Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.
Әмма җәннәт юлы җиңел түгел. Дөньялыкта кайбер очракларда адәм баласына ташламалар каралган кебек, ахирәттә дә ниндидер йомшаклыкка өмет итә алабызмы? Мөслим җыентыгында килгән, Ибн Габбастан риваять ителгән хәдисне карыйк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әйткән: «Кыямәт көнендә өммәтләр күрсәтелер. Ягъни кыямәт көнендә бик күп халык килер, алар белән пәйгамбәрләр булыр. Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр».
«Кайбер пәйгамбәрләр янында бер кеше дә булмас» дигәнгә игътибар итегез әле. Хәзерге тормышта да күрәбез: бер кеше үзе дингә килгәннән соң, әти-әнисен, туганын, күршесен, ире-хатынын Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, Аның кушканнарын үтәп, намаз укып, ураза тотып яшәргә чакыра. Үзе күркәм үрнәк тә күрсәтә югыйсә, ләкин якыннарын үз артыннан ияртә алмый. Без, имамнар да, шул кеше хәлендә түгелме соң?! Никадәр сөйләп-аңлатып, үрнәк күрсәтеп тә, артыбыздан санаулы кешеләр генә иярә. Ни өчен шулай? Әле генә искә алган хәдис безгә шуны күрсәтә: хәтта пәйгамбәрләр дә үзләренә теләктәшлек итүчеләрне авырлык белән тапканнар. Димәк, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Пәйгамбәр булып пәйгамбәрләр дә дингә авырлыклар аша әйдәгән. Ә без үзебез артыннан өере белән кеше ияреп баруын телибез! Телибез икән, димәк, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез. Чөнки ниятеңнең изге икәнен һәм хак юлда булуыңны беләсең, Аллаһыга ихластан инанасың. Шулай булгач, туктама, өндәвеңне дәвам ит! Ә нәтиҗәсен Аллаһы Үзе генә бирүче.
Кешенең психологиясе шундый – ул күпчелеккә иярүчән. Күпчелек белән бергә гөнаһ кыла, күпчелеккә ияреп хәрамга керә. «Әнә бит, фәләннәр дин тотмаса да, шәп яши. Байлыгы да бар. Нигә мин алардан аерылып торырга тиеш», – дип үзенең гамәлен аклый.
Әмма Аллаһы Тәгалә күпчелеккә карап алданмаска, алар артыннан барып, җәһәннәм газабына эләкмәскә чакыра: «Әгәр дә син җир йөзендәге күпчелеккә буйсынсаң, алар сине Аллаһының хак юлыннан адаштырырлар. Чөнки алар бары тик якынча чамалауга (фаразлауга) гына иярәләр һәм алдашалар» («Әнгам» сүрәсе, 116нчы аять).
Әгәр алар Аллаһының әмеренә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дәгъвәтенә буйсынып эш итсә генә, күпчелеккә иярергә була. Ә кемнәрнеңдер уйдырмаларына ышану – шайтан коткысына бирелү.
Ә бүген ни күрәбез? Бар шундыйлар: алар хәдисләрне, аерым бер аятьләрне китереп, үзләренә кулай булган фикерне сайлап, шуның нигезендә гамәл кыла. Ә җәннәт юлында булышчы булырдай гамәлләр кылырга чакыручы мөселман кардәшенең фикерен кабул итмиләр дә. Андыйлар Аллаһы сүзенә, Пәйгамбәребез (с.г.с.)
сөннәтенә бәя бирә башлый, хәтта шик тә белдерә. Мәсәлән, ни өчен биш вакыт намаз билгеләнгән, ә өч кенә түгел? Гомрә кылу тәртибе ни өчен болай ул, ә башкача түгел? Шуның кебегрәк сораулар биреп, бүгенге тормышка яраклы мантыйк эзләргә маташалар.
Шөкер, динебез – камил дин. Фанилыктагы тормышыбыз белән бәйле һәр мәсьәләдә дә җавап таба алабыз. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт булсынмы, сәламәт яшәү рәвешеме – барысы да җентекләп канунлаштырылган. Дөрес, адәм акылы җитмәгән нәрсәләр дә бар: кабер газабы, кыямәт көне михнәтләре... Чөнки организмыбыз мөмкинлеге чикле. Шул исәптән акылыбыз да. Әмма шул чикләнгән акылыбыз белән без барысын да аңларга һәм аңлатырга тырышабыз.
Шунысын да аңлыйк: гыйлемнең безгә тиеш һәм кирәк кадәрен Аллаһы Тәгалә изге китабыбызда күптән аңлаткан инде. Бары тик шуны кабул итәргә генә кирәк.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисенә кайтыйк: «Кыямәт көнендә кешеләр һәм пәйгамбәрләр җыелган җирдә бик зур кара тап булыр, –– дип дәвам итә пәйгамбәр ул хәдисендә. – Кешеләр төркеме кара тап булып күренер икән. Бу минем өммәтем, диеп уйладым мин. Әмма ул – Муса г.с. өммәтедер. Бу – аңа иярүчеләрнең күплегенә дәлилдер. Шулай ук тагын да зуррак бер төркем булыр. Монысы исә минем өммәтем. Шул кыямәт көнендә җыелган халыкның 70 меңе җәннәткә хисапсыз керер» (Мөслим). Хаҗ кылганда да күрәбез бит: халык кара, ак киемнәрдән төркем-төркем булып җыелып гыйбадәт кыла.
Җәннәткә хисапсыз керү бәхетен күз алдына китерәсезме сез? Нинди зур бәхет ул! Йә, әйтегез, кайсыбызның шушындый өстенлектән баш тартасы килер?!
Күпләрегез яхшы белә, дөньяви тормышта, хезмәт урынында квартал, ярты ел саен хисап бирәбез. Салым органнарыннан да, тикшерүләрдән дә куркып торабыз. Кыямәт көнендә исә квартал өчен дә, ел өчен дә түгел, ә тулы бер гомеребез өчен хисап тотачакбыз. Фанилыкта әле син хатаңны төзәтә аласың, ә монда исә андый мөмкинлек юк, ул көндә синең җәннәткә яки тәмугка керүең хәл ителә. Сорау алуны көткәндә, сиңа һичкем җитешмәгән документларны да китереп җиткерә алмый, кемгәдер шалтыратып «отсрочка»-кичектерү дә ала алмыйсың...
Пәйгамбәребез (с.г.с.) шушы хәдисен сөйләгәннән соң, мәчетеннән өенә кереп китә. Сәхабәләре исә уйга кала. Кемнәр икән соң ул 70 мең арасына керүче бәхетлеләр?
Безнең күбебез үз алдына мондый сорауны куймый да. Тәкъвалыгыбыз шулкадәр зәгыйфь ки, без ул хакта уйлап та карамыйбыз. Безгә концерт, тән ләззәте, матди әйберләр кирәгрәк. Ә ахирәт, мәңгелек турында уйларга вакытыбыз юк.
Сәхәбәләр исә Пәйгамбәребезнең (с.г.с.)
һәр сүзенә илтифат итеп, гыйлем сандыгын баетырга тырышкан. Җәннәткә хисапсыз керүчеләрне алар менә ничек аңлаткан: 70 мең хисапсыз керүчеләр – хакыйки фитра белән туып, Аллаһы Тәгаләгә беркемне тиңдәш кылмый, бары тиң Аңа гына буйсынып яшәүче балалар – тәүхид ияләредер. Димәк, бу балаларны кечкенәдән үк ислам юлына юнәлдерү тиешлеген ассызыклый. Җәннәткә хисапсыз керүнең һәм керүчеләрнең бер төркемен сәхабәләр шул рәвешле шәрехләгән.
Сүз дә юк, баланы кечкенәдән Аллаһы нигъмәтләре белән генә кызыктырып, ялгыш юлга басуыннан Аллаһы җәзасы белән генә куркытып тәрбияләү тиеш. Намаз укысаң – Аллаһы җәннәт бирә, ураза тотсаң – сәламәтлегең яхшыра. Коръән ятлыйсың икән, һәр хәрефе өчен әҗер-савап аласың. Харам тормыш алып барасың икән – үзеңне дә, әти-әниеңне дә газапка дучар итәсең дип.
Сәхабәләрнең икенче бер төркеме исә җәннәткә хисапсыз керүче кешеләр дип, сәхабәләрне атаган. Чөнки алар – Пәйгамбәр (с.г.с.) белән берлектә, дин таратуда ихластан эшләүчеләр.
Берникадәр вакыттан соң, Пәйгамбәр кире мәчеткә керә һәм, сәхабәләрнең аңлатмаларын тыңлаганнан соң, үз сүзләренә аңлатма бирә:
Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең беренче төркеме – үзен өшкерүне сорамаучылар. Ягъни, бозым, чирдән арындыруны сорап, кемгәдер бармаучылар. Ләкин игътибар итегез, бу һич кенә дә өшкертергә бару тыелган, дигән сүз түгел. Бу аерым бер кешеләрнең, шифа сорап, турыдан-туры Аллаһыга мөрәҗәгать итә алулары хуплана, дигән сүз. Кем ашадыр түгел, ә үз-үзеңне өшкереп дәвалый алырлык дәрәҗәдә гыйлемле һәм тәкъва булу әнә шундый зур өстенлек бирә икән. Гомумән, мөселман кешесе ниндидер ихтыяҗы булса, ул аны Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга тиеш. Үзе башкара алган эшне эшләве – мөселманны бизи торган күркәм бизәк.
Әмма киңәш сорау – кешегә хәҗәтең төшү түгел. Гыйлемең җитмичә ниндидер начар гамәл кылганчы, белүчеләр белән киңәшләшүең шулай ук күркәм гамәлләрдән. Чөнки моны безгә Аллаһы Тәгалә әмер итте: «Әгәр сез белмәсәгез, белүчеләрдән (гыйлем ияләреннән) сорагыз» («ән-Нәхел» сүрәсе, 43нче аять).
Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең икенче төркеме: ут белән кыздырып дәваламаучылар. Пәйгамбәребез (с.г.с.)үзенең кайбер хәдисләрендә телгә ала: «Өч төрле дәвада шифа бар: бал эчеп дәвалану, кан алдыру, ягъни «хиҗама» һәм ут белән кыздырып (прижигание) дәвалау» (Бохари).
Әмма Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм ут белән кыздырып дәвалауны мәкрүһ кылды. Башка төрле дәвалау ысуллары куллану мөмкин булмаганда гына бу юл белән шифаландыру рөхсәт ителә. Әмма ул хәрам саналмый. Ни өчен мәкрүһ? Чөнки ут белән эш итү, җәзалау, куркыту, сабак бирү Аллаһыга гына хас гамәл.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әйткән: «Аллаhы Тәгалә чир җибәрә икән, шуның белән бергә аның шифасын да җибәрә» (Бохари). Сырхауны дәвалау юлларын тулысынча өйрәнгәннән соң гына, иң ахыр чиктәге өмет буларак, ут белән кыздырып дәвалауны кулланырга мөмкин.
Ырым-шырымга, юрау-хорафатларга, багуларга ышанмаучылар да хисапсыз җәннәткә керүчеләрдән. Карагыз, бүген үзен мөселман дип санаган ничә мең кеше иртән «Бисмилләһ» дип әйтәсе урында, йолдызлар фаразын укый. Ничә йөз кеше юлын кара мәче кискәнгә уфтана, ашарга әзерләгәндә кулыннан пычагын, кашыгын төшереп җибәрсә, өенә кунак килә дип ышана. Ә бит ислам динендә гамәлләреңнең уңышлы булуы бары тик Аллаһыдан гына тора. Мәче ауга бара торгандыр яки киресенчә кайтып киләдер. Канатлары булса очып кына узар һәм сез күрми дә калыр идегез. Юк шул, ул бит җирдән йөри торган тереклек иясе. Буш чиләк тоткан күршегез дә сезнең кебек үк эш белән йөри: аның суга барышы.
Ырымнарга ышанып, без Аллаһы турында начар уйлап, гөнаһка батабыз.
Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең дүртенче төркеме – Аллаһыга тәвәккәл итүчеләр, ди Пәйгамбәребез (с.г.с.).
Ни генә булмасын, чирме ул, әллә бәхетсезлекме – барысы да тәкъдиребезгә алдан ук язылган булуына икеләнүләрсез ышанырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әйт: «Безгә Аллаһы фарыз иткән нәрсәдән башка һичнәрсә ирешмәс».
Мисал өчен: юлда машинада барасыз. Чак кына һәлакәткә эләкми каласыз. Алдагы машина белән ике араны тиешле ераклыкта тоту булышты, дип уйлыйсыз. Юк. Аллаһы Тәгалә шулай хөкем итә. Сабак өчен борчуын бирә, сынау өчен уңай нәтиҗәгә ирештерә. Уйлану өчен сынау китерә.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем Аллаһыга тәвәккәл итсә, аңа шул җитәдер» («Талак» сүрәсе, 3нче аять). Ә хәзер Аллаһының сүзләре турында уйланыйк: «Кем дә кем өеннән чыкканда:«Бер Аллаһыга тәвәккәл итәм, Аннан башка беркемдә көч-куәт юк», – дип әйтсә, һичшиксез, бу кеше – туры юлда, аның бөтен проблемалары чишелер һәм ул иминлектә булыр».
Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Димәк, җәннәткә хисапсыз керүчеләр дүрт төркемгә бүленер:
– өшкерү, бозым, чирдән арындыруны сорап кемгәдер бармаучылар;
– ут белән кыздырып дәваламаучылар;
– ырым-шырым, юрау-багуларга ышанмаучылар;
– Аллаһыга тәвәккәл итүчеләр.
Әгәр дә кеше, шушы хәдисне ишеткәнче әлеге харам гамәлләрне кылган булса, ул тәүбә итәргә тиешле. Аллаһы Тәгалә – Кичерүче.
Ул күрсәткән туры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!
Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар