16+

Хәләл яшәү рәвеше гуманлылык кебек сыйфатны тәрбияли

Иртәгә Мәрҗани мәчетендә «Хәләл яшәү рәвеше» бөтенроссия конференциясе узачак.

Хәләл яшәү рәвеше гуманлылык кебек сыйфатны тәрбияли

Иртәгә Мәрҗани мәчетендә «Хәләл яшәү рәвеше» бөтенроссия конференциясе узачак.

«Добрый мир для всех» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова сүзләренчә, чараның максаты – инвалидларны социаль, иҗтимагый һәм мәдәни тормышка тарту, алар өчен бердәм мәгълүмати киңлек булдыру.

– Хәләл тормыш рәвеше проектын башлап, җәмгыятьтә киң таралып барган динсезлек, агрессияне, битарафлыкка каршы тору, мәрхәмәтлелек, гуманлылык кебек сыйфатларны тәрбияләүне күз уңында тотабыз. Әлеге уңайдан Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе, Диния нәзарәте, мәчетләр, “Хәләл” комитеты белән берлектә Мәрҗани мәчетендә зур социаль эш алып барабыз. Ашаган ризыгыбыз гына түгел, гамәлләребез дә хәләл булса иде. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Начар ишетә торган кешеләр өчен сурдотәрҗемәчеләр җитми, аларның кино залларына йөрү мөмкинлеге юк. Ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен спорт заллары да юк. Алар өчен бер платформа булдыру уе туды бездә, – диде ул.
Конференциягә хәләл индустрия вәкилләре, ислам финанс белгечләре чакырылган. Анда хәләл яшәү рәвеше буларак хәйриячелек, хәләл инфраструктура, хәләл бизнес турында фикер алышачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading