16+

Киләсе елга Казанда Сөләйман мәчете ачыла

“Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды өчен 2022 ел аеруча нәтиҗәле булган. Ел йомгаклары белән алар журналистларны да таныштырды.

Киләсе елга Казанда Сөләйман мәчете ачыла

“Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды өчен 2022 ел аеруча нәтиҗәле булган. Ел йомгаклары белән алар журналистларны да таныштырды.

Елның төп яңалыгы – “Ярдәм” мәчете территориясендә “ДАН” күпфункцияле спорт комплексы ачылу. 1300 квадрат метр мәйдандагы объектның төп үзенчәдеге аның мөмкинлекләре чикле булганнар өчен җайланган булуында. Фитнес-кабинетлар, уен залларында тыш, анда массаж кабинетлары да бар. Шунда ук сәламәт кешеләр өчен аерым фитнес зал булдырылган. Спорт комплексында чемпионатлар, паралимпия җыелма командасы өчен күнегүләр уза торган мәйданчык та. 
Икенче төп проектлары – Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчете төзелеше. Киләсе елга мәчет үз ишекләрен ачар дип көтелә. 

Болардан тыш та фондның проектлары шактый. Фонд советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр иткәнчә, “Ярдәм” мәчете территориясендә социаль ашханә дә төзелә. Әлегә кадәр мохтаҗларга кайнар аш урамда таратылган булса, тиздән алар җылы бинада тукланачак. “Тормыш юлы” акциясе кысаларында атнага биш тапкыр 350 кеше кайнар төшке аш белән тәэмин ителә. Бер ел эчендә мохтаҗларга, инвалидларга, йорт-җирләре булмаганнарга 84 000 ланч-бокс таратылган. Рамазан аенда һәр көнне 1500 кешегә ифтар ашлары үткән. Бер айга 45 000 кеше авыз ачкан дигән сүз бу. “Минем ярдәм” дигән социаль акция барышында 1500 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмасы алган. Болардан кала фонд хезмәткәрләре Казан шәһәре инвалидлар оешмаларына өч тонна бәрәңге тараткан. Корбан бәйрәмендә 7,5 тонна ит таратып чыкканнар.  

– Фондның төп эше – мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен тернәкләндерү курслары оештыру. Узган ел дәвамында тернәкләндерү үзәгендә 149 кеше өчен алты курс үтте.  «Күңел күзе белән укыйм Коръән» акциясе ярдәмендә бер елда Луи Брайль шрифты белән басылган Коръән таратылды. Быел фонд Луи Брайль системасы буенча Коръән тәфсирен басыта башлады, – диде Илдар Баязитов.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре турында да онытмыйлар. . “Батырлык-Мужество” акциясе башланганнан бирле 687 гаилә продуктлар җыелмасы алган. 178 мең сумлык медикаментлар, 453 меңлек киемнәр бирелгән. 

Санап чыкканда гына бер фонд күпме эш башкарган! Ә алар артында күпме тырышлык, сабырлык һәм үҗәтлек. Фонд хезмәткәрләренә саваплы эшләрендә уңышлар телибез. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading