16+

“Коръән укырга өйрәнәләр, тик мәкамне бөтен кеше дә булдыра алмый”

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Тәртип” радиосы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе Татарстан диния нәзарәте белән берлектә республикакүләм “Татар азаны-2022” бәйгесе уздыра. 

“Коръән укырга өйрәнәләр, тик мәкамне бөтен кеше дә булдыра алмый”

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Тәртип” радиосы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе Татарстан диния нәзарәте белән берлектә республикакүләм “Татар азаны-2022” бәйгесе уздыра. 

“Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, бәйге мөселманнар өчен хикмәтле булган рамазан аенда узачак. 

– Радионың мондый бәйгене уздыруга үзеннән өлеш кертә алуы зур сөенеч. Бездә әдәп-әхлак, дини тәрбиягә зур урын бирелә. Ел саен “Иманлы бала” бәйгесен уздырып киләбез. Дини тапшыруларыбыз да байтак. “Татар азаны” бәйгесен үткәрү тәкъдимен алгач та, икеләнеп калдык. Моңа кадәр ул ике ел рәттән “Болгар” радиосында узды. Без дә шул масштабта уздыра алырбызмы дигән шикләнү дә булды. Радиода азанны беренче көннән үк  Әхтәм абый Сатиев татар мәкаме белән әйтә. Аны тыңлап, намазга бастык, балаларыбыз да яратып тыңлый дигән рәхмәт сүзләрен ишетеп торабыз.  Аллаһы Тәгаләнең эше хәерлесе булганда, игътибар иткәнегез бардыр, Ул эшнең кирәкме-юкмы икәнен башка кешеләрнең фикерләре аша җиткерә, юлын да күрсәтә. Радио тыңлачыларның шул рәхмәт сүзләре искә төште. Аннары мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, редакөиягә килгәч: “Аксубай районында “Тәртип” радиосын ачылганнан бирле тыңлыйлар. Радио бездә тотмый, әмма әти, махсус җайланмалар кайтартып, радиодан яңгыраган азан һәр йортка барып ирешерлек итеп эшләтеп куйды. Сезнең радио халыкка бик кирәк”, – дип әйтеп куйды. Сүз тагын азан турында бара бит. Бу дөрес юнәлеш икән дип, бик теләп бу эшкә кушылдык. Ахыры хәерле булсын, бу Аллаһ каршында да җаваплы эш, – дип сөйләде радионың баш мөхәррире.  

Быел бәйге өченче тапкыр уза. Аның беренчесе 2020 елда онлайн форматта үтте. Бәйгедә 130га якын кеше катнашкан. 
– Конкурста катнашучылар күп булды, әмма аларны уздырганда без бер җитешсезлегебезне күрдек, – ди проектның идея авторы, “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин. Аның беренчесе – татар мәкаме белән көнчыгыш мәкамен аера алмаулары. Шул ук вакытта гарәп хәрефләрен дөрес әйтеп җиткерә алмыйлар. Күп кеше Коръән укырга өйрәнә, тик мәкамне бөтен кеше дә булдыра алмый. Бу хаталарны истә тотып, анда катнашырга теләүчеләр башта “Азан мәктәбе” тәкъдим иткән азан уку буенча онлайн дәресләр белән танышып чыгарга тиеш була. 

Бәйгенең максаты да – мәчетләребездә яңгырый торган азанның сыйфатын арттыру, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау. Конкурска бәйле барлык мәгълүматны исә azan.tatar сайтыннан табарга була. 

Бәйгедә катнашучылар яшь буенча ике төркемгә бүленеп каралачак.
14 яшькә кадәрге хәтле балалар һәм яшүсмерләр.
14 яшьтән өлкәнрәкләр.
Иң оста азан әйтүчеләрне жюри әгъзалары бирәчәк. Азанның иң матур үрнәкләрен “Тәртип” радиосында яңгыратачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading