Язу осталыгым чамалы икәнен белсәм дә, Әлфия Фазлыеваның «Иманлы сүз»дә басылып чыккан «Динне бозык динчеләр боза» исемле язмасын укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.
Дингә күңел белән бирелеп, аны аңлап, йөрәгең аркылы үткәрмичә кинәт кенә дини булып китеп булмый. Гыйбрәт алыр өчен, яңа вәгазьләр ишетеп, гыйлемемне арттыру өчен, динебезнең асылына төшәргә тырышып, мин бик күп мәчетләргә йөрим. Шулай ук динебез өчен, телебезне саклау өчен оештырылган төрле пикетларга һәм митингларга чыгам, әмма бер җирдә дә, автор әйткәнчә, урынлы-урынсыз дога кылып, үзләрен изгеләргә тиңләп, акыл сатып йөргән кешеләрне очратканым юк. Кешеләрнең яхшы ниятләренең чисталыгына шик туа икән, үзегезнең күңелегез, калебегез саф-пакь түгелдер дигән тәэсир кала.
Ән-Нәбивинең «40 хәдис» китабыннан бер хәдисне китерәм: «Гомәрнең улы әйткән (Аңа Аллаһының ризалыгы булсын): «Аллаһ расүле болай дигән: «Миңа кешеләр белән, алар Аллаһыдан башка иләһ юк, Мөхәммәд - Аның илчесе, дип әйткәнчегә кадәр, алар намаз укый һәм зәкят биргәнчегә кадәр көрәшергә кушылды, әгәр шуны эшләсәләр, алар Исламга тугрылыклы булып һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәгәннәренә кадәр мин аларның тормышын саклаячакмын». (Бохари, Мөслим)». Бу хәдис шаһәдәт кәлимәсенең әһәмиятен күрсәтә. Шаһәдәт кәлимәсен һәрбер кеше әйтә ала. Безнең төп бурычыбыз кешеләрне тикшерү түгел, бары искә төшерү генә. Хисап кылучы бары Аллаһы Тәгалә.
«Әле күптән түгел генә өстәл артында хәмер чөмереп утырганнар инде сакал үстереп, яулык бөркәнеп, чын дини булып кыланалар», - дигән сүзләрегезне үзегез аңлыйсызмы соң сез? Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безне соңгы гамәлләребез белән хөкем кыла. Кеше чын күңелдән, ихласлык белән тәүбә итсә, Ислам кануннарын хәленнән килгәнчә өйрәнеп, Коръән укып, һәм Аның буенча, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтләре буенча яшәсә, ул дини булып кылану булмый, ә чын мөселман - Ислам динендәге кеше була. Ислам динен, гореф-гадәтләрен кәсепкә әйләндергән берничә кеше белән бутамагыз сез аларны.
Исебезгә төшермәсәгез дә, мәчетләребезнең халык акчасына салынганын без бик яхшы хәтерлибез. Күбесенчә, шул авылдан чыккан эшмәкәрләр булышты. Сез һәрбер кешенең кылган гамәленнән начарлык эзләп язасыз. Кеше тәүбәгә килеп, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, җыйган байлыгыннан мәчет салырга өлеш чыгарган икән, моңа сөенергә кирәк, мәчет салдырган кешенең үлгәннән соң да гамәл дәфтәрләре ябылмый, аңа әҗер-савап язылып тора, мәчет салдырган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә үзенә аерым бер йорт булдыра, диелгән дини китапларда. Мәчетләргә берәү дә үз теләге белән хуҗа була алмый, чөнки имамнарны мөхтәсибәтләр куя. Мәчеткә «симез», «ялтырап» торган сәдака ташыган һәм мәчеткә «хуҗа» булып, шул баеган кешене күрсәтегез әле. Авыл мәчетләрендә җыелган сәдака акчасы утка, газга, суга түләргә дә җитми бит ул. Әйе, халык, мәчетләрнең хәлен җиңеләйтер өчен, сәдакаларын бирә, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен аларга. Бөтен кешеләрнең, дин әһелләренең барлык гамәлләрен кара буяуга буяп (берничә кеше аркасында) яла яккан өчен, Аллаһ каршында җавап бирәчәкне онытмасак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар