Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем гомере озын, ризыгы киң булуны теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын», - диде. Туганыңа кылган игелегең иң элек үз тормышыңның бәрәкәтен арттыра, мәңгелек йортта әҗер-савап булып кайта. Исән-сау булган якыннарың белән аралашып, кунакка йөрешәсең, табын хәстәрлисең, күчтәнәчләр бирешәсең, ачык чырай, тәмле сүзеңне бүләк итәсең...
Ләкин дөнья тормышы җәннәт түгел, якыннарыңны ничек кенә яратсаң да, көннәрдән бер көнне алар белән аерылышырга туры килә. Адәм баласының ризыгы беткәч, әҗәл дигәне аны бу җирдән алып китә. Аллаһка иң сөекле булган зат - пәйгамбәребез (с.г.в.) дә якыннарын югалтты. Йөрәгеннән өзеп, күз яшьләре белән ничә баласын, кадерле Хәдичәсен җирләде.
Җаннар үз ватаннарына кайталар...
Шулай итеп, яраткан кешеләребез яныбыздан китеп баралар. Челтерәп аккан чишмә суына карасаң, ул тоташ бер су кебек күренә, ләкин син күргән су инде еракта. Аның яңасы килеп, искесен берөзлексез алыштырып тора. Кешелек елгасы да шулай агуын дәвам итә: берәүләр килә, икенчеләр китә. Якыныңнан аерылу җиңел түгел, күңелләр тула, күзләр яшьләнә. «Үлем үкенечсез булмый», - диләр, кешене югалткач, уйландыра башлый: «Кадерен белдемме? Безгә рәнҗеп китмәдеме? Янына ешрак та бара, җылы сүзләремне күбрәк тә әйтә ала идем бит...»
Илебездә гасырга якын барган динсезлек афәте безне якыннарыбыздан мәңгегә аерырга тырышты. «Туганың үлде һәм бетте» дигән көферлек күпме милләттәшләребезнең күңелләрен агулады. Очы-кырые булмаган мәңгелек йортны кечкенә бер чокыр кебек кенә күрә башладык. Газиз туганыбызны җирләгәч, аның белән башка күрешмибез дип яшәргә тотындык. Ә бит әби-бабайларыбыз 1000 елдан артык үз якыннарын «үлде һәм бетте» дип түгел, бәлки: «Вакытлыча булган дөньядан мәңгелек йортына, хакыйкый ватанына, Раббысы янына кайта. Җәннәттә очрашырга язсын», - дип озаттылар.
Кешенең ахирәт тормышын, кайтасы ватанын инкяр итүе, белмәве зур гаделсезлектер. «Аны кем барып күргән, аннан кем кайткан?» - диләр. Кайтып булса, күпләр кайтыр иде, әмма әҗәл бусагасын бер үткән кире кайта алмас. Ул яшерен тормышны күреп кайтырга да, анда журналистлар җибәрергә дә мөмкин түгел. Ахирәт юлламасы бер якка гына. Аллаһ теләсә, фән-сәнәгать үскән саен, Марска да очарлар, әмма ахирәткә барып, аннан кире кайтучылар булмас.
Шөкер, динебез безне соңгы сәфәребез, кайтасы ватаныбыз белән таныштыра. Ни өчен «ватан» дим, чөнки атабыз Адәм (г.с.) һәм анабыз Хәва (р.г.) бу җир өстенә җәннәттән килделәр, иншә Аллаһ, җәннәткә кайтып киттеләр. Аллаһ та Үзенең тугры бәндәләрен җәннәт бакчалары белән көтә. Хәдистә әйтелә: кеше ана карынында 120 көнлек булганда, аның янына күкләрдән махсус фәрештә иңә һәм җан өрә. Шул мизгелдән ул исән кешегә әйләнә. Ризыгы бетеп, әҗәле җитеп, үлем фәрештәсе җанын тәннән чыгаргач, тән «мәет» дип атала башлый. Әмма җан, вакытлыча бирелгән тәненнән аерылса да, үзе үлми, юлын дәвам итә. Кеше үлгәч, аның күзләрен йомдырырга кушалар, чөнки күз ничә ел бергә тормыш иткән җанын эзли.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисендә әйтелә: иман иясе бу дөньядан киткәндә, аның янына, кулларына җәннәт кәфенлекләре тотып, нурлы йөзле фәрештәләр төшә. Соңыннан үлем фәрештәсе килә һәм изге җан тәннән су кебек агып чыга. Янәшәдә утырган фәрештәләр шундук җанны кәфеннәренә төреп (без мәрхүмнең гәүдәсен, алар җанын кәфенлиләр), исле майлар сөртеп, күккә юнәләләр. Күкләрдә аны «гыйллиун» дип аталган махсус урында яздырып, тәненә кире кайтаралар. Бозык бәндә дөньядан киткәндә, аның янына кулларына ямьсез чүпрәк тотып, кара йөзле фәрештәләр төшә. Үлем фәрештәсе килеп, тешле тимерне юеш йоннан йолкып алган кебек, җанны тәннән тартып чыгара. Янәшәдәге фәрештәләр җанны алып кулларындагы чүпрәккә чорныйлар, шулвакыт җаннан җир йөзендә булган иң күңелсез исләр аңкый башлый. Шул сурәттә, фәрештәләр җанны күккә күтәрәләр, әмма аңа күк ишекләре ачылмый...
Җаннар теркәлү үткәч, аларны кире тәннәренә кайтаралар. Әмма мәрхүм без белгән дөньяга түгел, бәлки параллель кабер тормышына күчә. Кайберәүләр: «Ничә каберне ачып караганыбыз бар, анда черек сөяктән башка нәрсә күрмәдек», - диләр. Күрмәсләр дә, ул бит без яшәгән җирдә түгел. Бүген һавада күзгә күренмәгән нинди генә радиодулкыннар юк. Радио, ТВ, Wi-Fi, GSM, GPS... Радарлы камераларда гына ничә төрле дулкын кулланалар. Шуңа, радар ясаучылар белән антирадар ясаучылар һәрвакыт үзара көч сынаша (барысы бер оешмадан да булырга мөмкин). Иң элек ГАИга бер антирадар да күрми торган радар кайта, бераздан кибетләрдә аны күрә торган антирадар да сатыла башлый. Әгәр без чикле акылыбыз белән әллә ничә төрле дулкынны куллана беләбез икән, Аллаһ Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән берьюлы күпләгән параллель дөньяларны яшәтә алмыймыни?! Без яшәгән дөньяда бездән башка күпме күзгә күренә һәм күренми торган затлар яши. Фәрештәләр белән җеннәрне генә алыйк. Күпләр җеннәр дөньясына бөтенләй ышанмый. Ләкин, туганына сихер-зәхмәт тиеп, аны өшкертергә килгәч, үз күзе белән күреп, колагы белән ишеткәч, бик тиз ышаналар.
Шулай итеп, вафат булган туганыбызның тәне гүргә кереп туфрак булса да, аның тормышы туктамый. Үлем кешене кечкенә һәм кысрык дөнья тормышыннан киң һәм зур кабер тормышына алып китә. Тормышның бу баскычы шәригатьтә «бәрзах» дип атала. Бәрзах - киртә дигән сүз, дөнья белән ахирәтне аера. Бүгенге көндә вафат булган әби-бабайларыбыз бәрзахый тормышта кыямәтне көтәләр. Кешеләр оҗмах белән тәмугка, дөнья бетеп, кыямәт җиткәч кенә бүленәчәкләр.
PS. Кайбер гыйлем ияләре «мәрхүм» сүзен кулланырга киңәш итмиләр. Чөнки «мәрхүм» Аллаһының рәхмәте төшкән дигәнне аңлата. Без берәүгә дә андый гарантия бирә алмыйбыз. Бәлки, «мәрхүмнәрдән булсын» дисәк, дөресрәк булыр. Шулай да, гадәткә кергәч, кулланам инде. Догадан китсен.
Ахыры 28 ноябрь санында
Комментарийлар