16+

Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?..

Шуны уйлыйм әле... Ии, «надан» да булган инде безнең әби-бабаларыбыз! Хәзер итәктән төшкән бала белгәнне дә белмәгәннәр бит. Яз-кышларның ничек килүен, бүген-иртәгә көннең аязмы-яңгырлымы булуын, бу атнада йолдызларның нәрсә вәгъдә итүен каян белсен инде алар!

Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?..

Шуны уйлыйм әле... Ии, «надан» да булган инде безнең әби-бабаларыбыз! Хәзер итәктән төшкән бала белгәнне дә белмәгәннәр бит. Яз-кышларның ничек килүен, бүген-иртәгә көннең аязмы-яңгырлымы булуын, бу атнада йолдызларның нәрсә вәгъдә итүен каян белсен инде алар!

Ә менә без бигрәкләр дә «акыллы» инде. Әле яңа гына хәреф таный башлаган бала да нинди йолдыз астында туганын, бу елда аны нәрсә көтәсен әллә нинди вәгъдәләр белән тулган йолдызнамәләр аша белә, таныша, чөнки телевизордагы тапшырулар, газета битләре йолдызлардан «килгән» хәбәрне һәрдаим мулдан җиткереп бара. Җитмәсә, беренче каналда популярлашып киткән, олылар гына түгел, балалар да яратып карый торган «Давай, поженимся!» шоу-тапшыруында бик чибәр апа да тәфсилләп йолдызлар теле белән сөйли. Менә шуннан соң кавышып кара инде син туры килмәгән кешең белән! Әнә бит нәрсә ди ул: Үгезбозау йолдызлыгы астында туганнар белән Игезәкләр берсен-берсе күралмый икән. Аларның никахлары барып чыкмый да чыкмый, ди. Әле бит өстәвенә: берсе - Җир, икенчесе Һава стихиясендә туган! Нәкъ җир белән күк аермасы инде... Төрле йолдызнамәләргә, ырымнарга ышанган, болай да парлаша алмый интеккән хәзерге яшьләр өчен тагын бер киртә инде бу.
Гомерләре буе берсен-берсе олылап, хөрмәтләп яшәгән әби-бабайларның йолдызлыкларын үземчә тикшереп алдым әле... Баксаң, шәҗәрәбез агачындагы әллә ничә пар, бер-берсенә туры килмичә, гомер кичергәннәр икән! Җитмәсә, һәр гаиләдә 6-7 бала үстергәннәр. Бу гаиләләр йолдызлар әйткән «тәкъдир»не үзгәртү юлын тапканнармы? Әллә инде йолдызлар астрологлар белән «аралашкан» вакытта кәефсез булганмы?
Кайберәүләрнең: «Көндәлек йолдызнамә укымыйча өйдән дә чыкмыйм», - дигәнен ишеткәнем бар. Имеш, алда нәрсә буласын белгәч, күңелсезлекләргә алдан ук әзерләнеп куярга мөмкинлек бар. Уйлап кына карыйк әле, җир йөзендә якынча 6 млрд кеше яши, шуны зодиаклар билгеләре санына, ягъни 12гә бүлсәк, һәркайсына якынча 500 млн кеше туры килә. Әгәр шул хыялый ялганчыларның йолдызнамәләре дөреслеккә туры килсә, әлеге 500 млн кеше бер холыкта һәм аларны бер үк язмыш көтә дигән сүзме бу?! Ярый алайса, шулай булсын да, диик. Беркөнне интернет челтәрендә үз йолдызлыгымның сәер генә фаразы күзгә чалынды: «Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ир-атларга «кыз» түгеллекләрен, ә кызларга «кыз» икәнлекләрен исбатларга туры киләчәк». Әбиемнең дә туган көне бу йолдызлыкка туры килүен исәпкә алсаң... Кыскасы, бу фараз минем кәефне хәйран гына күтәрде.
Сүз дә юк, кайбер очракта йолдызларның «сүз»ләре чынга ашарга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, алар бар нәрсәне дә төгәл әйтә алмыйлар, күбрәк гомуми сүзләргә таяналар: кияүгә чыгарга мөмкинсез, эш югалту куркынычы бар, кәефегезне төшерүче хәбәр ишетерсез һ.б. Әлбәттә, 6 млрд халык арасында әлеге фаразларны үз җилкәсендә татучылар табылыр. Ләкин бу әле йолдызнамәләргә сукырларча ышанырга ярый дигән сүз түгел. Йолдызларның күңелсез хәбәрләр вәгъдә итүен укыган, шуңа чынлап торып ышанган кеше үзен шул тискәре күренешкә әзерли, шуны көтә башлый. Тормышы үз җае белән баруын дәвам итсә дә, ул, үзе дә сизмәстән, баш миен инде программалап куя, кәефсезләнә, курка. Нәтиҗәдә «йолдызлар вәгъдә иткән» күңелсезлеккә очрый.
Күпме исраф, күпме ялган, күпме гөнаһ... Ә бит ислам дине мондый түбәнчелекле коллыкның рухны зәгыйфьләндерүен искәртә һәм йолдызнамәне укуны, аңа ышануны тыя. Ул сихерчелек, багучылык белән бер рәттә карала. Бу сүзләргә дәлил Коръәндә бирелгән: «Яшерен нәрсәләрне белү ачкычы Анда гына, Аннан башка беркем дә аларны белми» («Кырмыскалар», 65) яки «Яшерен нәрсәләрне белүче, Илчеләрнең кайберләреннән башка, беркемгә дә бу серләрне ачмый» («Җеннәр», 26-27).
Иртәгә, киләсе атнада, икенче елда кеше тормышында ниләр булмас... Моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә, һәм шулай хәерле дә. Кеше киләчәктә ни буласын белеп кенә аны үзгәртә аламы? Юк. Әгәр кеше үзенең үлеме турында алдан белсә, ул тыныч күңел белән яши алыр идеме? Әлбәттә, юк. Алайса алдагы тормышны белү ник кирәк, аннан ни файда? Тәкъдирне бит йолдызлар түгел, ә Аллаһ яза. Йолдызларның иртәгәге көн өчен тузга язмаган фаразларын укып утырганчы, Аллаһтан иртәгәге көн өчен исәнлек-саулык сорау хәерлерәк тә, саваплырак та булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading