16+

Катнаш никахлар нигә тыела?

Россия мөселманнары диния нәзарәтенең мөселман ир-атларының башка диндәге кызларга өйләнүен тыю турындагы фәтвасы шактый фикер уятты. Ни өчен ярамый?

Катнаш никахлар нигә тыела?

Россия мөселманнары диния нәзарәтенең мөселман ир-атларының башка диндәге кызларга өйләнүен тыю турындагы фәтвасы шактый фикер уятты. Ни өчен ярамый?

Россия мөселманнары диния нәзарәте мөселман ир-атына чит дин, шул исәптән китап кешеләре вәкилләре белән гаилә корырга ярамый дигән фәтва чыгарган, шунда ук “аерым очракларда” рөхсәт ителә кебегрәк искәрмәсе дә бар. Фәтва авторлары фикеренчә, “ике төрле милләттән барлыкка килгән гаиләдә проблемалар туа, әйтик, балаларны ислам дине буенча тәрбияләүдә. Гадәттә, баланы хатын-кыз тәрбияли, аңа үзенең карашларын сеңдерә. Киләчәк буынның әтисенең динен алуы икеле, бу исә мөселман тамырларының югалуына китерә. Дин мәсьәләсендә охшашлык бәхетле тормыш өчен мөһим шарт булып тора”. Шул рәвешле әлеге мөрәҗәгатьне алар мөселман гаиләсе институтын ныгыту дип аңлата.

Килешмибез
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исә әлеге фәтва белән килешми. Нәзарәтнең матбугат үзәгеннән алынган хатта: “Татарстан мөфтиятенең катнаш никахлар уку мәсьәләсендә позициясе Кәлам Шәриф аятьләрен турыдан-туры тәфсирләүгә һәм мәзһәб традицияләренә нигезләнә. Россия Федерациясе җирлегендә иң киң таралыш алган Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләре буенча, мөселман иренә Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) белән никах укыту рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдә исламның башлангыч чорында, мәзһәбләр барлыкка килгәнче үк гамәлдә булган һәм бүгенге көнгәчә үз көчендә тора.
Моннан тыш, фәтвалар Россиядә динара татулык һәм тынычлыкны сакларга тырышып чыгарылырга тиеш, дип саныйбыз”, – диелгән.

Рөхсәт булмагач, тыю да юк
Чечня мөфтие Салах-Хаҗи Межиев та үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, конфессияара никахларны тыю исламда билгеле хакыйкать. Бу никахларга рөхсәт булмады, шуңа аны тыеп та булмый, моның буенча бәхәсләшергә зарурлык та юк, дигән ул. Шул ук вакытта чикләүләрнең гаиләдә рухи гармонияне сакларга, бала тәрбияләүдә ир белән хатын арасында бәхәсләр тудырмауга булышуын да билгеләп узган.

Карар юридик көчкә ия түгел
Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның бу мәсьәләгә карата фикере белән социаль челтәрдәге битендә танышып була. Россия дөньяви дәүләт буларак, Россия диния нәзарәте карары билгеле бер җәмгыять эчендә булган, ягъни дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм аның юридик көче юк, дип аңлата ул бу фәтваны. “Фәтвадан күренгәнчә, Россия территориясендә конфессияара никахлар, аерым алганда, Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) вәкилләре белән никах билгеле бер очракларда гына җирле мөфти карары белән генә ярый, ул конкрет очрак буенча бөтен шартларны истә тотып хәл итә. Христиан динендәге яки яһүди кызның Бер Аллаһны, Гайсә һәм Мөхәммәдне пәйгамбәр буларак таныган һәм Коръән буенча яшәргә әзер булуын белдергән очракта аның мөселманга кешесенә кияүгә чыгу хакы бар. Әмма Россия диния нәзарәте карары дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм юридик көчкә ия түгел, шуңа да аның өчен җаваплылыкка тартмыйлар”, – ди ул. Россия диния нәзарәтенең, мөстәкыйль орган буларак, үз фикерен белдерергә хокукы барлыгын да искәртә.

«Ханафитских фикх» басмасының баш мөхәррире буларак, Дамир Мөхетдинов динара никах мәсьәләсендә хәнәфи мәзхәбе буенча фикер йөртү ягында. Башка диннәрнең дә фәтвадагы фикерләрне хуплавын ассызыклап, гаилә институтын саклауның мөһимленә басым ясый. Мөфти Равил Гайнетдиннең “Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон» китабыннан өзек тә китерә ул: «Бер каннан булган туганнар арасында никах укылмый. Башка диннән булган ир-атка кияүгә чыккан мөселман кызына да никах укылмый, чөнки ул балаларны тәрбияләү һәм исламны югалту куркынычы белән бәйле.

Мөселман ир-аты башка диндәге кызга өйләнсә, монда да билгеле бер чикләр бар, күп Аллаларга табынган яки Аллаһка ышанмаган кешегә өйләнү тыела. Ә яһүди һәм христиан динендәгеләргә ярый. Тик монда кияүнең әти-әнисенә улларының дини карашларына игътибар итәргә кирәк.  Ул бу яктан зәгыйфь һәм аның яки балаларының исламнан китү куркынычы булса, андый никахны булдырырга ярамый».

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә, конфессияара никахның “хатын-кызга ислам дине якын булып, ул аның кануннарын хөрмәт итсә һәм иренә балаларны ислам традицияләре буенча тәрбияләргә каршы килмәсә”, рөхсәт ителүен билгеләп узган.
Тулырак газетабызның җомга санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading