Гомернең картлык чорында шатлык китерә торган бик күп изге, хәерле һәм яхшы гамәлләр кылыр өчен иң яхшы вакыты – яшьлек ул.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтеп калдырды: «Иң беренче, картлык килгәнче, яшьлек чорыңның кадерен бел» (Мүстәдрәк әл-Хәким риваяте, 7846). Кардәшләрем, Расүлебез ни өчен кисәткән безне? Без бик яхшы беләбез: көчебез, энергиябез ташып торган иң куәтле вакытыбыз ул – яшьлек чоры. Көненә бертуктамый 8-9 сәгать эшләсәң дә, сиңа каяндыр тагын көч килә, эшлисең, укыйсың килеп тора. Ә менә олыгая башлагач, ике сәгать хезмәт куйганнан соң инде көч бетә, селкенәсе килми, ялкаулана башлыйсың, хәрәкәтләнәсе, хәтта йөрисе дә килми. Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә риваять кылына: «Кем яшьлек чорын Аллаһ өчен саклый (ягьни Аллаһ кушканча яшьлеген изгелекләр кылып, намазлар укып, уразалар тотып, хәләлне хәрәмнән аерып, итәгатьле итеп үткәрсә), картлык көнендә Аллаһ аны саклаячак».
Галимнәргә бервакыт шундый сорау бирәләр: «Ни өчен соң кайбер кешеләр намазны туксан яшендә дә басып укый ала? Ә кайберәүләр, бары алтмыш яшьтә генә булса да, көч-хәл белән генә урындыкка утырып укый?» Галимнәр, әлеге хәдискә нигезләнеп, болай дип җавап бирделәр: «Әгәр дә сез картлык көнендә дә буыннарыгыз язылган булуын, намазларыгызны үз аякларыгызда басып торып, үз кулларыгыз белән рөкүгъкә, сәҗдәгә китеп, урындыксыз укыйсыгыз килсә, яшь вакытыгыздан ук үзегезне Аллаһка багышлагыз. Ягъни кечкенәдән намаз укып үссәгез, картлык көнендә дә Аллаһы Тәгалә сезне саклар, һәм, шул рәвешле, басып укый алачаксыз». Чыннан да, кардәшләрем, безнең авылда да шундый өч бабай бар: берсенә – 92, икенчесенә – 91, өченчесенә 88 яшь тулды. Әлеге бабайлар яшьлекләре хакында болай дип сөйлиләр: «Коммунизм чәчәк аткан чорда үссәк тә, беркайчан да намазны калдырмадык. Безне әби-бабайларыбыз динле итеп тәрбияләде. Беркайчан хәмерне авызга якын китермәдек. Эшнең нинди генә кызу чагы булмасын, машинадан төшеп, кырда, басуда җәймә яки курткаларны җәеп, намазны үз вакытында укыдык. Картлык көнебездә мәчеткә йөрүебезне дә шуннан күрәбез».
Ни кызганыч, яшь вакытта тәҗрибә, акыл, гыйлем җитмәү сәбәпле, кеше күп кенә гөнаһлар кыла. Һәм ул гөнаһлары нык үкенечкә китерә. Кеше бит гел уйлана, фикерли, тормышына анализ ясый. Яшь вакытта кемнедер рәнҗеткән, кемнедер алдаган, кемгәдер суккан... Һәм гомер буена шул кылган гамәлләре өчен үкенеп яши. Шуңа да олы яшьтәге тәҗрибәле, гыйлемле кешеләр безгә үрнәк булып, уңай мисаллар күрсәтеп торсыннар иде. Без дә балаларыбызга: «Аллаһы Тәгалә сезгә яшьлек чорын бирде, тырышып гыйлем алыгыз. Аллаһы Тәгалә, әлхәмдүлиллаһ, ике аяк, ике күз, ике кул бирде, ишетә торган колакларыгыз бар. Әлхәмдүлиллаһ, өстәлегез тулы ризык, җылы йортыгыз бар, шуңа шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә итәгать итегез. Менә шул булыр синең Аңа карата зур рәхмәтегез», – дип үгетләп, яшьлек чорын дөрес файдалансыннар өчен юл күрсәтеп, аңлатып торырга бурычлыбыз.
Күп очракта, яшь вакытта үрнәк күрсәтүче, файдалы киңәшләр бирүче булмау сәбәпле, кайтарып булмый торган алтын чорны югалталар, бушка үткәреп, әрәм итәләр. Аннары инде 40-50 яшьтә үкенә башлыйлар: «Их, яшь вакытта эшлисе калган икән, көч ташып торган чакта кыласы калган икән бу гамәлләрне», – дип уфтаналар. Мәдрәсәләрдә хәзер 50 яшьлек әби-бабайларны укытабыз. «Их, яшь вакытта Коръән укырга өйрәнәсе калган, аять-сүрәләрне хәтер яхшы чакта ятлыйсы булган икән шул, хәзер инде буыннар да язылмый, намаз укырга да авыр», – диләр алар еш кына.
Әйе, яшьлек чоры үткән, аны кире кайтарып булмый, шул сәбәпле төрле изгелекләр кылмаганга күңелдә үкенеч кала. Үкенеч булмасын өчен, иң көчле, зиһенле, энергияле вакытыбызны әрәм итмәскә тырышырга кирәк. Әти-әниләргә дә киңәшем шул: бу хакта балаларга әйтеп, аларга юл күрсәтеп торырга кирәк. Кызганыч, күбебез бала тәрбияләү – аларны матди яктан тәэмин итү, дип уйлыйбыз. Бу – зур ялгышлык, чөнки ашатып-эчертеп тору гына ул әле тәрбияләү түгел. Без балаларга тормышта үзләрен «табарга» ярдәм итәргә бурычлыбыз. Үзләре яратып эшли торган эшне, кәсепне сайларга. Безгә ошаган түгел, ә менә аларның үзләренә, аларның күңелләренә хуш килгәнен табарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә күңеленә хуш килгән һөнәрне тапмый икән, ул бала бәхетле булмаячак. Безгә теге яки бу белгечлек ошаганга күрә генә, улыбыз яки кызыбызны агроном, табиб яки укытучы һөнәренә укытабыз икән, балабыздан үз эшенең остасы булган укытучы да, табиб та чыкмаячак. Балабызның нәрсәгә сәләтне икәнен күрә белергә тиешбез. Бер дустым сөйли: «Бер танышымның малае бар, машиналар сүтеп җыя, тракторда казынырга ярата. Ә әтисе: «Юк, улым, агроном буласың, зарплатасы да яхшы», – дип, биш ел буе акча түләп укытып чыгарды. «Агроном да булмады, тегендә эшләп карый, монда эшләп карый. Үз-үзен таба алмыйча, тегендә-монда бәрелеп йөри», – ди. Менә шуңа күрә, үкенерлек булмасын өчен, кечкенәдән үк балаларыбызның нәрсәгә тартылганын күреп, сәләтен үстереп, аңа ярдәм итеп торырга тиешлебез. Һәм, иң мөһиме, «әгәр дә күңелең Аллаһ белән бәйле булмаса, нинди генә оста һөнәр иясе булсаң да, эшләп тапканыңның бәрәкәте булмаячак» дип аңлату зарур.
Яшь вакыттан ук балаларыбызга Аллаһы Тәгалә турында сөйлик. «Улым, яхшы һөнәр иясе булсаң, акча табуны гына максат итеп куйма. Максатың үз эшең белән җәмгыятькә файда китерү, Аллаһ ризалыгы өчен тырышу булсын», – дип киңәшләребезне бирик. «Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу йөзеннән, ихлас күңелдән кешеләргә булыш, акчасы юкны да борып җибәрмә», – дип гамәлләрен дөресләп торыйк. «Улым, кызым, әгәр хәләл белән генә тукланмасаң, нинди генә тәмле, нинди генә кыйммәтле ризык ашама, бәрәкәте булмыйча, сәламәтлегеңә зыян киләчәк. Әгәр кәсебең хәләл булмаса, күпме генә акча эшләмә, тиз тотылып бетәчәк», – дип аңлатырга бурычлыбыз. «Улым, кызым, нинди генә эш булмасын, намаз вакыты җиткәч, әгәр дә син Аллаһ хакын эшеңнән өстен куймасаң, әлеге эшеңнән бәхет таба алмаячаксың. Акча китерсә дә, күңелеңдә бушлык булачак, шуңа күрә нинди генә эштә эшләмә, син намазыңны калдырма, үз вакытында укы», – дип, үгет-нәсыйхәт бирергә кирәк.
Шунысы кызык, мәдрәсәгә укырга йөргән балалар кайчак: «Вакыт булгач, ятлармын әле, өй эше күп бит, имтиханнар бирәсе бар. Монысын ятларга бирмә инде, хәзрәт, монысын укытма, вакытым юк, дәресләрне күп бирәләр», – дип ялваралар. Ә шуларның ук әти-әниләре, әби-бабайлары: «Их, яшь вакытта ятлыйсы калган икән, яшь вакытта хәтер әйбәт иде шул», – диләр. Кеше гомеренең һәр чорында да ниндидер аклану таба. Ул уңай вакыт кайчан килер соң? Шуңа да бернигә карамыйча, Аллаһы Тәгалә биргән яшьлек чорының кадерен белик, эшли алган гамәлләрне «аннан соң эшләрмен әле» дип кичектермик.
Кыямәт көнендә дә, иң беренчеләрдән булып, шушы яшьлек чоры хакында соралачак, чөнки яшьлектә тормышыбызда булган бөтен мөһим нәрсәләр эшләнеп калына. «Тирмизи» җыентыгында килә торган хәдистә: «Кыямәт көнендә, Аллаһ каршына хисап кылырга баскач, Аллаһы Тәгалә биргән дүрт нигьмәт өчен җавап бирмичә, кеше урыныннан кузгалмас», – диелә. Әлеге нигъмәтләрнең берсе ул – яшьлек чоры, аны кайда һәм ничек уздырдың, дип соралачакбыз. Бездән: «Менә без сиңа сәламәтлек, йөгереп йөри ала торган көч-куәтле бәдән (тән) бирдек, кая кулландың син аны? Изгелеккәме, намаз укып, әти-әнигә ярдәм итеп, туганнарга ярдәм итүгәме, хәерле гамәлләргәме? Яки хәмер кулланып, зина кылып, башка гөнаһлар, җинаятьләр эшләп, бозыклыкта үткәрдеңме?» дип сораячаклар Әгәр дә инде: «И Раббым, шушы яшьлек чорында тырышып укыдым, кешеләргә, әти-әниемә ярдәм иттем, туганлык җепләрен сакларга тырыштым», – дип уңай җавап бирәбез икән, Аллаһ каршында шушы нигьмәт өчен кыямәт көнебез җавабы безнең өчен отышлы булачак.
Раил Фәйзрахманов.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар