Пәйгамбәрдән: “Кайсы сәдака мөһимрәк?” – дип сораганнар. Ул: “Ярлы булудан куркып, байлык сорап, үзең исән-сау була торып биргәне. Тик сәдака бирүне озакка сузмагыз! Үлем бугазыгыздан килеп тоткач кына хәер бирергә тотынмагыз! Ул кеше инде сәдакага мохтаҗ булмаска да мөмкин”, – дигән.
Хәер бирүнең нинди саваплары һәм шартлары бар? Аны нинди ният белән бирергә кирәк? “Казан нуры” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка без шул сорауларны юлладык.
– Ислам динендә сәдака зур урын алып тора. Бердән, ул кешеләрне якынайта, социаль яктан алып караганда да, төрле катлаулар арасында тигезлек булдыра, бай кеше сәдака биреп, күңелен пакъли, ә мохтаҗ кеше өчен ул матди ярдәм санала. Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә малны бертөрле бирми, байларның да, мохтаҗларның да булуы кирәк. Сәдаканың нәфел һәм фарыз төрләре бар. Фарыз сәдакаларга зәкят керә. Зәкят гарәп теленнән “чистарыну” дигәнне аңлата. Рамазан аенда: “Нишләп әле сәдаканың күләмен билгели башладылар”, – ише сүзләрне күп ишетергә туры килә. Сәдаканың күләме юк, зәкятнеке бар һәм ул исламның биш баганасың берсе булып тора. Синең ел әйләнәсендә билгеле бер нисабта тик торган малың булса, аның кырыктан бер өлешен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирергә тиешлесең. Фитыр, фидия һәм гошер сәдакасының да үз күләме. Бу сәдакаларны бирмәсәк, гөнаһлы булабыз. Аллам сакласын, малыбызның бәрәкәте дә булмаска мөмкин. Гошергә дигән бер-ике чиләк бәрәңгене бирмичә саранланып торсак, базыңдагы бер биш чиләк бәрәңгең череп, ташларга да туры килмәгәе.
– Без нишләптер сәдаканы акча яки матди әйбер белән генә бәйләп карарга күнеккән.
– Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Елмаю да сәдака”, – дигән. Борчуы яки кайгысы булган кеше янында утырып тору, аны юату, киңәшләр бирү дә сәдакадан китә. Хәтта юлда яткан ташны алып кую да сәдака булып санала. Ир-атның гаиләсенә акча алып кайтуы, хатынының аны матур итеп каршы алуы, тәмле ризыклар белән сыйлавы да сәдака. Без боларга ничектер гадәти әйбер итеп карарга күнеккән, әмма ниятебез Аллаһ ризалыгы өчен икән, көндәлек тормышыбыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә савап алабыз.
– Сәдаканы бирү тәртибе бармы?
– Сәдаканы яшереп бирү хәерлерәк. Тик кайбер урында, башкаларны да яхшылык кылырга өндәү максатыннан, ачыктан-ачык бирү дә гаеп түгел. Әйтик, социаль челтәрдә авыру балага ярдәм итүләре турында күп язалар, ниятең дөрес булганда, монда бернинди дә каршылык юк. Фотоларны үзебезне әйбәт яктан күрсәтү, мактату өчен махсус куйсак, Аллаһ каршында савабы азрак була. Башка игелекле гамәлләр кебек үк, хәернең дә әҗер-савабы төрлечә: уннан алып җиде йөзгә кадәр язылырга мөмкин. Яхшы ният белән бирелсә, әҗер-сава- бы да күбрәк булыр.
– Пәйгамбәребезнең, сәдака ул – дәлил, дигәнен ничек аңларга?
– Галимнәр арасында ике төрле караш яши. Бер төркем галимнәр, сәдака ул – иманның дәлиле, ди. Аллаһка ышанган кеше хәер бирүдән бер дә тайчынмый. Икенчеләре, сәдака – кыямәт көнендәге дәлил, дип белдерә. Кыямәт көнне без малны нинди юллар белән табуыбыз, аларны нәрсәгә сарыф итүебез хакында хисап бирәчәкбез. Малдан зәкят чыгарган булсак, ул Аллаһ каршында дәлил булып торачак. Монда да бик игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр хәрәм юл белән табылган малдан сәдака биреп, чистарынам дип уйлый. Аның бернинди дә файдасы юк. Сәдаканың хәләл малдан бирелүе шарт. Әйтик, хәрәм юл белән табылган малдан бирелгән сәдакага мәчет төзелсә, аның бәрәкәте булмаска, анда халык йөрмәскә мөмкин. Адәм баласы үзенә кирәкмәгән әйберне дә сәдака итеп бирергә ярата. Киресенчә, иң матурын, иң яхшысын, үзең дә кызыккан әйберне бирсәң, ул иң зур сәдака була. Корбанлык сатып алганда да, акчам янга калыр дип, кечкенәрәк булганын арзанракка алырга тырышучылар бар. Бу да дөрес түгел. Зуррагын һәм кыйммәтлерәген алудан курыкмаска кирәк, савабы да күбрәк булыр. Кыямәт көнендә җиде төрле кеше Аллаһның рәхмәт күләгәсе астында булыр ди. Аның берсе – сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше.
– Бурычы булган кешене кичерү дә сәдака икән?..
– Бурычны гафу итә белү, кемнеңдер бурычы барлыгын белеп, үзенә әйтмичә генә аның өчен түләү дә – сәдака. Кем өчендер ул гыйбрәт, ә кемгәдер сабак булырга мөмкин. Берәү кеше күрмәгәндә яшереп кенә сәдака бирүнең саваплы икәнен белгән дә, төнлә урамда очраган беренче кешесенә сәдака биреп киткән. Иртән бай кешегә хәер биргәннәр икән дигән сүз тарала. Икенче көнне тагын төнлә юлында очраган кешегә сәдака бирә. Анысы угры була. Өченче көнне зина кылырга бара торган кешегә биргән булып чыга. Теге бай кеше үзем бай була торып хәер бирмим икән мин дип тәүбәгә килә. Угрыга да, зина кылучыга да сәдака алгач оят булып китә. Әмма бөтен очракта да бурычны кичерергә кирәк түгел. Мохтаҗ кешенең бурычын гел гафу итеп, ул шуңа ияләшеп китәргә, ялкауга да әйләнергә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәер соранып торган кешегә балта биргән. Урманга барып агач кисәргә һәм аны утын итеп ярып сатарга кушкан. Шулай акча эшләп, ул кеше гаиләсен туендыра башлаган.
– Иң саваплы сәдака ул кайсы?
– Үзеңә булганы. Иң беренче чиратта үзең мохтаҗ булма. Аннары гаиләң, якыннарың. Үз гаиләң ач утырса, кемгәдер сәдака белән булышуың дөрес нәрсә түгел. Туганнарың арасында мохтаҗ бар икән, башта аны карарга кирәк. Мәчетләргә сәдака бирү дә зур савап. Мәчетнең утына, суына түләргә акчасы булмаса, суык мәчеткә килеп намаз укучы булмый. Мәчет бит ул Аллаһ йорты, аны кемнекедер дип карарга кирәкми. Мулланың кесәсенә китә ул дип, сәдака бирергә шикләнүчеләр дә бар. Шикләнәсең икән, лампочка алып кил дә борып куй. Ул янып торган вакытта сиңа савабы да барып тора. Сәдака ул савап кына түгел, җәһәннәм утыннан саклану чарасы да. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Җәһәннәм утыннан ярты хөрмә җимешен биреп булса да сакланыгыз», – ди.
– Аның: “Авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз”, – дигән хәдисе дә бар бит әле.
– Мохтаҗ кешенең ихлас догасы сәбәпле, авыруыгызга шифа килергә мөмкин. Сәдака биреп мохтаҗ кешене сөендерәбез, аның шатлыгын күреп, безнең дә кәеф күтәрелә, шул энергетика безгә дә күчә. Шайтан коткысына ияреп, сәдака биреп үзем дә акчасыз калам дип куркырга кирәкми, ул малны киметми. Сәдакагыз хакына Аллаһы Тәгалә көтмәгән урыннан да ризык бирәчәк. Әйткәнемчә, сәдака ул акча, мал гына түгел. Кешенең чиләгенә су алып салу да, адашып йөргән кешегә юл күрсәтү дә – сәдака.
– Мин сәдака иясе түгел дип, хәердән баш тартырга ярыймы?
– Кешенең үз ихтыяры. Бирәләр икән, үпкәләтмәс өчен, рәхмәт әйтеп алып, икенче көнне мохтаҗ кешегә бирә аласың. Югалган әйбергә юлыксаң, хуҗасын эзләп тә таба алмасаң, шул табылдыкны сәдака итеп бирергә кирәк. Савабы хуҗасына да булачак.
– Сәдаканы нинди ният белән бирергә?
– Аллаһ ризалыгы өчен дип. Мәет өчен бирү гадәте бар, анда да дөрес ният кирәк. Мәет рухына дип түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, әтием яки әнием исеменнән дип бирергә кирәк.
Комментарийлар