тыңлау күпчелек ислам галимнәре тарафыннан хупланмый. Ни өчен дигәндә, музыка бит төрле була. Күңелдә шәһвәт, агрессия уята, нәфесне арттыра яисә күңел төшенкелегенә китерә торганнарын тыңларга ярамый. Көе, сүзләре Аллаһка, Пәйгамбәребез (с.г.с.)гә, ата-анага, ватанга мәхәббәт хисләре уята, рухи яктан баета торган җырлардан зарар булмас, иншаллаһ. Пәйгамбәребез, дөңгер (бубен) кебек уен коралларында уйнап, күңел ачуны тыймаган, ләкин һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк. Фарыз гамәлләрне үтәмичә, дөньяңны онытып, мөкиббән китеп музыка тыңлау юньлегә илтми.
- Хаҗда кылган намаз ун мең намазга тора, диләр. Хаҗга барып, күп итеп намаз укысам, минем өстән казага калган намазлар төшәрме икән?
- Ун мең дигәндә, монда намазның әҗере турында сүз бара. Фикъһ гыйлеме буенча карасак, казага калган намазларны без бергә-бер укып бетерергә тиеш. Күбрәк нәфел намазлары укырга тырышсак, саваплары язылып, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә безгә рәхимле булыр дип өметләнәбез.
- Заправкада, сез моны лотереяда оттыгыз, дип бияләйләр бирделәр. Бу хәләл булырмы икән?
- Мин монда гөнаһ күрмим. Әгәр дә сез махсус лотерея сата торган җиргә барып, лотерея сатып алсагыз, бу дөрес булмас иде.
«Мөселманнар»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading