16+

Кыямәт көне җитәр вакытлар якынлашкач, нинди үзгәрешләр сизелер?

Кыямәт көне җитәр алдыннан барлык мөселманнар да берләшәчәк һәм динебез иң югары ноктасына җитеп күтәреләчәк, диләр.

Кыямәт көне җитәр вакытлар якынлашкач, нинди үзгәрешләр сизелер?

Кыямәт көне җитәр алдыннан барлык мөселманнар да берләшәчәк һәм динебез иң югары ноктасына җитеп күтәреләчәк, диләр.

Дин белгечләре бу хәлне кыямәт көне җитәр алдыннан җиргә Мәхди исемле кеше тугач, шул вакытта күктән Гайсә пәйгамбәребез яңадан җиргә иңгәч булачак, дип аңлата.  Казан шәһәренең “Өметләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек.

– Кыямәт көне җитәр вакытлар якынлашкач, нинди үзгәрешләр сизелер?
– Кыямәт көне алдыннан пәйгамбәребез нәселеннән бер кеше туачак. Аның исеме дә Мөхәммәд булачак. Әнисенең исеме – Әминә, әтисенеке – Габдулла. Нәкъ Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнеке шикелле. Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта үзенең хәдисләрендә дә әйтеп калдырган. “Минем нәселемнән бер кеше туачак һәм ул мөселманнарны берләштерәчәк!” – ди. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм  нәселенең тармагы бүген Иранда да, Иракта да, Гарәбстанда да җәелгән. Бу кеше кайда һәм кайсы гасырда туар әлегә билгесез, әйтеп тә булмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә аны кыямәт көне алдыннан булачак дип гомуми рәвештә генә әйтә. Шушы бала тугач, Гайсә пәйгамбәр дә иңәчәк. Бу хакта Коръәндә дә әйтелә. Мөселманнарның ышанулары буенча Гайсә пәйгамбәр үлмәде, Аллаһы Тәгалә аны тере килеш үзенең хозурына алды. Ул күкнең ничәнчедер бер катында яши һәм пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның белән миграҗ кичәсендә күреште. Безнең исәпләүләр буенча 619-620 еллар тирәсе дип санап чыгардык. Гайсә пәйгамбәр белән Мәхди бөтен мөселманнарны, нинди агымда булуларына карамастан берләштерәчәк. Барлык мөселманнар да аларга иярәчәк.

– Димәк, Гайсә пәйгамбәр ахыр чиктә мөселман булачак?
– Юк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Гайсә пәйгамбәр ул христиан түгел, ул Аллаһының пәйгамбәре – мөселман иде”, – ди. Гайсә ул вакытта кешеләргә христиан динен аңлатмаган, ә кешеләргә ислам динен өйрәткән. Гайсә пәйгамбәр яңадан җиргә бозылган ислам динен яңарту өчен киләчәк. Ислам диненең кайсы урыны дөрес, кайсы урыны дөрес түгел икәнлеген кешеләр кыямәт көне алдыннан онытачаклар. Гайсә аларга: “Менә бу чынлап та Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кылган гамәле иде, бусы дөрес булмаган гамәл иде”, – дип кешеләргә хаклыкны аерырга ярдәм итәчәк. Чын ислам динен Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләргә ничек аңлатты, ул да шулай итеп аңлатып бирәчәк.

– Белгечләр теге елларда ук пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууын могҗиза сыман көткәннәр. Мәһдинең тууы ничек көтелә?
– Дөнья бетүнең 10 галәмәте бар. Шуларның берсе – Дәдҗал килеп чыгачак. Ул христиан динендә да бар, аларда интихрист дип атала. Шул Дәдҗал кешеләрне начарлыкка өнди. Үзен хәтта кешеләргә Аллаһы дип, пәйгамбәр дип атый. Үзенә гыйбадәт кылырга чакыра башлый. Шул дәдҗал килеп чыктымы, Мәһди белән Гайсә дә нәкъ шул вакытта килеп чыгачаклар.  

– Кабаттан җиргә иңдерелгәч, Гайсә пәйгамбәр озак яшәячәкме?
– Бу хакта да Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре бар, әмма алар төгәл түгел. Монда галимнәр берничә төрле фикергә бүленәләр. Гайсә пәйгамбәр 33 яшендә күккә ашты һәм ул кабат җирдә 7 ел яшәячәк ди кайбер галимнәр. 40 яшендә ул вафат булачак. Мөселманнар аны җеназа намазы укып, кабергә күмәчәкләр. 

– Аның кабере кайда булачак?
– Мәдинә шәһәрендә 3 кабер бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнеке, Әбүбәкер белән Гомәр хәлифәләре кабере. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән Әбүбәкер кабере арасында буш урын бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе исән чакта ук: “Ул минем яныма җирләнәчәк”, –  дип әйтеп калдыра. Һәм чынлап та пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында буш урын булуы могҗиза булып санала. Баксаң ул Гайсә пәйгамбәр өчен әзерләнеп куелган икән. Гайсә пәйгамбәр белән Мәһди яшәгән еллар ислам диненең иң югары ноктасына ирешкән, диннең гөрләп чәчәк аткан еллары булачак. Бер агым да юк, бөтен мөселманнар бер фикердә була, бөтенесе бер төрле намаз укыячак. Аларның вафатыннан соң ислам дине кабат түбән тәгәрәячәк. Әгәр дә билгеле бер таблицага урнаштырып карасаң, ислам дине дуга сыман уйнап бара – бер күтәрелә, бер төшә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Мәһди белән Гайсә заманында ул югары ноктада тирбәлә дә аларның вафатыннан соң ул түбән таба төшә. Ислам дине иң түбән ноктада төшеп җиткәч, дөнья бетәчәк, кыямәт көне киләчәк. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading