16+

Камил Сәмигуллин: «Тоткан уразаларыбыз Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде»

Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Камил Сәмигуллин: «Тоткан уразаларыбыз Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде»

Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баегач Ураза гаете җитә. Мин сезне чын күңелдән шушы мөбәрак бәйрәм белән котлыйм!

Мөселманнарның күңелендә бүген – моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды... Аллаһының Рамазан аенда гына бирелә торган сансыз рәхмәтләре белән хушлашу бигрәк тә күңелне төшерә. Бу хакта сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисендә:

عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قال: «لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا رَمَضَانُ لَتَمَنَّتْ أُمَّتِي ‌أَنْ ‌يَكُونَ ‌السَّنَةَ ‌كُلَّهَا»

“(Аллаһы Тәгалә) коллары (Изге) Рамазан аенда нәрсәләр (бирелгәнлеген) белсәләр, өммәтем аның ел буе дәвам итүен теләр иде”
(Ибне Хөзәймә, "Сахих", 1886. Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 3634). Аллаһ безгә киләсе елда да айларның солтанын каршы алырга насыйп итсен!

Шулай да кешеләрнең йөрәкләре Рамазан аенда иман, игелек һәм күркәм ниятләр белән тулып өлгергәндер - Ураза бәйрәменә без әнә шундый өмет белән керәбез. Хактыр ки, ураза адәм баласына рухи чистарыну һәм үз нәфесен тәрбияләү өчен бирелгән. Бәйрәмне мөселманнар югары дәрәҗәдәге тәкъвалыкта каршылый, хәзер исә үзеңдә бу рухи сафлыкны, ә тирә-якта кардәшлек, кичерү һәм мәрхәмәтлелек мохитен саклап калу мөһим... Шул рәвешле, Ураза бәйрәме - Аллаһының ярлыкавына ирешеп, гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу һәм Рамазанда башланган күркәм эшләрне дәвам итү өчен иң яхшы сәбәп ул.

Әмма ураза тотучы мөселманнарның Ураза бәйрәме белән бәйле иң зур өмете, әлбәттә, гөнаһларының ярлыкануы һәм җәзадан котылуы белән бәйле.  Рамазан аенда бөтен гыйбадәтләрне бары Аллаһ ризалыгы һәм Аның мәгъфирәтенә ирешү өчен кылдык бит.

Хәдистә болай дип әйтелә:

عَنْ أَبِي سَلَمَةَ بْنِ عَبْدِ الرَّحْمَنِ بْنِ عَوْفٍ، عَنْ أبيه عَنِ النَّبِيِّ ﷺ قَالَ: ”إِنَّ اللهَ عَزَّ وَجَلَّ افْتَرَضَ صَوْمَ رَمَضَانَ وَسَنَنْتُ قِيَامَهُ، فَمَنْ صَامَهُ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا وَيَقِينًا، كَانَ كَفَّارَةً لِمَا مَضَى أَوْ لِمَا سَلَفَ“.

Әбү Саләмә ибн ‘Абдур-Рахмән ибн ‘Ауф үзенең әтисенең Пәйгамбәрнең ﷺ: “Хакыйкатьтә, Аллаһ – Кодрәтле һәм Бөек, Ул сезгә Рамазанда ураза тотуны боерды, ә мин бу айда төнге намазлар укуны сөннәт кылдым. Һәм шуңа күрә кем дә кем иман, өмет һәм ышаныч белән ураза тотты икән, аның гөнаһлары ярлыканыр [Аллах гафу кылыр]”, – дип әйткәнен тапшырган («Бәйһәкый, “Шүгабүль Иман”, №3342). Без, ай буена ураза тотып, гөнаһларыбыздан тәүбә иттек – Раббыбыз барчабызны ярлыкаса иде! Аның мәрхәмәте - чиксез, шуңа күрә без аңа лаек булырбыз, Ин шә Аллаһ. Әгәр безнең әхлагыбыз, гамәлләребез һәм холкыбыз яхшы якка үзгәрсә, без догаларыбызның кабул булуын аңларбыз.

Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм  саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. 

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading