Динебездәге бәйрәмнәр күңел ачу, шатлану белән беррәттән, бер-береңә мәрхәмәтле булырга һәм мохтаҗ кардәшләребезгә ярдәм кулы сузарга өйрәтә торган бик олуг хикмәт белән билгеләнгән
Бәйрәм көннәрендә мөселманнар игелекле гамәлләр генә эшләргә омтылалар, якыннарына гына түгел, барлык кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булырга тырышалар.
Рамазан ае тәмамлангач, гает алдыннан фитыр сәдакасы өләшеп, канәгатьлек катыш шатлык хисе кичерәләр, үзләрендә юмартлык сыйфаты булдыралар. Мохтаҗлар да бу көнне әлеге ризыклардан авыз итеп бәйрәм итә. Мондый күркәм гамәл кылып, мөселманнар үзләренең маллары белән бүлешергә өйрәнә. Корбан гаетендә дә нәкъ шулай: чалынган малның итен бәйрәм күчтәнәче итеп кешеләргә өләшәләр. Фәкыйрьрәк булган кардәшләребез дә бу көнне иттән төрле тәмле ризык пешереп, бәйрәм хисен татыйлар.
Әйе, ислам динендәге барлык бәйрәмнәр дә кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, үзара ярдәмләшергә, игелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Якынлашып килгән Корбан гаетен генә алсак та, аның хикмәте – янәшәбездә яшәүче, тормыш хәле авыр булып, хәерчелектән интеккән кешеләрнең тамагын туйдыруга һәм, гомумән, җир йөзендәге мохтаҗларның авыр хәлен беразга гына булса да җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Шуңа да корбан чалу йоласын үтәргә тырышырга кирәк, чөнки бу гамәл җәмгыятькә бик зур файда китерә.
Әгәр дә кешенең, яшәү минимумыннан тыш (азык-төлек алырга кирәкле сумма, ут-газга түләү һәм башкалар), әҗәткә кермичә, гаиләсенә финанс авырлыклар китермичә корбан чалырлык акчасы кала икән, ул очракта корбан чалу тиешле. Бу гамәл Аллаһы каршында үтәлергә тиешле бурыч булып тора. Җитәрлек байлыгы булган һәм Раббыбызның тагын да күбрәк нигъмәтләренә лаек булырга теләгән мөселманнар корбан чалырга ашкыналар. Быел казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме 36 000 сумны тәшкил итә.
Аллаһы Тәгалә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә болай ди: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм (ятимнәрне, һәм фәкыйрьләрне ашатыр өчен) корбан чал». Димәк, корбан бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә чалына. Әгәр дә корбанлык малны Аллаһының әмерен үтәп, Аңа буйсынып, әҗер-савап өмет итеп түгел, ә «барыбер, ашарга ит кирәк иде әле» дигән нияттән чыгып чалсак, бу вакытта әлеге гамәлебез корбаннан китми. Аллаһы Тәгалә «Әнгәм» сүрәсенең 162 нче аятендә дә шул хакта әйтә: «Укыган намазларым һәм бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләнәдер». Һәрбер гыйбадәт – риясыз, дөньяның башка зиннәтләрен өмет итмичә, бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләнергә тиешле.
Шул вакытта гына гамәл-гыйбадәтләребез кабул булачак. Шуңа да корбан – Аллаһы ризалыгы өчен чалына һәм Үзе биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү билгесе, Аның рәхмәтенә якынайтучы сәбәп булып тора.
Корбанга нинди хайваннар чалынырга рөхсәт ителә соң? Изге Китабыбызда бу сорауга да җавап бар. «Хаҗ» сүрәсенең 34 нче аятендә: «Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык (ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар). Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда, Аллаһы исемен зекер итсеннәр; сезнең илаһегез – ялгыз бер Аллаһы. Үзенә кайтыгыз һәм итагать итегез. Ул ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландырыр», – диелә.
Корбанга яраклы хайваннар хакында әйткәндә, галимнәр шушы аятьне дәлил итеп ала, димәк, без дөя, сыер яки үгез, сарык яки кәҗәне корбанга чала алабыз, әмма тавык, үрдәк ише кош-корт корбанлык була алмый. Шулай ук корбанга лаеклы хайваннарның тиешле яше дә тулган булу шарт. Дөя биш яшьтән дә ким булмаска, сыер яки үгез – ике яшьлек, сарык һәм кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әмма сарык бик таза, гәүдәсе бер яшьлек малныкы шикелле булса, алты айлыгы да рөхсәт ителә. Дөя, сыер, үгез кебек хайваннарны – җиде кеше исеменнән, ягъни җиде гаиләдән чалырга рөхсәт ителә. Әмма сарык, тәкә, кәҗә бер гаилә исменнән генә чалына. Гаилә башлыгы булган ата кеше чала икән, бар гаилә исеменнән корбан чалынган була, хатынына яки балаларына дип аерым корбан чалырга кирәк түгел.
Әгәр малның кимчелекләре булса, аны корбанга чалырга ярамый, бу хакта да безгә белергә кирәк. Бер күзле, авыру, аксак, бик ябык хайваннар корбанга яраксыз була. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисе моңа дәлил: «Хайваннарның дүрт төрен корбанга чалырга ярамый: бер күзле, авыру, аксак һәм ябык» (Абу Давыд риваяте, 2802).
Менә шушы кимчелекләрдән имин булган, сәламәт хайваннар гына корбанга лаеклы. Ә малның берәр теше сынган булса, колагы әз генә киселгән булса яки мөгезенең бер кырые сынык булса, мәкруһ санала, әмма чалсаң, ул корбаннан китә. Камил, тулы әҗер-савапка ирешәсебез килсә, кимчелексез сәламәт хайваннар табарга тырышыйк, кардәшләрем. Дөнья эшен бик җентекләп тикшереп, өйрәнеп, ныклап белешеп эшлибез бит, мәңгелек тормышыбыз өчен кирәкле булган гамәлләребездә дә шулай тырышсак иде.
Корбан чалган кешене тагын бер сорау борчый: чалынган корбан итен ничек дөрес итеп бүләргә? Галимнәр әйтүенчә, корбан итен өчкә бүлсәң хәерле. Бер өлешен, пешереп авыз итү өчен, үз гаиләңә калдырасың; икенче өлешен – туганнарга һәм күршеләргә, ә өченче өлешен мохтаҗларга бирү хәерле. Аллаһы Тәгалә «Хаҗ» сүрәсенең 36 нчы аятендә безгә шул хакта әйтә: «...аларны ашагыз һәм канәгать була белүче фәкыйрьгә һәм оялып сораучы мохтаҗларга ашатыгыз».
Корбан чалынган көнне үк, шул иттән берәр ризык пешереп, гаиләң белән авыз итү сөннәт һәм хәерле гамәл булып тора. Корбан итен сатарга ярамый, ә аның тиресен тире җыючыларга биреп, акчасын сәдака итеп өләшсәң була, үзеңә калдырып, кулланырга да рөхсәт ителә.
Корбан чалуның вакытына кагылышлы мәсьәләгә дә тукталыйк. Бу гамәлне башкару корбан чалына торган җирдә гает намазы укылганнан соң башлана һәм ул өч көн, тәшрикъ көннәре беткәнче дәвам итә, шушы көннәрдә чалынса, корбан чалу гамәлен үтәгән булырбыз.
Корбанга чалына торган терлекнең башын кыйблага каратып, сул ягына яткырсаң, яхшырак була, әмма бу шарт түгел. Һәм «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр» дип әйтеп, малның бугазын, сулыш алу юлларын һәм муендагы кан тамырларын кисәргә кирәк. Мал чала белгән кеше корбанны үзе чалса хәерле, чөнки Пәйгамбәребе корбаннарын үзе чала торган булган. Белмәгән кеше бүтән мөселманга әйтеп чалдыра. Бугазлаган чакта хайванны газапламас өчен, пычаклар үткен булырга тиешле.
Пәйгәмбәребез әйтте: «Дөреслектә, Аллаһы бөтен эшне яхшы итеп эшләргә боерды. Сезгә (хайванны) үтерергә туры килсә, яхшы ысул белән үтерегез. Корбан чалсагыз, яхшы итеп чалыгыз. Һәрберегез үзенең пычагын яхшылап үткенләсен һәм хайванны газаптан коткарсын» (Мөслим риваяте). Хайванны яткырып бәйләгәннән соң, чалу өчен пычак эзли башлау яисә аның каршында пычак кайрау яхшы түгел. Шулай ук бер хайванны икенчесе каршында чалу да хуш күрелми. Динебез хайваннарга карата да мәрхәмәтле булырга, аларны газапламыйча, куркытмыйча, сиздермичә генә чалырга өнди. Хайванның җаны тәненнән аерылганчы, башын бөтенләй кисеп алырга яки тиресен туный башларга ярамый.
Раббыбыз барчабызга да олуг Корбан гаетен тыныч-имин көннәрдә каршы алып, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм итүне насыйп әйләсә иде. Мохтаҗ кардәшләребезне онытмыйча, ярдәм кулы сузып, аларны да шатландыра алсак иде...
Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарийлар