16+

Кәфенлекне иртә әзерләп куярга ярыймы?

Бүгенге сәхифәбездә сездән килгән сорауларга җавап эзләдек Яраткан кешеңне кайтара торган махсус дога бармы? Өйдә ат сыны рәсеме торса ярыймы?  Әлеге һәм газета укучыларыбызны борчыган башка сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

Кәфенлекне иртә әзерләп куярга ярыймы?

Бүгенге сәхифәбездә сездән килгән сорауларга җавап эзләдек Яраткан кешеңне кайтара торган махсус дога бармы? Өйдә ат сыны рәсеме торса ярыймы?  Әлеге һәм газета укучыларыбызны борчыган башка сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

– Алмаз хәзрәт, бер укучыбыз, кәфенлекне иртә әзерләп куйсаң, елга бер тапкыр аның өчен атап хәер бирергә кирәк икән, дип ишеткән. Коръәндә яки хәдисләрдә моның турында бер сүз бармы?
– Кәфенлекне иртә әзерләп куярга ярый. Ә аның өчен хәер бирергә кирәк түгел. Андый хәер-сәдака шәригатьтә каралмаган.

– “Яраткан кешеңне кайтара торган дога бар, ди. Шул кирәк иде”, дип яза икенче укучыбыз.
– Бу турыда хәдисләрдә килгән махсус догаларны укыганым да һәм ишеткәнем дә юк. Әгәр дә хатын-кызны ире яратмый башласа, аралары суынса, ул Аллаһка үзенең туган телендә: “Йа Аллаһ! Иремнең миңа карата булган мәхәббәт һәм ярату хисләрен көчәйтсәңче, арабыздагы мөнәсәбәтләрне яхшыртсаңчы”, – дип дога кылып сорый ала.

– “Мөселман кешесенә кибетләрдә сатыла торган парфюмнарны кулланырга ярыймы?” Аларның составында спирт булуга ишарәдер бу, хәзрәт.
– Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, составында спирт булган парфюм кулланырга ярый, чөнки спирт нәҗес булып саналмый.

– Иске шәмаилләрне кая куярга дип тә кызыксыналар?
– Өйнең чормасына менгереп куярга яки яндырып, көлен кеше йөрми торган урынга күмеп куярга кирәк. Ә менә чүплеккә чыгарып ташлый күрмәгез, кешеләр таптап йөри торган урынга да куймагыз.

– Пәйгамбәребез турында язганда, кыскартып кына, “с.г.с.” дию белән чикләнәләр. Бу Рәсүлебезгә карата хөрмәтсезлек саналмыймы?
– Күпчелек дин галимнәре фикеренчә, “Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын” дигән җөмләне кыскартып “с.г.с” дип язу хупланмый торган мәкруһ гамәл, ягъни дин буенча тыела. Сахих Мөслим хәдисләр җыентыгын аңлаткан галим Имам ән-Нәвәви бу хакта болай дип яза: “Мөхәммәд пәйгамбәргә салават сүзләрен бер яки ике хәреф белән кыскартып язу мәкруһ. Аңа әйтелергә тишеле салават сүзләрен тулысынча язарга кирәк” (“Шәрхү ән-Нәвәи галәә Мөслим” китабы).

– Бу сорау үземә дә кызык тоелды: “Әтәчләр фәрештәне күргәч кычкыра, ди, дөрес сүзме икән бу?”
– Әйе, дөрес. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Әгәр дә әтәч кычкырганын ишетсәгез, Аллаһтан нигъмәтләрен сорагыз, чөнки ул фәрештәне күргән була” (Бохари хәдисләр җыентыгы). Әгәр дә мөселман әтәч кычкырган вакытта дога кылса, фәрештә аның догасын ишетеп: “Йа Аллаһ! Бу кешенең догасын кабул кыл”, – дип әйтәчәк һәм теге кешенең догасы кабул булачак. 

