16+

Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк җиде төрле кеше күрсәтелә.

Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк җиде төрле кеше күрсәтелә.

Шуның беренчесе - гадел җитәкче. Икенчесе - мәчеттә укылган намаздан яңадан анда керү теләге белән чыккан кеше. Өченчесе - гыйбадәт кылучы егет. Дүртенчесе - ахирәт дуслар, Аллаһ ризалыгы өчен дуслашкан кешеләр. Бишенчесе - сәдаканы яшерен бирүче кеше. Алтынчысы - аулакта бер Аллаһның ризалыгын өмет итеп кенә намаз укып, күзләреннән яшь чыгарып гыйбадәт кылучы. Соңгысы - берәү бозык юлга чакырганда, Аллаһтан куркып, үзен шушы бозыклыктан тыеп кала алган кеше.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading