16+

Ий һаман өйрәтәләр инде, гел нәрсәдер сөйлиләр. Шуны үзләре дә үтәмиләрдер әле...”

Кайвакыт шундый сүзләр ишетергә туры килә: “Ий һаман өйрәтәләр инде, гел нәрсәдер сөйлиләр, кушалар. Шуны үзләре дә үтәмиләрдер әле...” – ди кайберәүләр. 

Ий һаман өйрәтәләр инде, гел нәрсәдер сөйлиләр. Шуны үзләре дә үтәмиләрдер әле...”

Кайвакыт шундый сүзләр ишетергә туры килә: “Ий һаман өйрәтәләр инде, гел нәрсәдер сөйлиләр, кушалар. Шуны үзләре дә үтәмиләрдер әле...” – ди кайберәүләр. 

Әмма, җәмәгать, әгәр боларны әйтүче кеше, яхшылыкка, изгелеккә чакыручы, яманлыктан тыючы кеше булмаса, кемнәр безне нәсыйхәтләр, күркәм сүз белән вәгазьләр соң?! Уйланыйк әле болар хакында.

Әйе, сүз дә юк, “Болай эшләү дөрес түгел, бу ярамый, башкача эшләү кирәк”, – дип сөйләүчеләр арасында бәлки үзләре дә тиешенчә җиренә җиткереп бетермәүчеләр дә бардыр. Монысы башка мәсьәлә. Сүз безнең шушы нәсыйхәтләргә колак салу-салмавыбыз хакында бара. Кыямәт көнендә берәү дә сорау алынудан котыла алмас. Нәсыйхәтләүче кешедән дә сорарлар, нәсыйхәт ишетүчедән дә. Менә шул вакытта безнең җавапларыбыз нинди булуы мөһим. Анда без: "Безгә сөйләгән кеше үзе дә әйткәннәрен камил рәвештә башкармый иде әле", – дип сылтау таба алырбызмы? Әллә безнең ул чакта уйларыбыз кеше турында түгел, ә үзебез хакында булырмы? Уйланыйк әле әз генә, фикерлик. 

Ислам дине – күркәм, камил, төзек дин. Динебез тарафыннан әйтелгән күркәм нәсыйхәтләр дә иң дөресе һәм безнең өчен кирәклесе. Шуңа да безгә шушы нәсыйхәтләрнең мәгънәсенә игътибар биреп, алар хакында уйлану тиешле. Ә без шул нәсыйхәтләрне ишетмәмешкә салышып, аларны әйтүче кешеләрнең гаебен эзли башлыйбыз.

Моның сәбәбе дә гадидер – без ишетергә теләмибез, әйтелгәннәрне үтәмәс өчен меңләп сәбәп табабыз, игътибарыбызны шул күркәм нәсыйхәтләрне җиткерүчегә юнәлтеп, "тырнак астыннан кер" эзлибез. Нәрсәгә ирешәбез икән моның белән?! Кыямәт көнендә бездән: “Сезгә болар хакында кемнәр сөйләде? Ул кеше нинди кеше иде? Үзе үтәп яши идеме?” – дип соралачакмы, әллә "Син боларны белә идеңме? Ник үтәмәдең?” – дипме?!

Җавап эзләп карыйк әле. Хәер, бәлки бу нәсыйхәтләр дә уйландырмас, ә язучысының кем булуы, аның боларны үтәп яши-яшәмәве хакында белергә теләүдән ары китмәстер...

Айсылу Юлдашева.
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading