16+

Кыямәт көнендә шәһит булып үлгән кешенең язмышы хәл ителер

Җәмгыятьтә, кеше арасында яшәгәч, башкалар фикере безгә тәэсир итмичә калмый. Аларның хуплавы, мактавы күңелләргә бал булып ята, ә  тәнкыйть  ишетү, әче сугандай, җаннарны әрнетә. 

Кыямәт көнендә шәһит булып үлгән кешенең язмышы хәл ителер

Җәмгыятьтә, кеше арасында яшәгәч, башкалар фикере безгә тәэсир итмичә калмый. Аларның хуплавы, мактавы күңелләргә бал булып ята, ә  тәнкыйть  ишетү, әче сугандай, җаннарны әрнетә. 

Шуңа да, вакыт-вакыт, аларга ошарга тырышып, мактау өмет итеп эшләргә тырышабыз. Кайвакыт эштә дә үзебезгә кушылганны тиешеннән артыграк итеп үтибез. Янәсе, «җитәкче күреп хуплар, шул мактау сүзләрен күбрәк ишеткәч яки мактау кәгазьләрен күбрәк җыйгач, премия бирер яки хезмәт хакымны арттырыр» дип өметләнәбез. Әмма күп вакытта безгә алары да кирәкми, ә бары тик «булдырасың, бик уңган кеше син» дип әйтүләре дә җитә. Шунысы бик гаҗәп, үзегезнең дә сизгәнегез бардыр, игелек кыла башлагач, кешеләрдән хуплау-мактау сүзләрен күбрәк ишетәсе килә башлый. «Эчми, тартмый, начар гадәтләре юк, әле шуңа өстәп намаз да укый», – дип кемдер мактый башласа, шундый сүзләрне еш ишетәсебез килеп,  бүтәннәрнең дә шулай мактап торуларын тели башлыйбыз. 

Иманга килгәч, кеше көченнән килгәнчә изгелекләр кылырга омтыла башлый. Башкаларга ярдәм кулын сузарга тырыша, сәдака бирә. Баштарак ихласлык турында күп уйласа да, янәшәдәгеләрдән: «Юмарт кеше син, Аллаһ синнән риза булсын. Бигрәк ярдәмчел инде үзең», – дип мактау сүзләрен ишетә башлагач, ният үзгәрә. Игелекне – Аллаһыдан әҗер-савап өмет итеп, Аның ризалыгын алыйм дип түгел, ә кешеләрнең күрүен, мактауларын теләп кенә кыла. Әйе, игелекле гамәл кылганда ихлас булырга кирәк, дип бик күп ишеткән бар. Әйтүе генә җиңел, ә тормышта ниятне гел дөрес, төзек тоту авыр, шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.с) бер хәдисендә безне кисәтеп, болай дип әйтеп калдырган: «Кыямәт көнендә, иң беренче, шәһит булып үлгән кешенең язмышы хәл ителер. Аны Аллаһы Тәгалә каршысына китерерләр һәм Аллаһы Тәгалә аңа дөньяда биргән нигъмәтләрен күрсәтер, ул аларны таныр. Аллаһы Тәгалә сорар:

– Син, аларга шөкер йөзеннән, нәрсә эшләдең?
– Һәлак булганчы, Синең өчен сугыштым.
– Ялганлыйсың, чөнки син кешеләр: «Батыр кеше!» – дип әйтсеннәр өчен генә сугыштың һәм алар шулай сөйләделәр дә.
Һәм бу кешене җәһәннәм утына ташларга әмер ителер. Шуннан соң гыйлем алучы, аны башкаларга өйрәтеп, Коръән укучы кешене китерерләр. Аллаһы Тәгалә аңа дөньяда биргән нигъмәтләрен күрсәтер, ул аларны таныр. Аллаһы Тәгалә сорар:

– Син, аларга шөкер йөзеннән, нәрсә эшләдең?
– Синең өчен гыйлем алдым, белгәннәремне башкаларга өйрәттем һәм Коръән укыдым.
– Ялганлыйсың, чөнки син кешеләр: «Ул – галим!» – дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың һәм Коръәнне дә: «Яхшы укый!» – дип әйтсеннәр өчен генә укыдың һәм алар шулай сөйләделәр дә.

Шуннан соң аны да җәһәннәм утына ташларга әмер ителер. Аннары Аллаһы Тәгалә каршысына дөньяда үзенә байлыклар бирелгән кешене китерерләр. Аллаһы Тәгалә аңа дөньяда биргән нигъмәтләрен күрсәтер, ул аларны таныр. Аллаһы Тәгалә сорар:

– Син, аларга шөкер йөзеннән, нәрсә эшләдең?
– Синең юлыңда малымны сарыф итү өчен бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмадым.

– Ялганлыйсың, чөнки син кешеләр: «Юмарт!» – дип әйтсеннәр өчен генә малыңны сарыф иттең һәм алар шулай сөйләделәр дә.
Шуннан соң аны җәһәннәм утына ташларга әмер ителер» (Мөслим риваяте).

Боларның барысы да – изгелек кылган кешеләр. Аллаһ юлында көрәшүче, күп сәдака бирүче һәм гыйлем таратучы... Әмма җәһәннәмгә илтә торган төп сәбәп бер – кешеләр күрсен, мактасын өчен генә  эшләү. Бу – бүген бигрәк тә актуаль, чөнки ясалма дөнья эчендә яшибез, чынлыкта, асылыбыз башка булса да, үзебезне бүтәннәргә «мин шундый яхшы, булдыклы» дип күрсәтмәкче булабыз. Берәр югары урын биләүче хөрмәтле кешенең килүе билгеле булса, аңа күрсәтеп мактаныр, күз буяу өчен (руслар аны «показуха» диләр) бик күп нәрсәләр эшләнә. Шуңа күрә бүген безгә башка кешеләрдән хуплау сүзе көтмичә, Аллаһ өчен, Аның Үзеннән генә савап өмет итеп яшәү, эшләү авырайды. 

Хәерле гамәл кылу авыр булса, аны ихластан Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләү тагын да авырайды. Интернет заманы бит! Барлык эшне дә күрсәтеп, мактанып кына торасы килә. Шулай шул, җәннәткә керер өчен бик көчле кешеләрдән булырга кирәк. «Сад» сүрәсенең 83 һәм 84нче аятьләрендә Иблиснең: «Раббым, гыйззәтең белән ант итеп әйтәм: «Ихлас колларыңнан башка, һичшиксез, бөтен кешене юлдан яздырачакмын», – дигән сүзләре китерелгәнен һәрвакыт истә тотыйк.  

Шуңа да әгәр дә Раббыбызның ризалыгын алып җәннәткә керәсебез килсә, гамәлләребездәге ихласлылыкны гел тикшереп, төзәтеп торырга кирәк. Бары тик кешеләр алдында гына дан-шөһрәт казанасы килеп яшәсәк, ахыры бик аянычлы бетүе бар. Аллаһы Тәгалә безгә һәр изге гамәлебездә эчкерсезлек биреп, Җәннәтле булуны насыйп әйләсә иде.

Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://dumrt.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading