16+

Күрмәүчеләргә Коръән тиңсез бүләк саналса, безнең өчең савапка ия булу мөмкинлеге

“Ярдәм” хәйрия фонды “Күңел күзе белән укыйм Коръән” акциясен башлап җибәрде. Луи Брайль шрифты белән басылган Изге китапны күзләре күрмәүчеләргә тапшырачаклар. Бер Коръән басмасы алты томнан тора һәм аның бәясе 7 600 сум.

Күрмәүчеләргә Коръән тиңсез бүләк саналса, безнең өчең савапка ия булу мөмкинлеге

“Ярдәм” хәйрия фонды “Күңел күзе белән укыйм Коръән” акциясен башлап җибәрде. Луи Брайль шрифты белән басылган Изге китапны күзләре күрмәүчеләргә тапшырачаклар. Бер Коръән басмасы алты томнан тора һәм аның бәясе 7 600 сум.

Күрмәүчеләр өчен ул тиңсез бүләк саналса, безнең өчең әҗер-савапка ия булу мөмкинлеге. Сәдаканың иң әҗерлесе – җәрия. Мәчет-мәдрәсә салган, күпер төзеткән, чишмә чистарткан, китаплар бастырган кешегә әҗер-савап туктаусыз гел барып тора. Аллаһ илчесе “кеше үлгәннән соң, аның гамәле туктала. Әмма өч эше кала. Болар – җәрия сәдакасы, аның белемнәре һәм үзеннән соң мәрхүм рухына дога кылучы бала” дигән.

– Акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Гаиләгез яки үзегез, йә булмаса мәрхүм булган туганыгыз исеменнән сәдака итеп бирелгән акчага “Ярдәм” фонды Коръән бастырып чыгачак. Акция башланганнан бирле йөз басма нәшер иттек. Әмма күрмәүчеләр арасында Коръәнне укырга теләүчеләр күп, үзебезнең Татарстанда гына түгел, чит төбәкләр һәм республикаларда да өметләнеп көтеп торалар, – дип сөйләде “Ярдәм” мәчете” имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин матбугат очрашуында. – Динебез игелекле гамәлләр кылырга өнди. Мәчетебезгә килеп, нинди ярдәм күрсәтә алам, дип кызыксынучылар да бар. Иншалла, безнең тернәкләндерү үзәгендә Коръән укырга өйрәнүчеләрнең дә саны арта бара. Аларның барысын да махсус шрифтта басылган Коръән белән тәэмин итәсебез килә. Акцияне оештыруның беренче максаты шул булса, икенчесе – дин кардәшләребезгә игелекле гамәл кылырга ярдәм итү. Саваплы эшләр кылырга өндибез. Безнең тарафтан күрмәүчеләргә Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү – Аллаһы Тәгалә алдында изге эш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading