Биредә зур җитәкчеләр дә, гади мөселманнар, байлар һәм ярлы булганнар да бер төсле
Әлхәмдүлилләһи, хаҗ гыйбадәте көннәре якынлаша.
Пәйгамбәребез “Ислам дине биш нәрсәгә нигезләнгән: ләә иләәһә илләллаһ, Мүхәммәде расүлуллаһ сүзләрен әйтеп, иман китерү, биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, мөмкинлеге булган кешеләргә зәкят түләү һәм хаҗ кылу”, – дигән.
Аллаһы Тәгалә: “Хаҗ – [шәүвәл һәм зөлкагъдә айлары белән зөлхиҗҗәнең тәүге ун көне буларак] билгеле айлар. Кем дә кем [ихрамга кереп] аларда хаҗны [үзенә] фарыз итсә, хаҗда [хатыннар белән җенси] якынлык кылырга, бозыклык эшләргә [талашу һәм сугышу кебек тыюларны бозып шәригать чикләреннән чыгарга] һәм [хезмәтчеләр яки сәфәрдәшләр белән] бәхәсләшергә тиеш түгел. [Бу гөнаһлардан ерак булып, алар урынына] Яхшы нәрсә эшләгәнегезне Аллаһы белеп тора. [Дөнья вә Ахирәт сәфәрләренә чыгар өчен] Азык та хәзерләгез! Иң яхшы азык исә – тәкъвалык. Ий, акыл ияләре, Миннән куркыгыз!” – диде («Әл-Бәкара / Сыер», 2:197).
Нәрсә соң ул хаҗ? Хаҗ – ул бөек максатларга ирешүне аңлата. Хаҗ кылу – мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе өчен фарыз. Шуңа да Расүлебез: “Хаҗ кылырга ашыгыгыз, чөнки киләсе елга нәрсә буласың берегез дә белми”, – дип әйткән. Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам Кәгъбәтуллаһны төзеп бетергәч, Раббыбыздан: “Йә, Аллаһы, без Кәгъбәтуллаһны төзеп бетердек, хәзер нәрсә эшләргә?” – дип сораганнар. Шунда Раббыбыз: «Кешеләр арасында хаҗны [фарыз буларак] игълан ит, җәяү һәм һәр ерак юлдан килгән арык [һәм алҗыган] дөя өстендә сиңа килсеннәр”, – дигән («Әл-Хаҗ», 22:27).
Чыннан да, хаҗ кылганда бөтен мөселманнар ерак җирләрдән бер ноктага җыела. Биредә бөтенесе бер киемдә, бөтенесе бер төсле, монда зур җитәкчеләр дә, гади мөселманнар да, байлар да, ярлы булганнар да, дәрәҗәле булучылар да – барысы да бер төсле, барысы Аллаһы алдында тигез. Бу бөек дәрәҗә.
Хаҗ сәфәренә чыгу бәхетенә лаек булуны икенче төрле Аллаһы Тәгаләдән чакыру алу дип кабул итәргә кирәк, чөнки бу сәфәргә чыга алу – зур мөмкинлек, зур бәхет ул. Хаҗ сәфәренә кузгалганбыз икән, димәк, Аллаһы Тәгаләдән чакыру хаты кабул иткәнбез. Раббыбыз безгә: “Мин сине бүген Үземнең йортымда кунак булырга чакырам”, – ди. Аның бу сүзләренә без: “Ләббәйкә Аллаһүммә”, ягъни, әйе, Раббыбыз, без чакыруыңны ишеттек, без Синең алда, дип җавап бирәбез. Бу сүзләргә Раббыбыз: “Ләббәйкә вә сәгадәт”, ягъни, бәхетле бул, рәхәтен, игелеген күр, дип җавап кайтарыр.
Җәмәгать, Аллаһыдан да яхшырак итеп безне кем кунак итә алыр икән?! Безне патшаларның Патшасы булган Аллаһы Үз йортына чакырып кунак итә. Моннан да зуррак дәрәҗә бармы? Бу – без Аның китабындагы чакырылучыларның исемлегендә дигән сүз, әмма, кызганычка, кайберләүләр әлегә бу бәхеттән мәхрүм, шуңа да без бу сәфәрнең олуг нигъмәт икәнен танып, аңлап, шөкерләр, хәмед-сәналәр әйтергә тиеш.
Әлбәттә, хаҗ сәфәренә чыгар алдыннан кешедә курку, дулкынлану хисләре була. Ул, шушы сәфәремне тиешле дәрәҗәдә үтә алырмынмы, юл мәшәкатьләренә сабыр була алырмынмы, дип борчыла, хәтта шайтан салган шикләнү уйларыннан кеше, исән-сау кайта алырмынмы икән, үлеп калмаммы икән, дип тә шомланып кала.
Әмма шуны белергә кирәк: без йортыбыздан чыгып китеп, беренче адымыбызны атлаганнан башлап, Аллаһының кунагы булып саналабыз, ә инде кеше вафат булса – ул шәһит хөкемендә булачак, ягъни Аллаһы юлында вафат булучылардан исәпләнәчәк. Пәйгамбәребез: “Хаҗилар һәм гомрә кылучылар – алар Аллаһының кунагы”, – дигән.
Бер аятьтә Аллаһы Тәгалә шайтанның мондый сүзләр әйткәнен хәбәр итә: «Мине аздырганың өчен, мин Синең туры [Ислам] юлыңда, һичшиксез, аларга каршы [киртә булып] утырачакмын («Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:16).
Имам Әл-Газали рахимәһуллаһи һәм күп кенә тәфсирчеләр бу аять хакында болай дигән: “Шайтан Мәккәгә илтә торган юлларда утырыр һәм кешеләрне хаҗга барудан тыеп торыр, куркытыр, ахырына кадәр кешенең күңеленә курку, шом салып торыр, кеше хаҗга бару ниятеннән кире кайтсын өчен, барын да эшләр икән”.
Әмма без бу очракта Раббыбызга тәвәккәл кылабыз, эшләребезне Аңа тапшырабыз, Аңа ышанабыз. Әйе, хаҗ авыр гамәл, әмма аның әҗере дә зур. Пәйгамбәребез: “Берәү хаҗ кылырга чыгып китсә, бу сәфәрендә начар сүзләр әйтмәсә, начар гамәлләр кылмаса, фәхеш эшләр эшләмәсә, гөнаһ кылмаса, бу кеше гөнаһтан арынып, әнисе аны тудырган көндәге сыман гөнаһсыз булып кайтыр”, – дигән. Икенче бер хәдистә Расүлуллаһның Гамру бине Гас исемле кешегә болай дип әйткәне билгеле. Ул кеше Расүлуллаһтан: "Йә, Аллаһының Расүле, мин мөселманнарга шулхәтле авырлык китердем. Аллаһы мине гафу итәрме?" – дип сораган. Расүлуллаһ: “Ислам дине үзенә кадәр булганнарны (гөнаһларны) сөртә, һиҗрәт кылу үзенә кадәр булганнарны сөртә, ягъни зур һәм кечкенә гөнаһлар кичерелә. Һәм хаҗ да аңа кадәр булган нәрсәләрне сөртә”, – дип җавап биргән.
Пәйгамбәребез: “Бу вакытта һәр адымга 700 савап языла”, – дигән. Һәм шулай ук: “Кабул булган хаҗның урыны – җәннәттә”, – дигән.
Аллаһы Расүленең сүзләре буенча, әгәр кешенең кылган хаҗы кабул кылынса, ул кеше 400 кешегә шәфәгать кыла ала. Бер хәдистә Расүлебез: “Аллаһы көн саен, һәр төнне Мәккә шәһәренә, аннары Кәгъбәтуллаһка, аннары Әл-Харам мәчетенә, аннары анда намаз укучыларга, тәваф кылучыларга карый, һәм хәтта берәү Кәгъбәтуллаһка карап утырса да, ул аларның барысын да кичердем, ди”, – дип әйткән.
Шайтанның иң кәефе киткән, төшенкелеккә бирелгән, түбәнсәтелгән вакыты – ул кешеләрнең Гарәфәттә басып торган вакытында була, чөнки Пәйгамбәребез: “Шундый гөнаһлар бар, алар бары Гарәфәт тавында гына кичерелә”, – дип әйткән.
Әүлиялардан мондый кыйсса риваять кылынган: “Гарәфәттә булганда кеше кыяфәтенә кереп, Иблис килгән. Аның тәне бик хәлсезләнгән, күзләре, саргайган, елаган хәлдә, ә аркасы бөкрәйгән булган. Аннан: “Сине нәрсә елатты?” – дип сораганнар. Шайтан: “Кешеләр хаҗга сәүдә итү нияте белән түгел, ә хаҗ кылу нияте белән чыкты, шуңа кайгырам”, – дигән. “Нигә хәлсезләндең?2 – дип соралгач: “Кешеләр атларына, хайваннарына утырып, Аллаһы юлына кузгалдылар. Әгәр алар минем юлымда булса, аларны яратыр идем”, – дигән. “Нәрсә төсеңне үзгәртте?” – дип сорагач: “Кешеләр Аллаһы юлында бер-берләренә ярдәм иттелер, бер-берләренә терәк булдылар”, – дигән. Аннан: “Нигә син бөкрәйгән хәлдә?” – дип соралгач. Ул: “Кешенең: “Йә, Раббым, ахыргы сулышымда мөселман булып китсәм иде”, – дигән догасын ишеттем”, – дигән.
Хаҗның әҗерләре бихисап. Расүлебез: “Хаҗилар – Аллаһының кунаклары. Берәр нәрсә сорасалар – Ул бирәчәк, гафу сорасалар – гафу кылачак, дога кылсалар – барысына да җавап бирәчәк, шәфәгать сорасалар – аларга шәфәгать булыр”, – дигән. Шулай ук: Расүлебез: “Хаҗ йоласын башкарганда бер таш ату белән дә гөнаһлар кичерелә”, – дигән.
Дөреслектә, Аллаһы барлык гөнаһларны Гарәфәттә кичерә. Әгәр Гарәфәт тавы җомгага туры килсә, ул иң бөек вакыт була. Сөбханаллаһ, быел Гарәфәттә тору җомга көненә туры килә, аны “Хаҗ әкбәр”, ягъни “Бөек хаҗ”, дип атыйлар. Аның фазыйләте бик зур.
Гали бине Муафак исемле бер галим булган. Ул Гарәфәт тавында торганда йокыга китә. Төшендә Аллаһы белән сөйләшә һәм Раббыбыздан: “Быел хаҗда күпме кеше?” – дип сорый. Раббыбыз: “Алты йөз кеше”, – дип җавап бирә. Аның: “Ничә кешенең хаҗы кабул кылынды?” – дигән соравына, Раббыбыз: “Алты кешенеке”, – дип җавап бирә. Бу галим уянып, Аллаһының әлеге сүзләренә борчылып йөри, аннары кабат төш күрә, төшендә ике фәрештә сөйләшә, берсе икенчесенә:
“Һәрбер 6 кешегә 100 кеше бирелде һәм һәрберсенең хаҗы кабул кылынды”, – ди.
Җәмәгать хаҗ кылганда без бер-берләребезгә ярдәм итсәк, дога кылсак, Аллаһы безне ярдәменнән ташламас.
Хәсән Әл-Басри рахимәһуллаһи исемле галим: “Шушы көнне ураза тоту йөз мең уразага тиң”, – дигән. Садака бирсәң, намаз укысаң да, йөз меңгә тапкырлана, дигән.
Шуңа да Расүлуллаһ: “Кәгъбәтуллаһ күтәрелгәнче, тәваф кылырга тырышыгыз. Килер бер вакыт: Кәгъбәтуллаһ һәм кара таш кире күкләргә күтәрелер, Коръән дә югалыр. Кешеләр иртән торыр, телләрендә Аллаһы сүзләре өч көн сакланыр, әмма аннан соң, әлхәмдүлиләһ, сүзен дә онытырлар һәм кабат әкиятләргә, булмаган нәрсәләргә ышана башларлар, яңадан җәһилияткә кайтырлар”, – дигән.
Раббыбыз дин дигән олуг нигъмәтнең бәрәкәтендә, иман байлыкларыбызны саклап, гамәл-гыйбадәттә яшәүләребезне насыйп кылса иде.
Тимергали хәзрәт Юлдашев,
«Саләх» мәчете имам-хатыйбы.
Комментарийлар
0
0
Бик зур рәхмәт мәгьлумат таратучыларга , хаҗ турында бик кирәкле белемнәр...
0
0