16+

Хәзерге кызларга итагатьлелек, ә егетләргә чын ир-ат булу җитеп бетми

Бәхетле мөселман гаиләсе моделе нинди була? Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Хәзерге кызларга итагатьлелек, ә егетләргә чын ир-ат булу җитеп бетми

Бәхетле мөселман гаиләсе моделе нинди була? Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Уникенче тапкыр уздырыла торган мөселман яшьләренең җәйге форумында егет һәм кызлар шул хакта лекцияләр тыңлаячак, дин белемен камилләштерәчәкләр, бизнес-уеннар, квестлар, тренингларда катнашачаклар, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табылачак.  

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирә.
– Нәзарәтнең бер эшчәнлеге өммәтебезнең киләчәге булган яшьләрне әдәпле, гыйлемле, актив булган, милләтен һәм динен хөрмәт иткән, заман белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ә моңа дини белем, Коръән аша ирешеп була. Диния нәзарәте яшьләрне җәлеп иткән бик күп проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән ел саен мөселман яшьләре форумы оештырыла. Нәзарәт анда катнашкан егет һәм кызларның социаль проектларын сынап, аларны тормышка ашыруда бер мәйданчык булып тора. Алдагы форумнарда катнашкан яшьләр башлап җибәргән “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе, бәхәс клублары, авыру балалар файдасына макулатура җыеп тапшыру акциясе уңышлы эшләп килә. Бу чараларда яшьләр үзара таныша, дуслаша, бергәләшеп төрле проектлар булдыралар. Хәзерге заманда күзгә-күз карашып аралашу да җитми. Мөселман яшьләре берләшеп, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәрләр дигән өметтәбез, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Быелгы форумны, узган елдагыча, егет һәм кызлар өчен аерым форматта эшләргә булганнар. Кызлар өчен форум 10-17 июль көннәрендә Васильеводагы ял базасында оештырыла. Чарада 18-30 яшьләрдәге йөз кыз катнаша. Республикадан гына түгел, Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Стәрлетамактан, шулай ук Махачкала, Кыргызстаннан да килергә теләк белдергәннәр. Җиде көнлек форум “Мөселманнарның аналары” темасына багышлана.

 – Кызларга Пәйгамәребез (с.г.с.)нең хәләл җефетләренең сыйфатлары, гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре турында сөйләячәкбез. Хәзерге кызларга итагатьлелек, ә егетләргә чын ир-ат булу җитеп бетми. Алар өчен уза торган форумның темасын махсус сайлап алдык. “Ир-атның яхшы сыйфатлары” темасына сөйләшүләр булачак. Бу тема буенча дини дәресләр оештырылачак. Моңардан тыш спорт күнегүләре, төнге походлар оештыру каралган. Егетләр өчен форум 24-31 июль көннәрендә үтә. Яшьләр форумга бик теләп килә. Аеруча Свердловск, Башкортстан һәм Мәскәү өлкәләрен аерып әйтәсем килә. Аннан бик күп актив яшьләр килә. Шунысы куанычлы, форумда катнашкан егет-кызлар соңыннан безнең мөселман уку йортларына укырга да керәләр, – дип сөйләде Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Фото: http://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading