Ураза – бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү чарасы. Нигъмәтләр өчен шөкер итү акыл белән дә, шәригать буенча да фарыз.
Ураза тоту фазыйләтләре
Ураза – бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү чарасы. Нигъмәтләр өчен шөкер итү акыл белән дә, шәригать буенча да фарыз. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә ураза турындагы аятьтә: “Шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» – дип әмер итеп, шуңа ишарәләгән; ураза фәкыйрьләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә. Байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә; уразаның рухи саваплары, гөнаһлардан саклану кебек фазыйләтләре дә бар, гәүдәне чистарту (арындыру) һәм кайбер хасталыклардан саклау кебек файдалары да бар.
Уразаның ашказанын сәламәтләндерүе һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән: Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз», – дип әмер иткән; ураза шәһвәтне (җенси теләкләрне) тыя. Чөнки күзгә матур булып күренгән нәрсәләр җенси теләкләрне уята. Ач торганда исә тыелып калып була.
Бу очракта ураза гөнаһлардан сакланырга ярдәм итүче чара. Мәсәлән, Абдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) болай дип аңлаткан: «Без Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) кулы астындагы бер төркем яшьләр идек. Тик безнең өйләнергә бернинди мөмкинлегебез дә юк иде. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) безгә: «Әй, яшьләр! Өйләнергә мөмкинлеге булганыгыз өйләнсен. Чөнки өйләнү күзне хәрамнан саклый торган иң яхшы чара һәм җенси әгъзаларны да саклый. Өйләнергә көчегездән килмәсә, ураза тотыгыз. Чөнки ураза кешенең җенси теләкләрен тыярга ярдәм итә», – дип боерды.
Ураза тәкъвалыкка илтә. Чөнки ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләнең үзенә хәләл итеп биргән нигъмәтләреннән бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүне өметләнә, хәсрәткә төшерүче газапларыннан куркып, үзен тоткарлый алганча тоткарлый, тыя алган кадәр тыя.
Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм: «Кешеләрнең итләрен ашаган (гайбәт сөйләгән) ураза тотмадылар», – дип әйткән (Дәйләми, «Мүснәди Фирдәүс», 4/77, №6238).
Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Ураза ашау белән эчүдән генә өзелеп тору түгел ул. Ураза кирәкмәгән сүзләрдән һәм гамәлләрдән, җенси теләкләрне кузгатучы сүзләр һәм гамәлләрдән тыелуны да белдерә. Әгәр бер кеше сине сүгәргә яки сиңа каршы белмичә хәрәкәт итә башласа, син «мин ураза тотам (синең сүзләреңне ишетмәм)» дип әйт» (Хаким, «Мүстәдрәк», 1/430).
Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Дөньяда никадәр ураза тотучы бар, тик аларның уразалары (хәрамнан сакланмаганнары сәбәпле) бары тик ач торудан гыйбарәт. Дөньяда төннәрен торып никадәр намаз укучы бар, тик аларның кыямнары бары тик йокысызлык булып кына кала», – дип әйткән (Хаким, «Мүстәдрәк», 1/431).
Җәбир Ибн Габдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Ураза тотканда, колагың, күзең һәм телеңне ялганнан һәм барлык хәрамнардан тый (үзеңне сакла). Хезмәтчеләреңне дә җәберләмә, уразалы көнеңдә авыр сабырлы һәм тыныч бул, уразалы көнең белән ураза тотмаган көнең охшаш булмасын».
Әбү Зарр (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Ураза тотканда, хәрамнардан көчең җиткән кадәр сакланырга тырыш».
Имам Мөҗәһид (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Ике сыйфат бар. Алардан сакланган кешенең уразасы бозылмас. Болар – гайбәт һәм ялган».
Ураза тотучы кешегә, дөнья һәм ахирәтен югалтмау өчен, әдәп сакларга, уразасын күрсәтмәлелектән һәм кеше сүзеннән сакларга, барлык гыйбадәтләрен дә тиешенчә үтәргә кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылынмаган, бары тик кешеләргә күрсәтү өчен генә эшләнгән гамәлләр бик күп газапларга дучар итәләр.
(dumrt.ru сайтыннан кыскартып бирелде).
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар