16+

Кәнфит харап итте уразаны

"Минем беренче уразам" циклыннан.

Кәнфит харап итте уразаны

"Минем беренче уразам" циклыннан.

Без уразаны башлангыч классларда укыганда ук тота башладык. Мәгънәсен аңлап түгел инде, әниләргә ияреп. Аларның сәхәр ашауларында да ниндидер серлелек бар иде. Без йоклаганда торып, ниндидер икенче төрле әйберләр ашыйлардыр кебек тоела иде. Уятмасалар да тора идек.

Без сугыштан соң туган балалар: 1948, 1950, 1952 елгылар... Шулай тезелеп киткәнбез. Өй саен күп бала: 5, 6, 7. Бер күршеләрдә 9 бала бар иде. Ул елларда “тәмлүшкә”ләр дә күп түгел, кием-салым да чамалы. Чиста булса, тишек булмаса, канәгать булдык. Әти кибеттән гәҗит кәгазеннән ясалган “бүрәнкә” белән печенье алып кайтса, аны кеше саен тигезләп санап бүлә идек.

Әни үзе өчен үзе тотты уразаны, ә әти “сезнең уразагыз миңа булыр” дия иде. Шунысы да бик әһәмиятле: без ураза тоткан көнне әти печенье, прәннекләр авыз ачуга алып кайтып куя иде дә, күпме ашыйсың килә!.. (Бер туйгач артыгын ашап булмагандыр инде ул.)

Ул елларда ураза кыш көненә туры килде. Уразаның безнең өчен тагын бер файдасы: вакытыгыз үтсен дип чана шуарга, уйнарга чыгарып җибәрәләр. Бияләйләр боз булып катканчы уйнап, кояш батканда гына авыз ачарга кайта идек.

Шул елларда беренче ураза истә калган. Ял көне, без уразада, өйдә. Шунда күрше авылдан туган апай (әнинең сеңлесе) килеп керде. Керде дә, безгә зур, түгәрәк, кып-кызыл конфетлар тоттырды. (Хәзер күргәнем юк, сатуда “Драже лимонное” дигән ваграклары бар.) Без алдык та, авызга да каптык, күргән нәрсәмени? Әни “Уразагыз?” ди. Без “И-и-и” дидек тә, бетте инде, ураза ачылды дип ашадык. Ул чакта нечкәлекләрен белеп бетермәгәннәрдер инде. Ялгыш капкан өчен ураза бозылмый. Ул каты конфетлар әле җеби дә башламагандыр. Авызны чайкап, кичкә кадәр тотып бетерәсе генә булган бит.

Ә хәзер ашау да иркен, сөбхәналлаһ, ни генә юк, ә шулай да төрле сәбәп белән ураза тотмаучы да күп. Инде динебез көчәеп, Раббыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә барыбызга да насыйп булса иде.
 

Гөлфәния Габбасова, Мамадыш

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading