16+

“Изге әманәт” бәйгесе безнең комиссия өчен иң отышлы проектларның берсе”

Бүген республиканың иң яхшы мәчетләре һәм имам-хатыйбларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында яшь имамнарның һәм авыл мәчетләренең булуы зур хөрмәт уята.

“Изге әманәт” бәйгесе безнең комиссия өчен иң отышлы проектларның берсе”

Бүген республиканың иң яхшы мәчетләре һәм имам-хатыйбларын бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында яшь имамнарның һәм авыл мәчетләренең булуы зур хөрмәт уята.

Узган ел Татарстан мәчетләрен һәм имамнарны татар телле проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү максатыннан Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга алар арасында бәйге үткәрү тәкъдиме белән чыккан булган. Әлеге идеяне республиканың барлык мәчетләре дә хуплап алган һәм ел дәвамында алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынган.
Рспублика күләмендә уздырылган “Изге әманәт” бәйгесендә катнашкан эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, балалар һәм яшьләр арасында актив рәвештә тәрбияви-педагогик эшчәнлек алып баруга, татар телен, милли гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле чаралар уздыруга игътибар бирелгән.

Бәйге алты номинациядә узган: “Балалар өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Яшьләр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Электрон ММЧда һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Иң яхшы имам-хатыйб”. Җиңүчеләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде: 1 урын – 150 мең сум, 2 урын – 120 мең сум, 3 урын – 70 мең сум. “Иң яхшы имам-хатыйб” номинациясендә призлар – 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.

“Изге әманәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләргә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде. Ул, мәчетләрнең телебезне саклаудагы ролен  билгеләп, аларны иң үтемле аудитория булуын ассызыклады.
– Элек халыкның ризык киштәсен кайгырткан булсам, хәзер яңа вазифада күңел киштәсен кайгыртырга туры килә, саекмасын иде ул безнең. Үлчәүгә салып булмый торган әлеге вазифаны сездән башка эшләп булмас иде. Диния нәзарәте милләтебезне һәм телебезне үстерүгә юнәлтелгән бихисап эшләр башкара, уртак проектларга берләшеп, без күбрәк тә эшли алабыз. Әлеге бәйге безнең комиссия өчен иң отышлы проектларның берсе һәм ул дәвамлы булырга тиеш, – диде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да журналистларга бу проектны алга таба да дәвам итәргә теләүләрен хәбәр итте.
– Акча булса да, булмаса да, без бу эшне болай да эшлибез. Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә сөйлибез һәм киләчәктә дә шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Телебезне саклау – Аллаһ Тәгаләнең әмере, – диде ул.  

“Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” номинациясендә беренче урынга Казанның “Гаилә” мәчете лаек булды. Мәчеттә татар милләтен саклап калуга юнәлтелгән бик күп чаралар уза. Берничә ел рәттән “Нәселебез шәҗәрәсе”, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”,

“Васыят җнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгеләре уздырыла.
– Бу җиңүне без үзебезгә аванс дип кабул итәбез. Киләчәктә тагын да күбрәк проектлар эшләргә тырышачакбыз, – диде мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.      

 “Иң яхшы имам-хатыйб” номинациясендә беренче урын Яшел Үзән районының Бакырчы авылы имамы Әнәс хәзрәт Закировка бирелде.   
– Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары белән актив эшлибез. Балтач районында мөселман балалары сабан туен күреп, шуңа кызыгып кайткан идек. Быел без дә аны үткәрдек. Аллаһ Тәгалә ахырын хәерле кылсын, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading