Изге Болгар җиренә янәдән Россиянең төрле тарафларыннан һәм чит илдән мөселман кардәшләр җыелды. Быел Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1103 ел тулды.
Әлеге чара 1989 елдан башлап уздырыла. Изге Болгар җирендә 25 меңнән артык кунак булды. “Изге Болгар” җыены программасына милли көрәш, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча остаханә, тәүбә һәм өйлә намазлары да керде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.
Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл катнашты. Алар кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерделәр.
Рөстәм Миңнеханов: Биредә 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иттеләр. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган. Татарстан милләтара һәм конфессияара татулык тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Болгарны яңарту тарихи хәтерне кайтару гына түгел, алгарышка омтылу. Ак мәчет, Болгар ислам академиясе һәм башка һәйкәлләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без традицион һәм рухи кыйммәтләрне яңартабыз.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Телебез белән генә түгел, бөтен барлыгыбыз белән Аллаһка шөкер кылабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә 40 ел арасында яратканда, ул 40 елның нәрсә икәнен чамалар өчен, бөтен барлык дөньяны Аллаһы Тәгалә җиде көндә яратты ди Коръән Кәрим. Без адәм балалары. Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык, чөнки без мең елдан артык кардәш булып яшәргә тырыштык. Дөньядагы хәлләрне беләбез, дөнья яклауга мохтаҗ. Кем күбрәк үтерер дип ярышырга түгел, изге гуманитар гамәлләрдә, мохтаҗларга ярдәмдә ярышырга тиешбез. Сугыш, бер-береңә ышанмау булырга тиеш түгел. Коралга киткән бар нәрсә кеше иминлеге хакына китсен иде!
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Сөекле пәйгамбәребез бер хәдисендә “биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел” дип әйтә: картлык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче, байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче, буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел” ди. Башка бер хәдистә: “кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый” ди. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы - намаз кылу.
Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл: Аллаһ безгә шундый рәхәт җирләр биргән. Кадерен белергә кирәк. Бай тарихның да, ата-бабаларыбызның да кадерен белергә кирәк. Бүген балалар, без сезнең белән тынычлыкта яшәсен өчен, яу кырында кан түгә, алар герой. Ә без? Дөньяны булдыручыны оныттык түгелме?..» - дип Казан митрополиты Кирилл җыен катнашучыларын уйланырга мәҗбүр итте.
Быел Изге Болгар җыеның мәдәни программасы да аерылып торды. Узган елны ачылу тантанасында биючеләр, җырчылар чыгыш ясады. Ә быел алар булмады. Быел җыен программасын дини яктан көчәйткәннәр. Җырлар, музыка коралларсыз, акапеллога башкарылды. Сәхнәгә чыгып вәгазь әйтүчеләр дә булды. Оештыручылар халык фикеренә колак салганнар. Дөрестән дә, Изге Болгар җыены Сабан туе түгел бит.
“Кеше күп җыелган чараларда катнашырга кирәк”
Изге Болгар җыенында тәүбә намазын гадәттәгечә Тәлгать хәзрәт Таҗетдин укыды. Быел да җыен кунаклары рәтендә Дин әһелләре форумы катнашучылары бар иде. Пермь краеның Барда авылыннан килгән Марат хәзрәт Моззафаров та җыенда 15нче тапкыр катнаша. “Ел саен гыйбрәтләнеп, үзебез өчен яңа белемнәр туплап кайтабыз”, – ди ул.
– Районыбызда 30 мәчет эшли. Һәр авылда имамнарыбыз бар. Дини йолаларыбыз сакланып килә, шөкер. Тәүбә намазында 20 еллап катнашып киләбез. Әле 2000 елларга кадәр үк районнан автобуслар оештырып, монда килә идек. Безнең белеп эшләгән, белмичә эшләгән гөнаһларыбыз бар. Менә шушы тәүбә намазында ел дәвамында кылган гөнаһларыбыз өчен үкенәбез, тәүбәгә киләбез. Бу чарада меңләгән мөселман катнаша, шуңа күрә бер кешенең догалары кабул булса да, безнең дә теләкләребез кабул булыр дип ышана алабыз. Кеше күп җыелган чараларда катнашырга кирәк. Без аның файдасын үзебезнең мисалда күрәбез, – ди Марат хәзрәт.
“Үлем гел янәшәдә йөри. Курыкмасаң, Аллаһ Тәгалә саклый”
Изге Болгар җыены Россия һәм чит илләрдән меңләгән мөселманнарны берләштерә. Сочи татары Рәшит Заһиров 15 тапкыр махсус хәрби операция зонасында булган. Тумышы белән Сарман районыннан икән ул. “Авылдан чыгып киткәнемә – 56 ел. Сочида яшәвемә – 23 ел, хәрби хезмәт итү стажым – 30 елдан артык”, – ди. Рәшит Заһиров та Изге Болгар җыенын калдырмаска тырыша.
– Татарстан хакимиятенә зур рәхмәт. Безне һәр елны шушы изге җиргә җыялар. Монда килеп, бөтен егетләр өчен дә дога кылып, теләк теләп кайтам. Элек гуманитар ярдәмне махсус пунктларда калдыра идем. Аннан соң егетләрнең үз кулларына тапшырырга кирәклегенә инандым. Сочи татарларына бергәләшеп гуманитар ярдәм җыеп, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Үзем дә гел юлда йөреп торам. Әби өйрәткән догаларны сәфәргә чыккан саен укыйм, алар һәрвакыт мине озатып бара. Үлем гел янәшәдә йөри. Курыкмасаң, Аллаһ Тәгалә саклый. Берьюлы бер генерал белән бергә бардык: “Анда куркыныч, кермибез”, – ди. Ә мин Аллаһ Тәгалә саклаганына ышанам. Егетләрнең кулларына тапшыргач, күңелем тыныч, – ди Рәшит Заһиров.
“Дин юлына кызыбыз тартты”
Изге җиргә гаилә белән килүчеләр елдан-ел артуы сөендерә. Әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә иман юлыннан атлавын күреп куанасың. Әлки районы Базарлы-Матак авылыннан Наилә Борһанова да бәйрәмгә тормыш иптәше, кызы һәм оныгы белән килгән.
– Без монда ел саен киләбез, шушы Изге Болгар җыеның беренче елыннан ук берсен дә калдырмадык әле. Елдан-ел матуррак оештыралар. Беренче еллар белән хәзергесен чагыштырырлык та түгел. Быел мөнәҗәт, вәгазьләр күбрәк булуы да ошады. Вәгазьләр кешене иманга, дингә тарта. Мин үзем 20 елга якын диндә. Безнең кызыбыз үзлектән 12 яшендә дингә басты. Мәчеткә йөри башлады, мәктәптә укыганда берүзе яулык бәйләп йөри иде. Без ирем белән ул вакытта диндә түгел әле. Дин юлына кызыбыз тартты дисәк тә ялгыш булмас. Күпләр сынаулар күргәч, дингә килә диләр. Менә безнең очрак бераз аерыла инде. Шулай да була икән. Ел саен Болгар җиренә киләбез. Монда шундый рәхәт, җиңел.
Узган елгы көндәшләр быел да келәмдә очрашты
Изге Болгар җыенында көрәш мәйданын күзәтү дә кызык. Бу ярыш көрәшчеләр өчен тест-драйв кебек. Кемнең никадәр яхшы формада булуы ачык күренә. Алда Сабантуйлар сезоны көтә бит. Халыкара статуска ия булган әлеге ярышлар 6 үлчәү авырлыгында узды. Бәйгедә унлап илдән көрәшчеләр катнашты. Бу ярышта республика данын Алексей Абрамов (60 кг), Ильяс Юсупов (65 кг), Илназ Димиев (70 кг), Рамил Синәкәев (80 кг), Раил Сәлахетдинов (100 кг), Радик Сәлахов (130 кгдан артык) яклады. Финалны без дә күзәттек. Алексей Абрамов, Раил Сәлахетдинов, Радик Сәлахов көндәшләрен чистага атты. Ә менә Илназ Димиев өчен бераз борчылырга туры килде. Башта уңыш аның яклы булмады. Шулай да Илназ тиз арада үзен кулга алды, шулай исәп тигезләнде. Аннан оттырмады инде. Һәр спорт төрендә кебек көрәштә дә тырышлык һәм сәләт кенә түгел, киеренке мизгелләрдә үзеңне кулга ала белү, югалып калмау кебек сыйфатлар да кирәк. Аеруча спортчыларның физик яктан мөмкинлекләре тигез булганда.
Радик Сәлаховның финал ярышында көндәше Әзербәйҗан чемпионы Турал Азимов иде. Узган елгы көндәшләр быел да келәмдә очрашты. Аларның да бил алышуы башта киеренке булды. Барысын да бер мизгел хәл итте.
– Бу егет белән күптән көрәшәбез, бер-беребезне яхшы беләбез, шуңа күрә сабыр итеп, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк иде. Аллаһка шөкер, быел да җиңеп булды. Ел дәвамында әзерләнәбез, спортзалдан чыккан юк. Сабантуйлар башлана. Ике дөнья чемпионатында көрәшәсе бар әле, – диде Радик.
Янәдән Турал Азимовның уч төбеннән машина ычкынды. Дөресен әйткәндә, без дә һәр елны Радик Сәлаховның баш батыр булуына күнектек шикелле. Тамашачылар арасында: “Быел да Радик ота инде”, – дип әйтүчеләр күп булды. Кемдер көенәдер, ә мин сөенәм. Гел беренче булу да җиңел түгел. Бу ярышларда үзен күрсәткән һәр көрәшчегә уңышлар. Дөрес, Татарстан көрәшчеләренең кайберләре Кырымда җыенда да булмаса, тагын да кызыграк көрәш карар идек.

.jpeg)
.jpeg)
Комментарийлар