3 апрель көнне «Кол Шәриф» мәчете имамнарын вазифаларыннан азат иткәннәр» дигән хәбәр килеп ирешү бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Мәхәллә халкы һәм атна саен Рамил хәзрәт вәгазьләрен тыңларга йөрүчеләр социаль челтәрләр һәм смс-хат таратулар аркылы «имамнарны яклап, 4 апрель көнне төш вакытында «Кол Шәриф» мәчете янында митинг оештырырга җыенулары турында белгертте. Нәтиҗәдә «Кол Шәриф» мәчетенә Рамил хәзрәт Юныска теләктәшлек белдерергә алты йөзләп мөселман җыелды.
«Кол Шәриф» мәчете имамнары тирәсендә болытлар куера баруы күптәннән ишетелгәләп торса да, мондый гыйлемле, халыкчан һәм танылган хәзрәткә юл кисәргә җөрьәт итәрләр дип башыбызга да китерми идек», - дип үзара пышылдашты җыелган мөселманнар. «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин җыелган халыктан Рамил хәзрәтне яклап имза җыюны оештырды.
2 апрель көнне «Казан Кремле» дәүләт музей-тыюлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте һәм «Казан Кремле» фонды «Кол Шәриф» мәчете бинасын файдалану вәкаләтләрен үзара бүлешү турындагы Килешүгә кул куелган. Бу эш башкарылганның икенче көнендә үк мөфти үзен «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы итеп билгеләүче 120 нче номерлы приказны чыгара. Моннан тыш, мәчетнең эшчәнлеге якындагы ике айда Диния нәзарәтенең уставына буйсындырылырга тиешлеге дә тәгаенләнә. Приказ нигезендә әлегәчә мәчеттә имам булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Бакиров белән Рөстәм хәзрәт Зиннуров та үз вазифаларыннан азат ителә. Шунда ук мөфти-хәзрәтебез бу гамәлен статус таләп итүе буенча башкаланың җәмигъ мәчетендә, бәйрәмнәрдә, җомгаларда мөфти буларак үзе вәгазьләр сөйләргә тиешлеге белән аңлата. Приказда Рамил хәзрәтне бөтенләй эшеннән азат итәргә җыенмавы, аңа дини йолаларны үтәү буенча җаваплы имам булырга тәкъдим ясавы да язылган. Ә мәчетнең казые итеп ул Зәйнулла Рәсүли исемендәге мәчет имамы Сөләйман хәзрәт Зариповны билгеләмәкче икән.
Тик Рамил Юныс, «таныштым» дип, приказга кул куюдан баш тарта һәм «Кол Шәриф» мәчете үз эшчәнлеген элеккеге режимда дәвам итәчәк дип белдерә. Ул яллаган адвокат Марат Хафизов (Мәскәү адвокатлар коллегиясе әгъзасы) мөфтинең әлеге приказы төзелгән өч яклы килешү бернинди дә юридик көчкә ия түгел дип санавын әйтә.
Бу приказның копиясе интернетка да чыгарылды, аның белән бик күпләр танышты. Эшнең ни төсле торуын белешер өчен, 4 апрель көнне «Кол Шәриф» мәчетенә барып, Рамил хәзрәтнең үзе белән дә сөйләштем. Рамил хәзрәткә ярдәмгә килгән Россия профсоюзлар берлегенең Татар өлкә союзы рәисе Сергей Ромадановский: «Без демократик җәмгыятьтә яшибез. Шулай булгач, беркем дә коллегиаль утырыштан башка, үз кандидатурасын үзе билгеләп куя алмый», - ди. Иртә таңнан «Мөслимә» хатын-кызлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина да Рамил хәзрәтне яклашырга килеп җиткән: «Ул Кол Шәрифләрнең дәвамчысы бит. Безгә ничә ел буена иман нуры, гыйлем таратты, изгелек кылырга, сихер-бозымнан сакланырга өйрәтте».
Рамил хәзрәт исә: «Кичәге юристым бүген юк, элемтәгә дә чыкмый. Кабаттан бүтән адвокат ялларга мәҗбүр булдым. Мине ярдәмче хәлендә калдырырга телиләр. Безнең җиде ел буена төзелгән мәхәллә халкы барыбер бар. Мәхәллә халкы кемне имам итеп күрергә тели, шуны сайлап куярга хокуклы. Мин әлеге приказны легитим буларак кабул итмим, судка бирәм», - ди.
Өйлә намазында Рамил хәзрәт күз яшьләрен тыя алмыйча чыгыш ясады. «Әгәр Рөстәм хәзрәт Зиннуров үз вазифасын алга таба да башкарса һәм мөфти куйган яңа имам Сөләйман Зарипов мәчеттән китсә, сезнең хакка имам булып калырга ризамын», - диде Рамил хәзрәт.
Бу мәсьәләгә нокта җомга көнне куелыр дип өметләник...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар