16+

Кеше сүзенә, кыланмышына карап кына кире борылу – үз-үзебезгә хыянәт итү белән бер

Кызганычка, кайбер кешедән: “Ул бит мөселман, нигә шулай итә? Менә шуңа күрә дин тотасым килми дә инде...” – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Кеше сүзенә, кыланмышына карап кына кире борылу – үз-үзебезгә хыянәт итү белән бер

Кызганычка, кайбер кешедән: “Ул бит мөселман, нигә шулай итә? Менә шуңа күрә дин тотасым килми дә инде...” – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Кызык, әлбәттә. Әгәр берәр кешене бик нык яратып, аның янына барырга юл тотсак, башкаларга карамыйбыз бит, иң мөһиме – яраткан кешебез бар, аңа илтә торган юлны беләбез, бу безнең юл, безнең ихтыяр. Омтылуыбыз көчле булса, башкалар киртә була алмый.

Дин юлына басарга, Аллаһыга якынаерга теләгән кеше белән дә нәкъ шул очрак. Бу чагыштыру урынлы дип уйлыйм. Кайбер кеше намазга басарга, динне өйрәнергә тели, әмма бу эштә аңа динне дөрес аңлап бетермәүче кешеләр комачауларга мөмкин. Әлбәттә, бу очракта гыйлеме җитмәгән, динне белмәгән кеше югалып кала. Әмма без шуны төгәл аңларга тиеш: әгәр көннәрдән бер көнне Аллаһының әмерләрен үтәп яшәргә телим, дип карар кылабыз икән, бу юлыбызда нык торырга тиешбез. Кеше хаталы була ала, әмма ислам дине – күркәм, игелекле дин. Шуңа күрә безгә хаталанучылар үрнәк булырга тиеш түгел. Ә үрнәк шәхесләр бик күп,  ул – күпме кеше үзенә каршы булса да, үзенең юлыннан тайпылмаган, үзен рәнҗетсәләр дә, сабыр итеп, башкаларга бары тик хәерлелек теләгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, аның сабыр, көчле ихтыярлы сәхабәләре, динебез өчен гомерләрен фида кылган бөек галимнәребез һәм, әлбәттә, нинди авыр заманда да, диннән читкә тайпылмаган әби-бабайларыбыз. Алар Коръәнне йорттан йортка йөртеп укыган, намазларын калдырмаган... Бәлки тормышыбызның бу этабында барлыкка килгән, күңелне кайтаручы бу кешеләр безгә сынау булып торадыр? Бәлки шул рәвешле Аллаһы Тәгалә  ниятләребезнең ихласлы булу-булмавын тикшерәдер?

Кайбер вакытта берәүләр хакында: “Дингә керәсе килгән иде, әмма күңелен кайтардылар”, – дигәнне ишетәбез. Минемчә, әгәр кеше бар күңеле белән Раббысын танырга омтыла икән, аның күңелен үзе кебек үк гап-гади кешеләр кайтарырга сәләтле түгел. Әгәр инде шулай килеп чыккан икән, бу кеше ихластан Аллаһы Тәгаләдән юлында хәерле кешеләр җибәрүен сорарга тиеш. Әлбәттә, күңеле белән моны теләгән кешегә Раббыбыз, һичшиксез, юлын күрсәтәчәк, ярдәм итүче кешеләрен дә җибәрәчәк. Ә инде кеше сүзенә, кыланмышына карап кына кире борылу – үз-үзебезгә хыянәт итү белән бер.  Аллаһы Тәгалә хакында яхшы уйлап, Аннан гына ярдәм сорау, Аңа якынаю юлларын эзләү безгә барлык киртәләрне үтеп чыгарга ярдәм итәчәк һәм кирәкле, хәерле кешеләрне дә алларыбызга чыгарачак.

Имамнар Әл-Бохари һәм Әл-Мөслим тапшырган хәдистә Расүлебезнең әлеге сүзләре риваять ителә: «Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Мин колым Минем хакта уйлаганча булам һәм Мин, ул Мине искә алганда, аның белән бергә. Әгәр ул Мине күңелендә искә алса, Мин дә аны шулай искә алырмын. Әгәр ул Мине башка кешеләр янында искә алса, Мин аны тагы да яхшырак булучылар янында искә алырмын. Әгәр ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа терсәк озынлыгы кадәр якынаермын. Әгәр ул Миңа терсәк озынлыгы кадәр якынайса, Мин аңа сажин (элеккеге озынлык үлчәү берәмлеге) кадәр якынаермын. Ул Миңа атлап килсә, Мин аңа каршы чабармын».
***
Барыбыз да һәр очракта дога белән Аллаһыга мөрәҗәгать итә алабыз. Коръәни Кәримдә, Пәйгамбәребезнең сөннәтендә дога кылуның мөһимлеге, аның тәртибе, дога сүзләре китерелгән. Коръәннең “Әл-Гыймран” сүрәсенең 3 нче аятендә югарыда әйтелгәннәргә туры килгән дога бар. Ул болай дип яңгырый:
“Раббәннәә ләә түзигъ күлүүбәнәә бәгъдә из (“з” хәрефе сакау итеп укыла) һәдәйтәнәә вә һәбләнәә мил-ләдүңкә рахмәтән. Иннәкә әңтәл-вәһһәәб”.
Мәгънәсе: “Ий Раббыбыз! Безне туры юлга күндергәннән соң, күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир. Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең”.
Аллаһы Тәгалә юлларыбызга яхшы кешеләрне генә чыгарып, тәүфыйк-һидаятьтә булуларыбызны насыйп итсә иде.

Айсылу Юлдашева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading