16+

Хаҗдан кайткан яулык хикмәте

Исламга һәркем үзенчә килә. Төрле вакытта, төрле халәттә. Менә мин дә ничек Исламга килүемне язарга булдым.

Хаҗдан кайткан яулык хикмәте

Исламга һәркем үзенчә килә. Төрле вакытта, төрле халәттә. Менә мин дә ничек Исламга килүемне язарга булдым.

Мин укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Балачактан ук китаплар укырга, хыялланырга ярата идем. Үзем дә педагог һөнәрен сайладым. Институт тәмамладым. Кияүгә чыгып, әни булдым. Эчәсе суларыбыз шунда булгандыр, күрәсең, Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яши башладык. Әтием Буа районы Яңа Тинчәле мәчетенең имамы Әдип Мирза улы хаҗ кылып кайткан ел иде. Миңа да бүләккә бик матур яулык алып кайткан. Аны мөселманча бәйләргә тырышуым хәтердә. Бу әниемнең туган көне 3 март иде.

Әтием бүләгенең тәэсире булдымы икән, әллә инде аның кәгъбатулла янындагы догалары кабул булгандырмы, минем тормышым шул көннән бөтенләй башка якка үзгәрде. Мин инде ул яулыкны бүтән салмадым, саласым да килмәде. Яулык бәйләп йөри башлагач, эшемне дә алмаштырдым. Кулыма Галимә Харисованың “Без Исламны сайлыйбыз” дигән китабын алгач, үземне борчыган күп кенә сорауларга җавап тапкан шикелле булдым. “Җиргә без нигә килдек? Үлгәч кая барабыз? Бәхетле булып яшәр өчен ни җитми?”
 Кызыксынуым шәһәребез мәчетенә китерде. Беренче әлифне дә остазым Гөлшат ханым өйрәтте. Намазга бастыручы да ул булды. Иршат абый, Фәнис хәзрәткә дә рәхмәтләрем чиксез.

 Дини гыйлемемне дәвам итәр өчен Казан Ислам университетына юл тоттым. Алты ел Ислам фәннәрен тирәнтен өйрәндем. Дөньяви фәннәрне дә кабатлап үттек. Остазларыбызның күркәм үрнәкләре безне дә ислам динен яшәү рәвеше итеп алырга этәрде. Укыганда мин дин кардәшләрем арасында дуслар да таптым. Илебезнең төрле почмакларындла яшәсәк тә, без элемтәбезне өзмибез. Бигрәк тә Равия ханым Зиярова гаиләсенә аерым олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авыр вакытларда ихлас ярдәм итүче өммәттәшләрем булганга сөенеп туялмыйм.

 Бүген инде үзем дә – остазбикә. Мәчетебез мөгаллимәләре белән дин нигезләрен укытабыз. Мәчетебезнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт безгә киңәшләре белән гел ярдәм итеп тора.
 Аллаһымның ярдәме белән мин бүгенге көндә бәхетле әни, яраткан әби дә. Хәлемнән килгән кадәр оныкларымны да намаз, ислам кануннары белән таныштырырга тырышам.

 Намаз саен дога кылганда туры юлга бастырганы, Җирдә яшәүнең мәгънәсен соңга калмый аңлатканы, күп сынауларны үтәргә көч-акыл, сабырлык биргәне өчен Раббыма шөкрана кылам. Һәркемгә дә моны аңлаулар насыйп булсын иде. Намазлыкка басып, күңелеңне Аллаһка ачкандагы рәхәтлекнең ләззәтен берни белән дә алмаштырып булмый. Бу мизгелләрдә мин карт әбиемнең дәү әти һәм дәү әниемнең, кадерле әтиемнең рухлары елмаеп торуын сизәм.

Лилия Абдуллова.
Ульяновск өлкәсе, Дмитровград шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading