16+

Корбан Гаетен ничек уздырырга?

Корбан ул – Аллаһының изге әмере.

Корбан Гаетен ничек уздырырга?

Корбан ул – Аллаһының изге әмере.

Мөселманнар бәйрәмгә кичтән - Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң әзерләнә башлый.
Бәйрәм буласы көн алдыннан гадәттә госел алына, ә иртән, матур һәм чиста киемнәр киелә.
Корбан бәйрәме ир кешеләргә, гает намазын уку өчен, мәчеткә бару белән башлана. Бәйрәм көнендә һәр мөселман ир-ат гает намазында катнашырга тиеш.

Гадәт буенча, мәчеткә барганда – «Аллааһү əкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!) сүзләре әйтелә.

Гает намазыннан соң корбан чалына.
Аннан соң туганнарның, танышларның хәлләрен белешү, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән. Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү дә бик күркәм санала.
Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора.

Чыганак: Дин вә мәгыйшәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading