16+

Күңелне гөнаһ пычрагыннан арындырыр вакыт

Тәнебезне генә түгел, җаныбызны, күңелебезне дә ашатып-эчертеп торырга бурычлыбыз.

Күңелне гөнаһ пычрагыннан арындырыр вакыт

Тәнебезне генә түгел, җаныбызны, күңелебезне дә ашатып-эчертеп торырга бурычлыбыз.

Тәнебезне атна саен душка, мунчага кереп юындырып торган кебек, күңелебезне дә вакыты-вакыты белән гөнаһлардан чистартып торырга кирәк. Аны гыйбадәт белән тукландыру һәм, гөнаһлар кылудан туктап, тәүбә-истигъфар белән юып тору зарур.  

Күңелебез ак күлмәк кебек: өстеңә ак күлмәк кигәч, аны пычратудан сакланасың, әгәр дә күлмәгеңнең ак төстә икәнен онытып, тузанлы утыргычка утырсаң, яки бәрәңге тулы капчык күтәрсәң, яисә башка тузанлы эшкә тотынсаң, ул мизгел эчендә пычраначак. Шуның кебек, кешенең күңеле дә гөнаһ кылган саен карала, пычрана бара. Әгәр дә инде гөнаһ кылудан туктамаса, һаман да шул яманлыгын дәвам итсә, аның күңеле тәмам каралып бетәчәк. Андый күңел хаклыкны кабул итми, изге гамәлләр кылырга да омтылмый. Ә хаклыкны кабул итмәгән, изгелеккә омтылмаган күңел белән бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешеп булмаячак. 

Каралган, керләнгән ак күлмәген кеше юып, чистартып тора. Шуның кебек үк, кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу сорап истигъфарлар кылып һәм яхшы гамәлләребез аша күңелебезне даими рәвештә чистартып торырга кирәк.

Менә шуңа да безгә рамазан ае бирелгән дә инде. Гөнаһ пычраклыгыннан чистарыну өчен. Чөнки ураза ул – тыелу. Ягъни ураза тоткан вакытта син барча гөнаһлардан тыелырга бурычлысың. Ашау-эчүдән генә тыелып калмыйча, телеңне – гайбәттән, сүгенүдән, талашудан, ялганлаудан; күзеңне – чит-ят хатын-кызларга караудан; колагыңны да буш сүзләр тыңлаудан һәм начар сүзләр ишетүдән тыясың.

Аяк-куллар белән әшәкелек, явызлык кылудан тукталасың. Чөнки Пәйгамәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә безне болай дип кисәткән: «Әгәр дә кеше начар сүзләрен һәм ялган буенча гамәл кылуын (гөнаһлы гамәлләрен) туктатмый икән, Аллаһыга аның ашау-эчүдән баш тартуы кирәк булмаячак» (Бохари риваяте, 1903). Менә бу хәдис безгә уразаның бер максатын күрсәтә, ул да булса – гөнаһлардан тыелу. Һәм менә шул тыелу сәбәпле, без җаныбызны, күңелебезне сафландырабыз, гөнаһ пычраклыгыннан чистарынабыз.

Пәйгамәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Рамазан аенда, иман белән, Аллаһы тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның рамазанга хәтле булган гөнаһларын гафу итәчәк», – дип әйтеп калдырган (Бохари риваяте). Димәк, гөнаһлардан тыелуның нәтиҗәсе чистарыну икән. Шуңа да бу айны диета тотып кына түгел, ә күңелебезне дә чистарту өстендә эшләп үткәрергә кирәк. Уразага керсәк, чып-чынлап ураза тотыйк. Дустың килсә дә, аның белән кеше гайбәтен сөйләүдән тыел, «мин – уразада» дип, әңгәмәне туктат, уразаңның әҗерен бетермә. Менә шулай күңелебезне чистартсак, ул безне гел яхшылыкка гына чакыра башлар, ә яман эшләрдән тыелырга өндәр, әмма моның өчен аны ураза тотып тәрбияләргә бурычлыбыз.

Чөнки тук нәфескә караганда, ач торып нәфесне тәрбияләү күпкә җиңелерәк. Бу айны сәламәт килеш, ураза тотарга көчебез булган хәлдә каршы алсак, уразага керергә тырышыйк. Чөнки Раббыбыз безгә әмер бирде: «Әй, иман китерүчеләр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять ки тәкъвалылардан булырсыз!» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять).

Аллаһы Тәгалә безләргә хакыйкый күңелләрне пакьли торган уразалар тотып, гөнаһлардан арынуны, бу дөнья бәхетенә дә һәм ахыйрәттәге фирдәвис җәннәтләренә дә ирешүне насыйп әйләсә иде.

Раил Фәйзрахманов

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading