16+

Коръәнне кулдан яза башладылар

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Казанда Коръәнне кулдан яза башладылар. Әлеге тантаналы чара башкаланың “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу өчен танылган хаттат Артур Писаренко сайлап алынган. Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте ул.

Күпсанлы кунаклар катнашындагы чарада Артур Писаренко Изге Коръәннең беренче сүрәсе булган "Фатиха"ның тәүге аятен яза башлады.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, Изге Китап ике-өч ел дәвамында язылачак. Бер битен язу өчен ике көн вакыт кирәк була. Әле моннан тыш махсус комиссия һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерәчәк. Мүсхәфне төзегәндә хаталар китмәсен өчен, белгечләр Муса Бигиевнең "Тасхих ресми хат" һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең "Фәваид әл-Мүһиммә" хезмәтләренә дә таяначаклар. Шулай ук әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителгән. Әлеге галимнең моңа охшаган проект белән идарә итү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, комиссиягә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр кергән.

Коръәнне кулдан язу кайчандыр популяр булган ислам каллиграфиясе фәнен торгызу да дип саный мөфти.
– Бу фәннең нигезе – Коръән язуы. Кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды дип әйтеп була. Элек Коръәнне кулдан гына язсалар, 1803 елда Казанда аны беренче тапкыр типографиядә бастыралар. Коръән барысы 172 тапкыр басылган. Ләкин нишләптер бу фән югалды. Шуңа күрә аны яңартып, шушы эшне башларга булдык, – диде Камил хәзрәт.

Шунысы игътибарга лаек, кулъязма мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading