16+

Казанда 1 000 хатын-кыз өчен ифтар узачак

Россиядә хатын-кызлар өчен оештырыла торган иң зур ифтар быел Казанда алтынчы тапкыр узачак. 23 апрельдә оештырыла торган “Fashion Iftar”га бер мең хатын-кыз чакырулы. Алар арасында блогерлар, медиа шәхесләр, вип-кунаклар да бар.   

Казанда 1 000 хатын-кыз өчен ифтар узачак

Россиядә хатын-кызлар өчен оештырыла торган иң зур ифтар быел Казанда алтынчы тапкыр узачак. 23 апрельдә оештырыла торган “Fashion Iftar”га бер мең хатын-кыз чакырулы. Алар арасында блогерлар, медиа шәхесләр, вип-кунаклар да бар.   

Ифтарның партнеры – “Туган авылым” комплексын оештыручыларның берсе булган Радик Абдрахманов билгеләп үткәнчә, узган елны ифтарга биш йөз кеше чакырылган булган. Әмма анда катнашырга теләүчеләрнең саны артып торганга, быел заманча зуррак мәйданчык табып, бер мең кешене чакырырга булганнар. Ифтар “Ak Bars Retro Cars” күргәзмәләр комплексында үтәчәк. Чакырулы аш мәҗлесе булганга, бу ифтарга без аерым игътибар бирәбез, анда ресторан менюсы булачак, чара файдалы һәм кызыклы үтәргә тиеш, диде ул.  

Баштагы елларда гади ифтар буларак үткәрелсә, соңгы өч елда анда модалар күрсәтелә башлаган. 
– Безнең максат та мөслимә хатын-кызлар өчен үз стилен табарга булышу. Икенче максат – аралашу даирәсен булдыру. Быел тагын бер максат өстәлде. Кызыл төсле дресс-код керттек. Кызыл төс ул – игътибар җәлеп итү. Шуның белән хатын-кызлар проблемасына, аерым алганда, күкрәк сәламәтлегенә игътибар юнәлтәсебез килде. Аллаһ матурлыкны ярата. Ифтар аша шуны да күрсәтергә телибез, – ди проектның авторы, Modest Coveredга нигез салучы Җәннәт Мингазова. 

Ифтарда җырчыларның чыгышлары да көтелә. 
– Эльмира Кәлимуллина, Айрат һәм Радик Яруллин чыгыш ясаячак. Ришат Төхвәтуллин килергә вәгъдә итте. Элвин Грейның бу көнне концерты була. Үзгәрешләр керә калса, ул да килергә тырышам, дип әйтте. Әле тагын башкалар да булачак. Сөйләшүләр бара, – диде Радик Абдрахманов.   
Чарага барырга теләүчеләр Modest Covered телеграм-каналында теркәлә ала.
Фото: https://islam-today.ru Автор: Ильмира Гафиятуллина

Ифтар, ислам и мода: совместимые ли понятия?Фото: Ильмира Гафиятуллина

Ифтар, ислам и мода: совместимые ли понятия?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading