Шәһри Казан

Казанда «Давай поженимся» проектының мөселманчасы барлыкка килде

Казанда инде бер ел мөселманнарга хәләл җефетләрен табарга ярдәм итүче "Сәгадәт" проекты чираттагы чарасын уздырды. Бу хакта "Татар- Информ" хәбәрчесенә проектның авторы Айгөл Сабитова хәбәр итте.

Проект тормышка ашканнан бирле алты очрашу уздырылган, дүрт пар өйләнешкән."Сәгадәт"нең алып баручысы Фәнияр Шәкүров проектта төрле милләт кешеләре катнашу сәбәпле, очрашулар рус телендә алып барылуын белдерде. "Белүебезчә, динебездә милләтләрне аеру юк", - ди ул.

Аның әйтүенчә, кайбер кызлар мөселман гаиләсеннән булса да, дин тотмаучыларга яки башка диндәгеләргә кияүгә чыга. "Дин кардәшләребез башка диндәгеләр белән буталмасын өчен дә бу бик күп файда китерә. Мөселманнарны кавыштырып динне үстерү - безнең максатларыбызның берсе. Без аларны төрле уеннар аша таныштырабыз, сәләтләрен күрсәтәбез, аларның танышуына сәбәпче булып торабыз. Проектка каршы төшүчеләр юк, ярдәм итергә теләүчеләр күп. Мөфтияттән безгә рәхмәт хатлары тапшырып, безнең күңелебезне күтәрделәр", - ди ул.

Айгөл Сабитова әйтүенчә, мөселман егете урамда очраган кыз белән танышмаячак, шул сәбәпле, яшьләрнең бер-берсен табышуында проблемалар бар. Шул сәбәпле, Айгөл Ислам кануннарын бозмыйча очрашулар оештырырга булган.

"Башыма мондый уй килгәч, ике атна эчендә таныш булган егетләр һәм кызларны чакырдым, җыелдык. Бу очрашудан соң, якын дустым Дамир Зарипов миңа логотип, исем уйларга ярдәм итте. Шуннан без эшне бергә дәвам иттек. Нинди исем бирергә дип озак уйладык һәм "Бәхетлеләр" дигән исем бирергә булдык. Ләкин мин ул исемнең гарәп телендә булуын теләдем. Шуннан соң "Сәгадәт" дип исем бирдек", - дип сөйләде ул.

Очрашулар айга бер тапкыр уза, һәр очрашу төрле форматта, хәләл кафеда үткәрелә. Алып баручы Фәнияр Шәкүров, мисал итеп, очрашуларның берсенең эчтәлеген сөйләде.

"Егетләр исемнәренә, исемнәренең беренче хәрефенә бәяләмә һәм ничә яшь икәнлеген әйтә. Икенче егет беренче егетнең исемен, исеменә сыйфат, һәм ничә яшь икәнен әйтә һәм шулай ук үзе белән таныштыра. Өченче катнашучы беренче һәм икенче катнашучыны кабатлый, үзе белән таныштыра. Егетләр үзләре белән таныштырганнан соң, кызлар үзләре белән шул ук тәртиптә таныштырып чыгалар", - дип аңлатты ул.

Реклама



"Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, кирәкмәгән җирләрдә танышучыларның гаиләләре нык булмый.

"Гомумән караганда, бик яхшы фикер. Чөнки элегрәк вакытларда әти-әниләре таныштырган бит инде. Бүген андый таныштырулар юк дисәк тә була. Хәзер егетләр клубларда, яисә башка кирәкмәгән урыннарда танышып гаилә коралар да, гаиләләре нык булмый. Әгәр дә очрашулар Ислам кануннарына каршы килми торган булса, матур әйбер, ә кануннарга каршы килә торган булса, анысын инде хуплый алмыйбыз", - диде ул.

Оештыручылар бу проектны алып баруда күп көчләрен куйган Гөлназ Фатыйхова , Алсу Гайнанова, Сөембикә Җәләеваларга бик зур рәхмәтләрен җиткерде.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    11
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 10:35
    Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.
    37
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 09:12
    Без русчаны татар теле аша өйрәндек Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 
    42
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 18:43
    Салават Фәтхетдинов: “Туган якны сагынып елый идем” “Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
    199
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    164
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:14
    283
    0
    3
  • 24 февраля 2018 в 12:09
    Уяну Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 
    163
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Помидорның ниндиен сайларга? Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).
    167
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.  Хәсән Туфан.
    79
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 05:11
    Сәламәтлек комбинаты урынында нәрсә булачак? Шәһәр уртасында бөтен кеше яратып йөргән Сәламәтлек комбинатын җир белән тигезләп куйдылар. Хәзер ул урынны койма белән уратып алганнар. Монда нәрсә булачак икән? Берәр сәүдә күңел ачу үзәге төзергә уйлыйлармы, әллә комбинатны яңартачаклармы?  Сөләйман Шакиров, Казан.
    110
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 17:14
    Айдар Галимов: «Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп төшерделәр» Айдар Галимов үзенең армия сафларында хезмәт итүе белән горурлана һәм ул чакларны сагынып искә ала.
    449
    0
    5
  • 23 февраля 2018 в 16:59
    Россиянең хоккей буенча җыелма командасы финалга чыкты! Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Олимпия уеннарында финалга чыкты һәм ул алтын медаль өчен көрәшәчәк.
    86
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    358
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    469
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    836
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    11
    0
    0