– Җомга көнне ураза тотарга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан икән?
– Җомга көне Аллаһка күбрәк дога кылу, “Кәһеф” сүрәсен уку, Мөхәммәд пәйгамбәргә күбрәк салават әйтү, госел алып иртәрәк мәчеткә бару кебек гыйбадәтләрне үз эченә алган бәйрәм көн булып санала. Шуңа күрә аерым җомга көнне генә ураза тоту мәкруһ. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Берегез дә аерым җомга көнне ураза тотмасын. Әгәр дә инде ул көнне ураза тотарга ниятләсә, аңа хәтле яки аннан соң бер көн ураза тотсын”. Әлеге хәдистән аңлашылганча, ике көн рәттән ураза тотан очракта, җомга көнне ураза тоту рөхсәт ителә. Мәсәлән, пәнҗешәмбе һәм җомга яки җомга һәм шимбә көннәрендә ураза тоту ярый. Шулай ук Гарафә яки Гашурә көннәре яки көн аралаш тота торган нәфел уразасы җомга көненә туры килсә, ураза тотарга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Җомга көнен үзегезгә төннәрен торып намаз уку, ә көндезләрен ураза тоту өчен махсус көн итеп билгеләмәгез. Көн аралаш тоткан нәфел уразагыз җомга көненә туры килсә генә ураза тотыгыз”, – ди (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Өйдә ат сыны рәсеме торса ярыймы?
– Юк. Андый сурәтләр эленгән йортка Аллаһка дога кылучы рәхмәт фәрештәләре керми. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Фәрештәләр эт һәм җанлы нәрсәләрнең сурәте яки сыннары булган йортка кермиләр”.

– Бер укучыбыз борчылу соравын юллаган, күршесендәге әниле-кызлы гаилә үзара аралашмый, ди. Дин буенча кем беренче булып сүз башларга тиеш, дип сораган ул.
– Әти-әнинең хакы иң зур хаклардан санала һәм алар изгелек кылуга иң лаек кешеләр. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз, бу дөньяда алар белән күркәм рәвештә аралашыгыз”, – дип әмер итте. Шуңа күрә бу очракта кыз кеше араларны төзәтү өчен беренче булып сүз башларга тиеш. Әгәр бала кеше әти-әнисенә үпкәләп аралашмаса, бу – зур гөнаһ.

– Йөкле кешегә зиратка барырга ярыймы?
– Ярый. Бары тик үзен кулда тота алмыйча кычкырып елаучы, борчылудан кан басымы күтәрелүче һәм шул сәбәпле хәле авыраючы хатын-кызга гына зиратка бармау хәерле.

– “Коръән укый башлау яки тыңлау белән авыз ачыла, бу нормаль күренешме икән?” – дип язган укучыбызның соравына да җавап ишетәсе килә.
– Коръән укыганда яки тыңлаганда авыз ачыла башласа, күп очракта бу күренеш шайтанның вәсвәсә кылуы яки көнче кешенең күз тидерүе яки сихер-бозым ясавы белән бәйле булырга мөмкин. Бу очракта махсус догалар һәм сүрәләр укып үзеңне өшкерергә кирәк.

– Үлгән кеше өчен сәдака бирәләр, ә аның өчен намаз укырга, ураза тотарга кирәкме?
– Әбү Хәнифи һәм Әхмәд ибен Хәнбәл исемле олуг галимнәрнең, шулай ук мәлики һәм шәфигый мәзһәбенең кайбер галимнәре фикеренчә, хәер-сәдаканың, Коръән аятьләренең, зикер-тәсбихларның, хаҗ-гомрәләрнең, нәфел намазларының һәм нәфел уразаларының әҗер-савабын вафат булган кешенең рухына багышларга була.

– Иртәнге намазны укый алмасаң, аны өйләгә кадәр укысаң, ничек укырга. Казага калды дипме?
– Иртәнге намазның вакыты таң атканнан алып кояш чыкканчыга хәтле дәвам итә. Әгәр дә кеше кояш чыкканнан соң гына уянса, ул иртәнге намазны “казага калган иртәнге намазны укыйм” дип ниятләргә тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading