Шәһри Казан

Кешенең йөрәге дә “Аллаһ” дип тибә

Кешенең йөрәгенә гарәп имлясында Аллаһ дип язылган һәм безнең йөрәгебез: «Аллаһ!» – дип тибә икән. Моны медицина галимнәре дә раслаган. Адәм баласының теле дә, йөрәге дә, тәнендәге бөтен күзәнәкләре дә Аллаһны зикер итә. “Сәләх” мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән без зикер кылу турында сөйләштек.

- Хәзрәт, зикер сүзе ул нәрсә аңлата? 
– Зикер ул гарәпчәдән искә төшерү дигән сүз. Дин тәгълиматында Аллаһны искә төшерү, Аны зурлау һәм бөекләү була. Шулай ук зикер Коръәннең бер исеме дә булып тора. “Хакыйкатьтә, бу зикерне без сиңа иңдердек һәм аны кыямәт көненә кадәр саклаячакбыз”, – ди Аллаһы Тәгалә. Коръәнне ятлаган һәм укыган кеше Раббыбызны зикер кыла. Изге китапны ятлау гына түгел, аны күңелдә сакларга да кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, Коръән ул бәйләп куелмыйча калдырылган дөя кебек, ди. Дөяне бәйләп куймасаң, ул кача, Коръәнне укып кабатлап тормасаң, аны онытасың. 

– Аллаһны зикер итүнең фазыйләтләре турында да ишетәсе килә.
– Рәсүлебез (с.г.с.) зикернең никадәр әһәмиятле булуын үзенең бер хәдисендә аңлатып үтә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләренә: “Сезне Раббыгыз каршында иң чиста, пакъ булган, дәрәҗәләрегезне күтәрә торган, Аллаһ юлында мал сарыф итүдән, Аллаһ юлында җиһад кылудан да хәерлерәк гамәлгә өндимме?” – ди. Шул вакытта сәхабәләр әйттеләр: “Әлбәттә әйт, йә Аллаһның илчесе”. Пәйгамбәребез: “Аллаһны зикер кылу”, – диде. Безгә зур дәрәҗәләргә ирешү өчен әллә ни таләп ителми, фәкать күп итеп Аллаһны зикер кылу кирәк. Аллаһны искә алган, күбрәк Коръән укыган кешене фәрештәләр чорнап ала һәм ул инсан иминлектә һәм тынычлыкта була. Фәрештәләр ул инсанны, Аллаһ рөхсәте белән, явызлыктан, залимнәрдән саклый. Аллаһны зикер итү Раббыбызга якынаюга китерә. «Бәндәм Мине искә алганда Мин аның янында булам. Ул Мине күңеленнән искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Ул мине кешеләр алдында искә алса, Мин аны ул кешеләрдән яхшырак затлар алдында искә алам. Ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям. Ул Миңа бер терсәк якынайса, Мин аңа бер аршин якынаям. Ул миңа атлап килсә, Мин аңа каршы йөгереп киләм», – дигән.

– Аллаһка зикер кылу ул Аңа шөкер итү дә диләр. Аларның бәйләнеше турында да сөйләгез әле. 
– Бервакыт Муса (г.с.) Аллаһы Тәгаләдән: “Йа Раббым, ничек итеп мин сине зикер кылыйм”, – дип сорый. Аллаһ аңа җавап итеп: “Синең зикер кылуың миңа шөкер итүең”, – ди. Шуннан аңларга була, шөкер белән зикер бер-берсе белән нык бәйләнгән, зикер кылмаган бәндә шөкерсез, ә шөкерсез бәндә зикерсез. Зикер Аллаһны искә төшерү булса, шөкер Аллаһның нигъмәтләрен искә төшереп аңа рәхмәт әйтү. 

– Зикер кылуның билгеле бер вакыты бармы?
– Исламда һәр гыйбадәтнең билгеле вакыты бар. Биш вакыт намазның үз вакыты бар, хаҗ билгеле айда, билгеле көннәрдә кылына, фарыз булган рамазан уразасын рамазан аенда тоталар, корбанны тиешле көннәрдә чалалар. Ә менә зикер, Аллаһны искә алу вакыт белән дә, урын белән дә чикләнми. Ләкин бәдрәфтә, мунчада Аллаһны зикер итү ярамый. Иртәнге, икенде һәм ахшам намазыннан соң зикер әйтү хуплана. Аны фәкать тел белән генә кылу җитми. Син аны күңел белән дә кылырга тиеш, ягъни йөрәгең Аллаһ турында уйласын. 

Реклама

– Намаз да зикер була аламы? 
– Аллаһы Тәгалә, мине зикер кылу өчен намаз укыгыз, диде. Намаз – зикернең барлык төрләре бергә җыелып тупланган гыйбадәт ул. «Ниса» сүрәсенең 103нче аятендә: «Намазны кылгач, баскан, утырган һәм янда яткан хәлдә Аллаһны искә алыгыз», – дигән. Рәсүлебез намаз соңында кылына торган зикерләр турында да аңлаткан. «Һәр намаздан соң 33 тапкыр Аллаһны данлаучының, 33 тапкыр Аллаһны мактаучының, 33 тапкыр Аллаһны бөекләүченең һәм шул сүзләрне: «Тиңдәше булмаган бер Аллаһтан башка иләһ юк, патшалык Аның кулында, Аңа мактау һәм Ул барысын да булдыра», – дип тәмамлаучының барлык хаталары гафу ителә», – дигән. Һәм даими рәвештә дүрт төрле зикерне әйтергә кушкан: «Сөбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр!» һәм «Ләә иләһә илләллаһ» дип ихластан әйтү – Аллаһка якынайта. Соңгысы бигрәк тә хәерле. Бу сүзләр тел белән әйтү өчен җиңел, ә кыямәт көнендә үлчәүдә авыр булачак, ягъни әҗере күп була. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләргә: “Җәннәт бакчаларын даими рәвештә зиярат кылырга телисәгез, Аллаһка зикерне арттырыгыз”, – ди. Җир йөзендә җәннәт бакчалары ул зикер мәҗлесләре дигән сүз. Иртән һәм кичен телең зикер белән тулы булса, алар сине көне буе кылган кечкенә гөнаһларыңның кичерелүенә бер сәбәп булыр, дип тә әйтә Пәйгамбәребез. 

– Зикерне ни рәвешле кылырга кирәк?
– Ихлас күңелдән түбәнчелек, курку белән, артык кычкырмыйча әйтегез. Сәгатьләр буе зикер кылган кешенең күңеле тынычлана, стресс кичергән, депрессиягә бирелгән кешегә дә зикер әйтергә киңәш ителә. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Аллаһ Тәгалә: «Минем колым Мине искә алганда, иреннәре Минем исемемне әйтеп хәрәкәткә килгәндә, Мин колым белән бергә», – дигән». Раббыбыз безгә бәхет-шатлык килгәндә дә, авырлык белән сынаганда да һәрчак ярдәмен бирә, һәрвакыт яныбызда була. Кеше кайгырганда гасабилана, сабырсызланып, Аллаһка тел-теш тә тидерә. Шәфкатьле Аллаһ Тәгалә гафу сораучы, тәүбә-истигъфар кылучыларны һәм һәрвакытта да Үзен зикер итүчеләрне, Үзенә генә сыенучы һәм Үзенә тәвәккәл кылучыларны сөя, ярдәмен бирә. Үзара әңгәмә корганда дөнья сүзләренә күмелмик. Рәсүлебез: «Аллаһны озак вакыт искә алмыйча сөйләшмәгез, чөнки Аллаһ искә алынмаган озын әңгәмә – күңел кырыслыгыннан. Ә Аллаһтан иң ерак кеше – кырыс күңелле кеше», – дигән. Кырыс күңелле, каты бәгырьле булу инсанның шәфкать кебек асыл сыйфат белән нигъмәтләнмәвен күрсәтә. Каты бәгырьле кеше, ошбу яман сыйфатыннан арынырга теләсә, Раббыбыздан күркәм холык сорасын, Аллаһ Тәгалә ярдәмен биреп, ул кешенең күңеле нечкәрер, иншаллаһ. Шунысын да әйтергә кирәк: зикер кылучы белән кылмаучы тере белән мәет кебек булыр ди. Кеше ашамаса-эчмәсә, берничә көннән хәлсезләнә, чөнки ризыксыз тора. Җанның да ризыгы бар, ул – зикер. Аллаһка якын булган кеше тәнен дә, җанын да ризыкландырып тора. Зикер кылмаучы хайваннан да түбән була, чөнки соңгысы да Аллаһка зикер кыла. 

– Хайваннар да зикер кыламыни?
– Җир йөзендә һәм күкләрдә Аллаһны һәр җан иясе искә төшерә. Болар – кошлар да, җәнлекләр дә, үсемлекләр, елга-таулар да. Без аларны ишетмибез генә. Ә Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһ кош телен аңлау сәләтен биргән. Ул кошларның Раббыбызга дога һәм зикер кылуларын ишетүен әйтә. Ә суның зикере аның агуында. Адәм балалары һәм кошлар-хайваннар зикер кылудан туктап торсалар да, елга агып тора һәм зикер әйтүдән туктамый. Галимнәр кызыклы һәм зур мәгънәле фикер әйтәләр. Организмыбызның һәр әгъзасы, хәтта әгъзабызның кечкенә генә бер күзәнәге дә үзе мохтаҗ булган нәрсәләрне Аллаһтан сорый, аны үз теле белән зикер итә икән. Мисал өчен, кешенең йөрәгенә гарәпчә Аллаһ дип язылган һәм безнең йөрәгебез типкән саен: «Аллаһ! Аллаһ, Аллаһ!» – дип тибә.

Үпкәбезгә гарәпчә: «Ләә иләһәә илләллаһ» дип язылган икән. Бу хакта медицина галимнәре хәбәр иттеләр. Хирурглар кешегә операция ясар алдыннан ошбу органнарны рәсемгә төшереп алгач, шушы изге язуларны укыганнар. Димәк, һәрбер инсанның йөрәге: «Аллаһ!» дип тибә, үпкәләре, сулыш алган саен, «Ләә иләһә илләллаһ» дип иман кәлимәсен тәкрарлый. Бу – Аллаһның могҗизасы. Димәк, бәндә Аллаһны теле белән, кальбе белән зикер итмәгән очракта да, аның тәне, күзәнәкләре Аллаһны зикер итү халәтендә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: