16+

Коръәннең һәр укыган хәрефе өчен савабы бар

Ярты ел элек «Кол Шәриф» мәчетендә тәүлек әйләнәсе Коръән укый башлаганнар иде. Әлеге проектны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Ул Коръәнне беренче булып үзе укыды. Моңа кадәр 24 сәгать буе Коръәнне бары тик Истанбулда гына укыйлар иде. Анда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында укыйлар икән. Камил хәзрәт...

Коръәннең һәр укыган хәрефе өчен савабы бар

Ярты ел элек «Кол Шәриф» мәчетендә тәүлек әйләнәсе Коръән укый башлаганнар иде. Әлеге проектны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Ул Коръәнне беренче булып үзе укыды. Моңа кадәр 24 сәгать буе Коръәнне бары тик Истанбулда гына укыйлар иде. Анда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында укыйлар икән. Камил хәзрәт...

Ярты ел элек «Кол Шәриф» мәчетендә тәүлек әйләнәсе Коръән укый башлаганнар иде. Әлеге проектны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Ул Коръәнне беренче булып үзе укыды. Моңа кадәр 24 сәгать буе Коръәнне бары тик Истанбулда гына укыйлар иде. Анда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында укыйлар икән. Камил хәзрәт исә аны бездә дөнья беткәнче укыячаклар диде.
«Кол Шәриф» мәчетендә Коръән укучылар өчен аерым урын бүлеп алынган. Мәчеткә кергән һәркем аларны күрә, янәшәдәге эскәмияләргә утырып тыңлый ала. Әйтүләренчә, күп кенә әбиләр аны тыңлау өчен махсус килеп утыралар икән. Коръәнне кемнәр укый һәм, гомумән, аның максаты нидә? Бу сорауларны без проектның җаваплы кешесе - Россия ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы, ислам тәгълиматы кафедрасы өлкән укытучысы Рамазан Курамшинга бирдек.
- Максатыбыз - халыкны дингә якынайту. Коръән уку Диния нәзарәте интернет-сайты һәм «Азан» радиосы аша да турыдан-туры трансляцияләнә. Алар ярдәмендә мәчеткә килгән кешеләр генә түгел, дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр дә үзләре теләгән вакытта Коръән тыңлый ала. Савабы Коръән укучыга гына түгел, аны тыңлаучыга да бара бит. Белгәнегезчә, мәчеткә туристлар да күп килә. Димәк, алар да күпмедер дәрәҗәдә ислам дине белән танышып китә.
- Коръәнне кемнәр укый?
- Коръән хафизларны сайлап алдык. Алар арасында Россия ислам университеты укытучылары, Казан мәчетләре имамнары да бар. Алар барысы да - Коръән хафизлар, әлбәттә. Әлеге эшкә егерме дүрт кеше җәлеп ителде.
- Ничә сәгать саен алышынып торалар?
- Төрлесе төрлечә. Бер сәгать тә, ике сәгать тә укый торганнары бар. Чиратны аларның эш һәм уку графикларына карап куябыз. Берсе килә алмаганда, аны икенчесе алыштыра, әмма алдан ук кисәтеп куялар. Коръән уку намаз вакытында гына бүленеп тора. Шул рәвешле көн дәвамында Коръән бер кат укылып та чыга. Изге китапның соңгы аятьләрен укучы ахырда илебез, республикабыз, халкыбыз, бөтен мөселман өммәте өчен дога кыла.
Коръәнне тәүлек әйләнәсендә укучылар арасында Россия ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы урынбасары Рәфыйк Йосыпов та бар. Ул «Кол Шәриф»кә Коръән укырга атнасына өч тапкыр килә икән.
- Һәр килүемдә икешәр сәгать укыйм. Баштарак аз гына читенрәк булды, хәзер ияләштек. Кешеләр якын ук килеп карап торалар, фотога төшерәләр. Аларга игътибар гына бирмәскә кирәк. Бердәнбер авырлыгы: халык күп булганда, тавыш үзеңә ишетелми. Үзең укыган үзеңә үк ишетелеп баргач җайлырак. Уразада да сынатмаска тырышабыз. Без моны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез бит. Коръәннең һәр укыган хәрефе өчен савабы бар. Безне тыңларга килгән әбиләр дә рәхмәтләрен әйтеп киткәч, күңелләр сөенә. Шул ук вакытта без, Коръән укып, яшьләрне дингә дә өндибез. Бу аларга дингә якынаю өчен күпмедер дәрәҗәдә стимул да бирергә мөмкин. Үзебез өчен тагын бер файдасы: без монда Коръән укуны да камилләштерәбез, - ди Рәфыйк хәзрәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading