16+

Күңелне сәламәт саклар өчен 9 дәва

Мәгълүм булганча, адәм баласы төп өч өлештән тора: тән, җан һәм акыл. Тәнне без ашатып, киендереп, мунча кертеп, төрле физик күнекмәләр эшләп сәламәт тотарга тырышабыз, акылны мәктәптә, аннары урта һәм югары уку йортларында белем алып камилләштерәбез, ә менә җанны тәрбияләү мәсьәләсе күпләрне нигәдер уйландырмый, нәтиҗә буларак ул пычрана, зәгыйфьләнә һәм өзгәләнеп газаплана башлый.

Күңелне сәламәт саклар өчен 9 дәва

Мәгълүм булганча, адәм баласы төп өч өлештән тора: тән, җан һәм акыл. Тәнне без ашатып, киендереп, мунча кертеп, төрле физик күнекмәләр эшләп сәламәт тотарга тырышабыз, акылны мәктәптә, аннары урта һәм югары уку йортларында белем алып камилләштерәбез, ә менә җанны тәрбияләү мәсьәләсе күпләрне нигәдер уйландырмый, нәтиҗә буларак ул пычрана, зәгыйфьләнә һәм өзгәләнеп газаплана башлый.

Ә бит уйлап карасаң, тән белән акыл тәртиптә булып, күңел тыныч булмаса, кеше үзен бәхетле тоя алмый...

Коръән һәм хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, ислам галимнәре күңелне тәртиптә тотарга ярдәм итүче шундый дәва чаралары турында әйтә:

1) Коръән уку.
Биредә Коръән-Кәримне Аллаһы Тәгалә иңдергән телдә, ягъни гарәпчә уку турында сүз бара, әмма мәгънәсен аңлап уку яхшырак нәтиҗәгә ирештергәнен онытмаска кирәк. Иң беренче чиратта үзең яттан белгән, көндәлек намазларда кулланылган сүрәләрнең тәрҗемәсен өйрәнеп истә калдырырга кирәк. Коръәнне хәтем кылганда (тулысынча укып чыгарга ниятләгәндә) туган телдәге тәфсирне файдаланырга мөмкин.

2) Аз ашау.
Ашказанының ешрак буш булуы, ашаганда исә аны өчкә бүлү мөһим: ризык, су һәм һава өчен. Ашказанын шулай туклану дәрәҗәсенә җиткермәү тәнне генә түгел, күңелне дә сәламәтләндерә.

3) Төнге намазлар уку.
Биредә фарыз булган ястү намазы һәм төннең өченче өлешендә укыла торган тәһәҗҗүд намазы турында сүз бара (бөтен дөнья тынып, халык йокыга талган чакта кешенең гыйбадәткә басуы аның күңелен сафландыра һәм сәламәтләндерә).

4) Сәхәр вакытында догада булу.
Биредә Рамазан ае турында гына сүз бармый: ел әйләнәсендә ураза тотмаган вакытта да календарьларда “сәхәр вакыты” дип билгеләнгән вакыт аралыгында торып нәфел намазы уку һәм намаздан соң ихлас дога кылу күңелне сәламәтләндерүнең бик яхшы ысулы булып санала.

5) Тәртипле, тәкъва мөселманнар мәҗлесләрендә булу, вәгазьләнү, көндәлек тормышта да яхшы кешеләр белән аралашырга тырышу, күңелне яктырта һәм баета торган файдалы остазларга һәм дусларга ия булу.

6) Дини, гомумән, рухи җәһаләттә яшәүче бозык, тәртипсез кешеләрдән ерак  булырга тырышу (Аллаһны белмәүче һәм танырга теләмәүче, “үләм дә бетәм” диеп, ахирәт тормышына ышанмаучы кешеләр белән аралашу күңелне бик каты зарарлый икәнен онытмаска кирәк).

7) Белмәгән нәрсә хакында эндәшмәү, башкалар алдында гыйлемле күренер өчен белер-белмәс бернәрсә дә сөйләмәү (безнең намаз укучы тәкъва әби-бабайларыбыз да элек: “Белдем” дип тотылдым, “белмәдем” дип котылдым” дип әйтәләр иде).

8) Күп сөйләүдән һәм буш сүзләрдән саклану, шуңа вакытларын исраф итүче кешеләрдән читләшү (бу төргә вакытның исраф булуына этәрүче җиһазлар, әйтик, телефон, планшет, компьютерлар да керә (мәсәлән, инстаграмда сәгатьләр буе буш, файдасыз нәрсәләр карап вакытны исраф итүчеләр бар – әлбәттә, бу күңелгә зыян сала).

9) Хәләл ризык кына ашау, хәрам ризык һәм эчемлекләрдән бик нык саклану (хәрам ризык тәнгә дә зыян китерә, күңелне дә каралтып зәгыйфьләндерә, шуңа күрә ашау мәсьәләсендә хәләл-хәрамны кайгырту үзебез өчен дә, балаларыбыз өчен дә бик мөһим).

Ришат Курамшин әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading